Accessibility links

Кайнар хәбәр

Демограф: Русиядә коронавирустан үлүчеләрнең рәсми санын өчкә тапкырларга кирәк


Мәскәүдә ашыгыч ярдәм машиналарыннан чират

Галим фикеренчә, Русиядә COVID-19 сәбәпле үлүчеләр саны тиздән Европада иң зур күрсәткечкә җитәргә мөмкин.

Русиядә коронавирустан үлүчеләр саны киметеп күрсәтелә, чынлыкта көндәлек күрсәткечләрне өчкә тапкырларга кирәк дип белдерде демография галиме һәм элек Росстатта эшләгән белгеч Алексей Ракша. Бу сүзләрен ул Bloomberg белән әңгәмәсендә әйткән. Ракша Росстаттагы вазифасыннан Русия рәсми статистикасын дөрес күрсәтелми дип тәнкыйтьләгәннән соң киткән булган.

“Көтелгәннән артып киткән үлемнәр саны Русиядә Европа илләре арасында иң зур күрсәткеч булып чыгарга мөмкин” дигән Ракша.

Элегрәк Росстат COVID-19 диагнозы белән үлүчеләр санын китергән иде. Апрельдән августка кадәр бу сан 45 663 кеше тәшкил иткән. Коронавирус белән көрәш оператив штабы исә ике тапкыр азрак сан китерә. 20 октябрьгә ил күләмендә 24 366 кеше үлгән диелә.

Бу биш ай эчендә Русиядә үлемнәр фаразланганга караганда 115 мең кешегә артык, бу исә Русиянең коронавирустан кеше күп кырылган Испания һәм Британия белән янәшә куя дигән Ракша.

Көтелгәннән артык үлемнәр һәм коронавирус үлемнәре арасында шундый зур аерма Росстатның үлемнәр статистикасын бер айга соңрак чыгаруы белән бәйле дип аңлаткан ул.

Росстат вәкиле саннар үлем очракларының сәбәпләре раслангач кына чыгарыла дигән. Саннарны башта хөкүмәткә җибәреп, рөхсәт алу очраклары турында ни дә булса әйтүдән баш тарткан. Оператив штаб үлемнәр статистикасы мәетләрне ярып карауга вакыт китүе аркасында соңара дигән.

XS
SM
MD
LG