Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлыкта 2020 ел: сез кызыксынган, яратып укыган язмалар


Азатлыкның "Минемчә" проектында чираттагы сөйләшүне яздыру
Азатлыкның "Минемчә" проектында чираттагы сөйләшүне яздыру

2020 елда Азатлык сайтында иң күп укылган язмалар, иң күп каралган видеолар нинди булды? Сайтыбызга һәм социаль челтәрләребезгә еллык нәтиҗә ясыйбыз.

Ел дәвамында Азатлык сезгә Идел-Урал төбәгендә, Русиядә, дөнья күләмендә булган вакыйгалар турында кайнар хәбәрләр, язмалар, кызыклы шәхесләр белән әңгәмәләр, видеоязмалар әзерләп тәкъдим итте. Нәтиҗәләр ясарга вакыт. 2020 елда укучыларыбыз өчен иң кызыклы язмалар нинди булды? Сез яратып укыган һәм бәхәс тудырган материалларны барладык.

ИҢ КҮП УКЫЛГАН 10 ЯЗМА

2020 ел тарихка коронавирус зәхмәте таралган ел буларак керәчәк. Иң күп укылган язмаларның бер өлеше нәкъ бу авыру турында. Шулай да, Азатлык укучылары өчен ел шәхесен барлау һәм "Барс медиа" тирәсендәге җәнҗал иң кызыклы темалар булып чыкты.

Азатлык сайтында 2020 елда иң күп каралган видео җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова һәм продюсер Фәрит Таишевның "Барс Медиа" тирәсендәге җәнҗалга аңлатма бирүләре.

"Барс Медиа" безне күткә тибеп чыгарды"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:09:12 0:00

ИҢ КҮП ФИКЕР ӘЙТЕЛГӘН 5 ЯЗМА

Быел Азатлык укучылары форумда да шактый актив булды, сез битараф булмаган темаларга фикерләрегезне гел әйтеп килдегез, һәм без хәзерге заманда укучыларыбызның кыю булып, үз фикерләрен җиткерүен бик югары бәялибез. Быел иң кызу бәхәсләр уяткан 5 язманы тәкъдим итәбез:

Сайтта иң күп каралган видеоларның берсе Татарстан суверенитеты турында декларация кабул итүгә 30 ел уңаеннан яшьләр белән төшерелгән видео.

Яшьләр декларацияне укый
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:13:22 0:00

ИҢ КҮП ТЫҢЛАНГАН ПОДКАСТЛАР

Азатлыкның 2020дәге зур яңалыгы: без төрле кызыклы темаларга подкастлар яздыра башладык, алар һәр җомга чыга. Ел дәвамында бездә җәмгысе 32 подкаст чыкты. Вконтакте - подкастларны тарату өчен иң популяр популяр платформа булып тора, анда түбәндәге подкастлар популяр булды.

Табиб Илдус Лотфуллин: "Коронавирус фейк түгел"
please wait

No media source currently available

0:00 0:40:57 0:00
йөкләү
Балалар тәрбиләү: "Безнең гаиләдә тыюлар юк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:31:49 0:00
йөкләү
Коронавирус туйларны авылларга кайтарды
please wait

No media source currently available

0:00 0:30:32 0:00
йөкләү

ИҢ КҮП КАРАЛГАН ВИДЕОЛАР

Азатлык радиосы материаллары сайтта гына түгел, социаль челтәрләрдә дә актив тарала. Бүгенге көндә иң күп караулар Вконтакте платформасында җыела. Анда иң күп каралган 2 видеоязманы янә карарга тәкъдим итәбез.

Error rendering VK.
Error rendering VK.

СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘР

Ел дәвамында безнең Instagram-дагы сәхифәбезгә 2,8 мең кеше өстәлгән. Иң күп фикер килгән язма "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә төзекләндерү вакытында китапларны урамга чыгарып ташлау турында видео булды. Instagram-да иң популяр язмалар арасында янә "Барс-медиа" җәнҗалы, Лилия Сәләхетдинованың әни булуы турында хәбәр, Гөлнара Зиннәуллина белән хушлашу язмасы бар.

Вконтакте платформасында иң популяр язма Чуашстан активисты, җәмәгать эшлеклесе Фәрит Гыйбатдинов вафаты сәбәпле әзерләнгән язма булды. Ул 2020 елда коронавирустан вафат булды. Барлыгы ел дәвамында безнең язмалар 13 меңнән артык лайк җыйды.

Telegram-да елның иң популяр язмасы — татар-башкорт мөнәсәбәтләре турында Азатлыкның "Минемчә" проектындагы Фәнзил Әхмәтшин һәм Руслан Айсин белән әңгәмәсе булды.

2020 ел нинди генә авыр булса да, Азатлык елның бер көнендә дә укучылары белән элемтәне өзмәде, үз стандартларына тугры калып, оператив рәвештә объектив, риясыз һәм тарафлар алмаган мәгълүмат җиткереп торды. Быел барысы өчен дә интернет төп аралашу һәм мәгълүмат алу мәйданына әверелде. Шуны исәптә тотып, без Азатлыкның барлык мөмкинлекләрен кулланырга, сезгә файдалы булырга тырыштык.

Форсаттан файдаланып, без сайтның һәм социаль челтәрләребезнең даими укучыларына, фикер калдыручыларга, язмаларыбыз белән уртаклашучыларга рәхмәт белдерәбез. Без тәкъдимнәргә, яңа проектлар турында фикерләшергә ачык. Әгәр киңәш, тәкъдимнәрегез бар икән, языгыз!

2021 елда да бергә булырбыз дигән өметтә калабыз. Азатлык турында башкаларга да сөйләгез, күрсәтегез! Яңа ел котлы булсын!​

XS
SM
MD
LG