Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ватанны хурларга ярыймы? Мөхәммәтшин-Хәбетдинова бәхәсе


Миләүшә Хәбетдинова һәм Рүзәл Мөхәммәтшин

"Казан утлары" журналының 2019 елның декабрь санында Шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшинның "Хәл бу ки" әсәре басылып чыкты. Ул "Мин дә китәрмен әле" дигән китаптан өзек. Бу әсәр дә, басмадагы өзек тә шау-шу тудырды.

Шау-шуны әдәбият белгече, КФУ галимәсе Миләүшә Хәбетдинова чыгарды. Тәнкыйть, тарткалашу һәм бәхәсләшү Facebook-та башланды. Галимәнең төп дәгъвалары – яшь язучының Ватанга карата карашы, сүгенү сүзләрен кулланып язылган әсәре.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының татар әдәбияты тарихын өйрәнү концепциясен үзгәртүе турында ике атна элек Азатлыкка интервьюда Миләүшә Хәбетдинова Рүзәл Мөхәммәтшинның әлеге әсәрен дә телгә алды һәм ни өчен каршы булуын аңлатты.

please wait

No media source currently available

0:00 0:01:16 0:00
йөкләү

"Мин бу әсәрдәге әйберләргә каршы. Рузәл үзенең әдәбиятка яңа жанр кертүен әйтә, әмма ул яңа жанр кертми. Ул Федор Достоевскийның "Записки из подполья" повестен ала да, антигерой образын кертә. Ләкин ул аны иҗади рәвештә күрсәтә алмый һәм эчендә туган илдән көлү, туган илне мыскыл итү.

Миләүшә Хәбетдинова
Миләүшә Хәбетдинова

Ләкин ул туган ил Татарстан түгел, ә Русия. Автор Русия белән татарны капма каршы куеп, кешегә ләззәт күрсәтә. Ә кеше әсәрнең ничек икенчегә борылуын күрми. Анда сүгенү сүзләре кергән. "Херня" дигән сүзнең этимологиясен аңлатып бирә. Сүгенү сүзләре белән сөйләшә. Шул рәвешле безнең әдәп бозыла. Без йөзләрчә ел урыслар арасында яшәсәк тә, дин һәм үзебезчә фикер йөртү безнең гаилә традицияләрен саклап калган."

Җәнҗал зурга киткән. Хәбетдинова бу әсәрнең "Казан утлары" журналында басылуы сәбәпле Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка хат язачагын белдерде һәм журналның мөхәррире Рөстәм Галиуллинга җавап әзерли торырга кушты. Азатлык чыганыкларына караганда, "Казан утлары" редакциясендә тикшерү эшләре бара, Рүзәл Мөхәммәтшин әсәре анализлана. Әмма "Казан утлары" журналы мөхәррире Рөстәм Галиуллин Азатлыкка моны расламады.

Рөстәм Галиуллин
Рөстәм Галиуллин

"Мин бу зарны Facebook-та күрдем. Әлегә рәсми шикаятьләр килмәде, миңа кермәде", диде ул. Моңарчы андый рухтагы тәнкыйть булмавын, бу очракта да журналдагы әсәрнең китаптагысыннан аерылуын әйтте.

"Әсәрнең журналда басылган варианты белән китаптагысы аерыла. Әлбәттә, журналга ул 30 биткә кыскартылып, Миләүшә ханым әйткән сүгенү сүзләреннән чистартылып керде. Әсәрне һәркем үзенчә кабул итүен аңлыйм, әмма аның азагында төп каһарман эчүен дә ташлый, өйләнә дә, аның тормышка карашы да үзгәрә, ул үсештә булуны күрсәтә", диде Рөстәм.

"Хәл бу ки" – Рүзәл Мөхәммәтшинның 2009-2011 елларда язылган мәкаләләре тупламасы. Ул 2019 елда ул "Мин дә китәрмен әле" дигән исем белән китап буларак та басылып чыкты. Шуның кыскартылган варианты "Казан утлары"ның 2019 елның декабрь санында басылды. Миләүшә Хәбетдиновага шушы мәкаләләрдәге Русияне хурлап язган урыннар ошамаган. Ул андый өзекләрне аерып алып, болай язарга ярамавын аңлата һәм әлеге язмаларга каршы чыгуын милләте өчен борчылу дип белдерә. Аның фикеренчә, мондый яшьләр белән милләт сакланып кала алмый.

Рүзәл Мөхәммәтшинның яңа китабы
Рүзәл Мөхәммәтшинның яңа китабы

Рүзәл Мөхәммәтшин хикәяләрендә менә шундыйрак өзекләр бар.

"Нәрсә соң ул Ватан? Шул сорага җавап эзлим хәзер. Минем өчен Ватан – әти-әни, сеңелләрем, сөйгәнем һәм иң якын туганнарым, мөгаен. Бетте! Ярар, күп дигәндә – республикам булсын. Ләкин аны бу исемлеккә гаять зур ташлама ясап кына кертергә мөмкин. Чөнки минем якларлык-сакларлык чын республикам юк. Бетте!

Нишләп әле мин үземнең аман-имин кайтасымны төгәл белмәгән килеш милләтемне, халкымны буып, җай чыктымы – хач-тәресен күтәреп өстемә килгән, әледән-әле шакшы кулын авызыма, телемә сузган ватан өчен (гафу итегез, хәзер менә "в" хәрефе басылмый башлады) бер ел гомеремне харап итәргә тиеш? Адәм рәтле стипендия түләде соң... Яшәргә куыш бирсен идеме... Алайса, ачлы-туклы җан асра, җитмәсә, шул җаныңны чыгарып салыр почмагың булмасын, иртә таңнан кичкә кадәр бил бөк, өстәвенә ике көннең берендә газга-утка-суга бәяләр күтәрелеп торсын – алай да илең алдында нәмәгълүм мифик бурычың калсын икән. Һәм син аны, телисеңме-юкмы, кайтарырга тиешсең. Тарих күрсәткәнчә, еш кына баш бәрабәренә дә."

"Илебез белән "Булгария" хәлендә без. Төбе-нигезе черек һәм коррупциягә, башбаштаклыкка баткан мәнсез экипажлы "Россия" теплоходы Дөнья дәрьясында күпме йөзәр тагын? Билгесез."

Миләүшә Хәбетдинова фикеренчә, беркемнең дә ватанын хурлап язарга хакы юк. Ул Гадел Кутуйны үрнәк мисал итеп китерә.

"Чит илдә йөреп мин ачык аңладым: кеше өчен үз иленнән дә изгерәк, үз иленнән дә кадерлерәк, үз иленнән дә гүзәлрәк ил дөньда юк ул."

"Гадел Кутуй бу сүзләрне 1945 елда яза. Исегезгә төшерәм: бу татар баласы күпме михнәт күрде. Советчыл булмаган эшләре аркасында "Җидегән" эше (1930-1931) белән дәүләт "фабрикант баласын" күпме изде. Шуңа карамастан, ул үз туган җиренә нәфрәт белән карамый, 1945 елда безгә "Сагыну" нәсерен бүләк итте", дип яза Миләүшә Хәбетдинова.

Ул Рүзәл Мөхәммәтшинның дәүләттән алынган грантларын да санап күрсәтә.

"Коррупция белән көрәшче бу егетнең "Булгария"гә әйләнгән илдән күпме файда алганын беләсезме? "Кресло" аркасындамы, таланты аркасындамы, үзегез нәтиҗә ясагыз! 2019 ел фактларын гына китерәм", ди ул һәм Татарстан китап нәшриятында булган тендерларның номерларын да китереп, Рүзәлнең бер тапкыр 81 мең сум, тагын бер мәртәбә 47 мең сум чамасы акча алуын әйтә. Шулай ук "Минем Такташ" операсы өчен 20 мең сум, тагын эсселар өчен 100 мең сум алганын белдерә.

Бу яшьләрне күзәтеп, милләтем сау калачагына ышанмыйм. Аннан милли каһарман ясамагыз

"Гадел Кутуй 1945 елда туган илен яратырга көч каян тапкан, ә Рүзәл Мөхәммәтшин 2019 елда таба алмый?.. Котырган эт хуҗасына ташлана, дигән безнең халык", ди Миләүшә Хәбетдинова. "Бу яшьләрне күзәтеп, милләтем сау калачагына ышанмыйм, шуның өчен бу пычрак тенденцияләргә каршы чыгам, кадерле милләттәшләрем! Аннан милли каһарман ясамагыз", ди ул.

Чираттагы язмаларында ул Рүзәлнең дәүләт хакимиятен хөрмәт итмәвен, спиртлы эчемлекләр куллануын, +16 яшь тамгасы булган спектакльгә кечкенә улы белән килүен, ул спектакльдә өч сәгать буе сүгенү сүзләре һәм дәүләт символларыннан көлү булганда да улы белән азакка кадәр утыруын, студент чагында эчеп йөрүләрен, кайчандыр полиция белән сүзгә килеп аны алып китүләрен һәм башка хәлләрне сурәтләп тәнкыйтьли.

"Оппозициядә булып Ватанны хурлыйсыгыз килә икән, иң элек сезне тукландырган дәүләт бүләк иткән тагарактан чыгыгыз", дип киңәш итә Миләүшә Хәбетдинова. Ул тәнкыйтьләгәннәр арасында Нияз Игъламов, Ркаил Зәйдулла да бар.

"Турысын әйтү хокукы аерым кешеләргә генә биреләме?"

Әлеге постлар күпсанлы комментарлары белән дә кызыклы. Халык битараф калмаган. Күпләр татар әдәбияте өлкәсендәге грантларның шулай аз булуына аптырый. Кемнәрдер тиеннәр санап утырганчы, миллионлы, миллиардлы грантларның кая китүен тикшерергә куша.

"Язмаларыгыз белән кеше көлдермәгез! Үзенең талантлы һәм яшьләргә аңлаешлы иҗаты өчен 3 тиен акча алган инде", дип яза Айнур Солтанов.

"Аена 20 мең сум чыга. Бик аз акча бу әдипләребез, мәдәният хадимнәребез өчен. Заводта да эшче 50-100 мең сум алып ята. Рәхмәт бу ханымга шундый мәсьәләне күтәргән өчен, шундый бай илдә шундый аз түләүләрне күрсәткән өчен", ди Фатих Хәбиб.

"Шәп язган, алып укыйсы булыр. Грант? 20-80-100 меңлек грантлар? Кайчан миллион-миллиардлык грантларны тикшерә башлыйсыз?" - ди Гүзәл Гыйлмиева.

"Акчамы инде бу? Бүгенге яшьләр телсез калып җан саклый икән! Рүзәлнең позициясе – ул халык позициясе, ул фикерне якламый мөмкин түгел. Әмма җилгә карап дилбегәне ычкындыру сатылу булыр иде", ди Клара Филиппова.

"Кеше бит үзгәрүчән. Студент чагында эчкән дип, хәзер аны чукып үтерергә димәгәндер. Ә дөресен, күңелдәгесен язуы - ихласлыгын күрсәтә. Турысын әйтү прерогативасы аерым кешеләргә генә бирелмәгәндер бит", ди Руфия Хәмидуллина.

Кемнәрдер тулаем Миләүшә Хәбетдинова белән килешә һәм нинди булса да Ватанга каршы сүз әйтергә ярамый дип исәпли.

"Оятсызлар инде! Әти-әниләре шулай итеп тәрбияләделәр микән? Юктыр. Үзләре сайлаган юл. Шунысы яхшы, һәр Моськага үз Крыловы табыла", ди Саҗидә Батталова.

"Менә шул һаман тышка чыгарырга уңайсызланган өчен эчтән череп ятабыз инде. Ул грант-премияләрне шул тагарак тирәсендәгеләр талап бетерә бит. Оятсызлыкның чиге юк! Шеш шулай бер тишелә инде ул", ди Фәүзия Бәйрәмова.

Шау-шудан файда кемгә?

Рүзәл Мөхәммәтшин да, бу вакыйгаларның башында, үз фикерен белдереп, Миләүшә Хәбетдинованың тәнкыйтенә җавап итеп, грантлар бүленешенә бернинди катнашы булмавын ачыклады. Үзе алган грантларга да башкалар белән беррәттән гариза язуы турында әйтте.

Моңа җавап итеп Миләүшә Хәбетдинова аның "Минем Такташ" операсы өчен алган 20 мең сумына карата дәгъвасын җиткерде.

Мөхәммәтшин "Минем Такташ" операсының бары тик лаборатория кысаларында язылуы, әсәрнең "һәр өтере өчен җавап бирергә" әзерлеген белдерде.

"Мин Такташ һәм бу турыда үз әсәрем, һәр язганым, һәр өтерем өчен җавап бирә алам. Әйдәгез, кара-каршы утырып сөйләшик. Сездән дәгъва – миннән җавап. Ризамы? Ул опера лаборатория кысаларында эшләнде һәм аңа башыннан ук бер тиен дә акча каралмаган иде. Максаты – опера жанрының теоретик һәм практик базасын өйрәтү (безгә, катнашучыларга өйрәнү) иде. Эшләгәндә без бушка дип эшләдек. Ахырдан, дөрес, Сфорцандо бераз акчасын да бирде. Минем өлеш 20 мең сум иде", ди Рүзәл Мөхәммәтшин.

Әлеге җавапларыннан соң да Миләүшә Хәбетдинова аны тәнкыйтьләгән язмалар бастыруын дәвам иткәч, Мөхәммәтшин боларга катнашмаска булды. Ахыр чиктә, Хәбетдинова Рүзәлнең авылдашы булган колхоз рәисе турында язып, аларның фотосурәтләрен янәшә куеп, "бер җирлектән, бер авылдан, ике буын вәкиле", дип, тагын бер кат Рүзәлне тәнкыйтьләргә алынды.

Азатлык хәбәрчесе бу вәзгыятькә карата Рүзәл Мөхәммәтшинның фикерен сорашты.

Рүзәл Мөхәммәтшин
Рүзәл Мөхәммәтшин

— Рүзәл, сез Миләүшә Хәбетдинова язган тәнкыйтьне ахыргача күзәтеп бардыгызмы? Нигә аңа җавап бирмәдегез?

— Дөресен генә әйткәндә, бу "тәнкыйтькә" кысыласым да, моңа энергиямне әрәм итәсем дә килми. Мин башында грантлар турында да аңлаттым, опера хакында да җавап бирдем. "Чирләгән татар баласы" дигән "тәнкыйтькә" карата мин ничек җавап бирергә дә белмим. Быел грипп белән дә чирләмәдем әле, шөкер.

— Ул сезне әсәрләрегездә Ватанга каршы сүз әйтүдә гаепли...

— Һәр әсәрнең, ким дигәндә, ике авторы бар. Мәсәлән, Курт Воннегутның "Бойня №5" романын мин укыганда, ягъни Воннегут һәм мин тандемында, ул — бер төрле әсәр. Сез укыганда, ягъни Воннегут һәм сез булганда, бу бөтенләй үзгә әсәр булачак. Һәркем өчен әсәр — уникаль, бердәнбер. Кем әсәрдә нәрсә күрә һәм нинди мәгънәләр таба — бу кешенең үзеннән тора.

— Рүзәл, ни өчен 2009 елда басылган мәкаләләрне хәзер җыеп кабат бастырырга булдыгыз?

— Архивларны гел барлап торасың инде. Нәрсәләрнедер үзгәртәсең, кайта-кайта да эшлисең. Ярыйсы гына кыяфәткә килде кебек тоелганда аны укучыга тәкъдим итәсең...

Рүзәл Мөхәммәтшинның китаплары 2010, 2014 елларда да басылды, 2019 елда нәшер ителгән китаптагы "Хәл бу ки" әсәрендәге мәкаләләрнең күбесе 2009-2011 елларда "Идел"дә дөнья күрде. Аңлашылганча, бу еллар эчендә алар берничә мөхәррир кулыннан узган. Әсәрдәге төп каһарманнарның да язылганнарны укыган булуы аңлашыла. Менә хәзер генә, ун елдан соң, алар тирәсендә шулкадәр шау-шу тууы күп сораулар тудыра.

Рүзәл Мөхәммәтшинның китабына кереш сүз язган Ркаил Зәйдулла әсәрне шикаять итәрлек сәбәпләр юк дип исәпли.

Ркаил Зәйдулла
Ркаил Зәйдулла

"Хәл бу ки" бик ихлас, самими язылган. Ул бер утырып язган әйбер түгел, яшьрәк чагында язган мәкаләләре дә кергән. Алары аерылып тора. Кискен, берьяклы фикерләре дә бар. Шагыйрь язганы сизелә, хисле, образлы фикерләү күрдем. Әсәре үземә ошамаса, мин аңа кереш сүз язмас идем" диде Ркаил Зәйдулла.

— Ркаил әфәнде, Миләүшә Хәбетдинова авторны Ватанын хурлауда, аны "Пидороссия" дип атауда гаепли.

Әсәрдәге бер сүздән ил иминлегенә куркыныч яный икән, бу илнең хәле бөтенләй мөшкел

— Әсәрне укымыйча, аның язганын гына укысаң, бу әсәр Русия иминлегенә яный мәллә дип шикләнергә мөмкин. "Пидороссия" сүзен анда автор түгел, ә герой әйтә. Герой уңай да, тискәре дә, ахмак та, тиле дә булырга мөмкин. Ул бит автор фикере түгел. Әгәр без хәзер әсәрдәге тискәре геройларның бер сүзеннән дә ил иминлегенә куркыныч яный диябез икән, бу илнең хәле бөтенләй мөшкел дигән сүз булачак. Ул әле анда дәүләт түрәләрнең, депуталарның дәрәҗәсен төшерә дип тә язган. Бу мине бик сәерсендерде. Рүзәл үз-үзенең дәрәҗәсен төшерә булып чыгамыни? Сүгеп, юкка чыгарырга теләсәң, теләсә нәрсәгә бәйләнеп була.

— Ркаил әфәнде, менә Сез дә бу тәнкыйтьне интернетта күргәнсез. Язучыларның Рүзәлне яклап чыгуы күренмәде? Бу татар язучылары арасында солидарлык булмауны күрсәтәме?

— Шәхсән үземнең андый нигезсез сүзләргә кушылып, мөнәсәбәтләр ачыклап, вакыт сарыф итәсем килмәде. Мин ул әсәрдә бернинди ачыклап, аңлатып утырыр урын күрмәдем. Әйткәнемчә, әсәргә кереш сүзне үк үзем яздым. Ә башкаларга килгәндә, күпчелек язучы бу әйберне белмәде дә, ишетмәде дә. Аларның күбесе интернетка керми. Күптән түгел генә грантлар мәсьәләсендә тавыш чыкты. Нишләп фәләнгә биргәннәр, башкага бирелмәгән, диделәр. Аның таләпләре "Ватаным Татарстан" газетында басылып чыккан. Язучылар берлеге аны язучыларның электрон адресларына да тараткан. Мәдәният министрлыгы үз сайтына да хәбәр куйган булган. Син үз әсәреңне шунда язылган таләпләр нигезендә бәйгегә тапшырмыйсың икән, беркем дә өеңә килеп: "Зинһар, грант ал инде", дип йөрмәячәк, билгеле. Монда да язучыларның Рүзәлне яклап кушылмавын шул күрми-белми калу дип саныйм.

— Сезнеңчә ничек соң: Ватан турында начар сүз әйтергә ярыймы?

— "Мин сине яратам, син әйбәт, син бөек", дип кенә утырып язучы булып булмый. Габдулла Тукай, Гаяз Исхакыйларны искә төшерик. Алар да ничек кенә тәнкыйтьләмәгән бит. Безнең халыкны җитешсезлектән арындырырга теләгән. Ләкин безнең халык алай тиз генә арына торган халык түгел шул.

"Китап" нәшриятының проза бүлеге мөхәррире Газинур Морат бу әсәр тирәсендә туган шау-шуны аңламавы турында әйтә һәм бу тәнкыйтьне дә үзара мөнәсәбәтләр ачыклау гына булырга мөмкин ди.

Газинур Морат
Газинур Морат

"Хәл бу ки" — ул әсәр дә түгел, китапның бер бүлеге, кыйсса дип әйтик. Китапны бик яратып укыдым үзем. Рүзәл шагыйрь генә түгел, гаҗәеп күзәтүчән, кызыклы, гаять талантлы, кыю язучы булып чыкты. Аның үз иленә, халкына тәнкыйди карашы сәламәт акыллы язучы булуын да күрсәтә. Чирен яшергән – үлгән. Ә Рүзәл ярып сала. Мин бу шау-шуны ниндидер үзара мөнәсәбәтләр ачыклау түгелме микән, дип уйлыйм. Әдәбиятта Ватанына тәнкыйть белдерүче язучыларны санап бетергесез, ләкин аларның берсен дә болай аерып алып сүккән кеше юк.

Илне гел мактап тору ихтыяҗы базарда сату алдыннан гына була аладыр

Нәшриятта бу әсәрне китап буларак бастырыргамы, юкмы дигән шәкелдә бәхәсләр булмады. Гомумән нәшриятта беркайчан да андый сүзнең чыкканы булмады. Бездә цензура юк. Ниндидер бер геройның, салмыш студентның Русияне "Пидороссия" дип әйтүенә бәйләнү кирәк идеме? Әллә Ватан турындагы уйлануларны алып ташлыйсы идеме безгә? Совет берлеге заманындагы кебек: "болай иркен сулыш алган халыклы башка илне белмим" дип җырлап йөрик алайса!?

Рүзәлне үткән буын вәкилләре, кичәге идеологиядә үскән кешеләр авыррак кабул итәр билгеле, әмма ул – бу заман язучысы, аны үз чоры вәкилләре яратып кабул итә. Рүзәл курыкмыйча яза, кыюлыгына афәрин! Кыю язучылар алар бер заманда да күп булмаган. Илне гел мактап тору ихтыяҗы базарда сату алдыннан гына була аладыр, ә Рүзәлнең максаты – илен сату түгел, аны яхшыртырга тырышу", диде.

фикерләр (96)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG