Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Минемчә": Ковид җан өргән проект


"Минемчә": Ковид җан өргән проект
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:10:24 0:00

2020 ел Азатлыкта "Минемчә" проекты чыга башлау белән дә истә калачак. Ни гаҗәп, аның идеясы күптән барлыкка килсә дә, гамәлгә куюга нәкъ менә коронавирус зәхмәте этәргеч булды.

"Минемчә" проектын Азатлык 2018 елда ук әзерли башлаган иде, аның фәлсәфәсе, форматы, хәзерге исеме дә шул вакытта ук билгеләнде. Идеясы бик гади — җәмәгатьчелеккә таныш, абруй казанган берәр шәхес белән очрашып атна-ун көн эчендә булган берәр вакыйганы тикшерү, аның карашларын белү, киләчәк перспективаларын ачыклау, һәм шуның аша тыңлаучы-тамашачыбызга да шул вакыйганы аңларга ярдәм итү.

Аңлашыла ки, бу әңгәмәләрне Казанда әзерләү кирәк иде, сыйфат ягыннан да, эчтәлек ягыннан да бу табигый күренә. Әзерлекләр 2019 ел башына тәмамланып, инде беренче чыгарылышы игълан ителгәч тә, татарга каршы золым котырган Русиядә, һәм ни кызганыч, димәк Татарстанда да, бу мөмкин түгел булып чыкты — хакимият әлеге эшкә алынган журналистларга карата куркыту, янаулар юлын сайлады.

"Минемчә" очрагында хәтта коронавирус та залим хакимияттән яхшырак булып чыкты — 2020 мартында таралган зәхмәт дөньяның яңа бер чорга керүенә китерде. Шуның мөһим бер нәтиҗәсе - тормышның кискен генә онлайнга күчүе, һәм бу "Минемчә" проектын Казанга гына бәйләми, сөйләшүләрне Прагадан видео-күперләр оештырып эшләп булуын күрсәтте. Шуңа да сез инде Азатлыкка Уфадан да, Мәскәүдән дә, Куштаудан да, Флоридадан да, һәм әлбәттә, Казаннан да бәйләнешкә кереп оештырылган сөйләшүләрне карый алдыгыз. Төрле социал челтәрләрдәге саннар күрсәткәнчә, Азатлык тамашачысы "Минемчә"не карый, димәк ул 2021 елда да дәвам итәчәк.

Әлегә кадәр безнең видео-күперләрдә катнашкан бар авторларга да аеруча рәхмәтләр әйтү урынлы булыр, аларга хөрмәтебез зурдан!

XS
SM
MD
LG