Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Азәрбайҗанның Хоҗалы фаҗигасен ялгыз пикетлар белән искә алдылар


Наил Нәбиуллин
Наил Нәбиуллин

Азатлык татар яшьләре берлеге активистлары Казанда 1992 елда Азәрбайҗанның Хоҗалы шәһәрендә булган фаҗигане искә төшереп бер кешелек пикетлар оештырды.

25 февральдә Казанның Бауман урамында “Азатлык” татар яшьләре берлеге активистлары Наил Нәбиуллин һәм Фәнил Гыйләҗев “26 февраль - Хоҗалы фаҗигасе көне! Кардәш азәрбайҗан халкының кайгысын уртаклашабыз! Туганнар! Татар халкы сезнең белән” шигарен күтәреп ялгыз пикетларга чыкты.

Пикетта катнашкан Наил Нәбиуллин Азатлык хәбәрчесенә бу пикетның кардәш азәрбайҗан халкына теләктәшлек күрсәтү максатыннан оештырылуын әйтте.

Ул 1992 елның 25-26 февраль көннәрендә Азәрбайҗанның Хоҗалы халкына билгеле көчләр геноцид уздырды. Бу көнне бик күп балалар, бик күп гади кешеләр үтерелде диде.

Нәбиуллин сүзләренчә, Азәрбайҗандагы бу фаҗигане татарлар да искә алырга, хәтерләргә тиеш.

“Чөнки татар халкы дөньяда аерым яшәми. Безнең кардәшләребез бар. Шуларның берсе-безгә бик якын булган Азәрбайҗан халкы. Без аларга теләктәшлек күрсәтергә тиеш.

Бу җинаятьне беркем дә дөньяда онытмаска тиеш. Бу көнне бөтен төрки дөнья искә ала. Татар халкы да төрки дөньядан читтә калмыйча бу көнне искә алуы зарур”, диде ул.

Нәбиуллин, Казан ханлыгын яулап алуны дөньядагы барлык халыклар белергә тиеш булганы кебек, азәрбайҗан халкының да бу фаҗигасен хәтерләү дөрес булыр иде. Без бу пикет белән, туганнарыбызның авыр кайгыларын уртаклашабыз, дип әйтергә телибез. Шатлыкта да, кайгыда да без һәрвакыт бергә булырга тиешбез, дип белдерде.

Фәнил Гыйләҗев
Фәнил Гыйләҗев

"Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары Хоҗалы фаҗигасен Казанда тугыз ел рәттән искә алып пикетлар оештыруларын әйтте.

Азәрбайҗан ягы мәгълүматларына караганда, 1992 елның 25 февраленнән 26сына каршы төндә әрмән хәрби көчләре совет гаскәрләре ярдәмендә Хоҗалы шәһәренә һөҗүм итеп күпләп тыныч халыкны үтергән. Баку хәбәр итүенчә, 613 кеше үлгән, алар арасында 63 бала, 106 хатын-кыз, 70 олы кеше булган. 1275 кеше тотык итеп алынган. Аларның 155енең язмышы бүген дә билгесез булып кала.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp.-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG