Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар әдәбияты урыс телендә була аламы?


Архив фотосы

ТӘСИ татар әдәбияты тарихын өйрәнү концепциясен үзгәртеп, урыс телле язучылар иҗатын өйрәнүгә керешкән. Бу урыслашуга китерергә мөмкин дип борчыла белгечләр.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтында (ТӘСИ) татар әдәбияты тарихын өйрәнү концепциясен үзгәртәләр. Аның кысаларында татар телле язучылар гына түгел, ә чыгышы белән татар булган, ләкин урысча язган язучыларның иҗаты да өйрәнелә башлаган. Аерым алганда, Равил Бохараев, Диас Вәлиев, Роман Солнцев (чын исеме Ренат Суфиев), Илдар Әбүзәров, Рөстәм Кутуй, Альбина Әпсәләмова һәм башкалар турында сүз бара. Урыс телле язучылар иҗаты татар әдәбияты тарихының яңа сигез томлыгында да урын алган. ТӘСИдәге хәлләр милли җәмәгатьчелекне шүрләтә һәм урыслашуга китерүче адымнарның берсе буларак бәяләнә.

"ТӘСИгә урыс телле белгечләр килде"

Тел, әдәбият институты узган ел үзенең 80 еллыгын билгеләп үтте. Институт үзенең казанышлары белән беррәттән татар әдәбияты тарихын өйрәнү концепциясе үзгәртелүен сөйләде. Бу турыда махсус түгәрәк өстәл дә үткәрелде. Ләкин юбилей шаукымында моңа артык игътибар бирүче булмады.

Филология фәннәре кандидаты, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова яңа үзгәрешләргә ачыктан-ачык каршы чыккан беренче кеше. Әдәбиятны өйрәнүнең яңа концепциясе урыслаштыруга корылган дип саный ул.

Миләүшә Хәбетдинова
Миләүшә Хәбетдинова

"Хәзер ТӘСИдә аспирантлар юк дәрәҗәсендә. Көчле татар телле яшьләр аспирантурага керми, чөнки алар өчен киләчәктә эш урыннары юк. Икенчедән, соңгы елларда белгечләр ротациясе булды. ТӘСИгә урыс телле әдәбият белгечләре килде. Алар үз темалары белән керделәр. Мәсәлән, Марсель Ибраһимов (ТӘСИнең текстология бүлеге мөдире) университетта үзбилгеләнү (идентичность) темасын өйрәнде. Бу эшне Марсель Ибраһимов ТӘСИнең текстология бүлеген җитәкләгәч тә, дәвам итте. Студентлар ТӘСИ аспирантурасына университеттан әзер темалары белән күчтеләр. Шулай итеп урыс телле әдәбиятны өйрәнүче ике аспирант кабул ителгән. ТӘСИнең гыйльми шурасы бу темаларны ничек уздырган? Бу минем өчен хикмәтле сорау.

Текстология бүлеге бу темалар өстендә эшләргә тиешме? Мирасханәгә өлкәннәр борынгы китапларны еш китерәләр. Мирасханәдә аларны өйрәнергә аспирантлар каралганмы? Милләт коточкыч хәлдә. Ә без татар әдәбиятын өйрәнмичә, Роман Солнцев, Шамил Идиатуллин, Илдар Әбүзәров, Альбина Әпсәләмоваларны өйрәнәбез. Алар иҗатын да, әлбәттә, өйрәнергә кирәк, ләкин башта зур татар әдипләребезне өйрәнгәч. Хәзер гарәп имласында укыган кешеләрне әле табып була. Ләкин борынгы текстларны укырга гына түгел, дөрес аңларга да өйрәнергә кирәк. Марсель Бакиров, Марсель Әхмәтҗанов, Фәрит Яхиннар исән чакта яннарында яшьләрне тотарга кирәк. Дәүләт моның турыда уйларга тиеш. Аллага шөкер, Илһам Гомәров, Азат Ахунов Мирасханәгә килделәр, төпле белемле белгечләр, урта буын вәкилләре. Аларга да шәкертләр белән эшләргә вакыт килеп җитте. ТӘСИ дәүләт ярдәме белән генә бу проблемны хәл итә ала. Сүз "штатный расписание" турында бара, эш урыннарын тудыру турында.

Урыс телле әдәбият өйрәнү – татар әдәбиятына "перезагрузка" ясауда беренче адым

Урыс телле әдәбият өйрәнү – очраклы гына түгел. Бу татар әдәбиятына "перезагрузка" ясауда беренче адым. Ничек инде Вахит Имамов, Ризван Хәмид, Фәүзия Бәйрәмова, Марсель Галиев иҗатларын өйрәнмичә, институтның көчен урыс телле әдәбиятка әрәм итәргә була? Моны ТӘСИ өйрәнергә тиеш түгел. Бу мәсьәләләрне өйрәнә торган фәнни мәктәп университетның рус бүлегендә эшли – Ямил Сафиуллин фәнни мәктәбе (Венера Әминева, Алсу Хәбибуллина, Эльвира Нагуманова). Университеттан әдәбият бүлегенә Өлфәт Закирҗанов килде. Белүемчә, аның татар драматургиясен өйрәнгән ике аспиранты бар. Текстология юнәлешен кайгыртырга кирәк, шуның өчен Марсель Ибраһимов җитәкче буларак бу өлкәдә бөтен көчен биреп эшләргә тиеш. ТӘСИга дәүләт татар мәдәниятен өйрәнүгә миллионлаган акча бирә, шуны кадерләп тотып, үз милләтенне үстерү кирәк" дип тасвирлады Миләүшә Хәбетдинова институттагы мохитне.

Шул рәвешле, бүген ТӘСИ аспирантлар тоту планын үти, ди Хәбетдинова. Ә урыс телле язучыларның татар әдәбияты тарихына бернинди катнашы юк. Вакытында Нил Юзиев моны күптән фәнни яктан раслап чыкты.

Рус телле татар язучыларын ТӘСИдә өйрәнүне җинаять дип саныйм

"Татар әсәре алман телендә, инглизчә дә, урысча да язылырга мөмкин. Тел – ул корал. Ләкин бу әсәрләрдә татар образлары, татарча фикер йөртү булырга тиеш. Урыс телле язучылар арасында Илдар Әбүзәровның иҗаты аерылып тора. Ул һәр әсәрен төрле милләт вәкиленең күзләре аша язып күрсәтә ала. Искиткеч талант иясе. "Корбан роман" әсәрендә Әбүзәров "мөселман" битлеген кия. "Финское солнце" әсәрендә ул фин-угыр дөньясын күрсәтә. Бу әсәрне укыганда бу фин-угыр язучысы дип ышана башлыйсың. Ә менә Альбина Әпсәләмованы ничек татар шагыйрәсе дип әйтергә була. Альбина урыс язучысы Анна Ахматова кебек татар нәселеннән чыккан. Әйе, ул татар язучысы гаиләсеннән, ләкин аның иҗаты татар түгел. Татар темасын кузгатканда ул ориенталистик традицияләрдә эшли, милли традицияләрне куллана белми, аңламый. Дөнья әдәбиятында ориенталистика өлкәсендә дан казанган язучылар бар: Р. Киплинг, В. Жуковский, М. Лермонтов һ.б.. Альбинаның иҗатын кимсетү түгел бу. Урыс телле язучы Диас Вәлиев – космополит. Ул үзенең иҗат юлын урыс, Европа дөньясы белән бәйләде. Татарның көче үз әдәбиятын өйрәнергә җитми, белгечләр кыскартыла, картая, китеп бара. Рус телле татар язучыларын ТӘСИдә утырган белгечләр хисабына өйрәнүне милләт язмышына җинаять дип саныйм", ди Миләүшә Хәбетдинова.

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘСИ)
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘСИ)

"Язучыларның иҗатын, архивын бер елда гына өйрәнеп булмый. Мин Аяз Гыйләҗевне 13 ел өйрәндем, ләкин архивында булган байлыкның очына әле чыкмадым", диде Миләүшә Хәбетдинова. Миллилекне югалтмас өчен җиң сызганып эшләргә кирәк. Фикеремне дөрес аңлатыр өчен бер мисал китерәсем килә. Мин татар әдәбиятына 1993 елда килдем. Урыс мәктәбен бетергән, урыс бүлеген тәмамлаган белгеч. Ул чорда мин татарча чыгышлар ясый алмый идем, ләкин җитәкче минем алдымда дөрес итеп бурычлар куйды. Милләткә хезмәт итергә мине Альбина Саяпова чакырды. Остазым Дәрдмәнд иҗатын, мин – Һади Такташ, Чулпан Зарипова-Четин – Сәгыйть Рәмиев иҗатларын өйрәндек. Филология фәннәре докторы, профессор Альбина Саяпова гомер буе рус әдәбияты кафедрасында эшләде, рус әдәбияты тарихыннан аспирантлар әзерләде. Ләкин вакыт һәм көч табып үзенең милләтенә дә хезмәт күрсәтте. Безне алмашка әзерләде. Быел аның шәкерте – Ринат Бекметов докторлык диссертациясын яклады. Иманым камил, бу белгеч Йолдыз һәм Энгел Нигъмәтуллиннарга алмашка килгән шәхес. Рус әдәбияты кафедрасында эшләп, Ринат Фәннәр академиясеннән грант алып, гасыр башындагы татар чыганакларын, гарәп имласында укырга өйрәнде. Тәрҗемәләр белән дә шөгыльләнә. Язмыш Саяпова шәкертләрен төрле илләргә җибәрде, ләкин һәрберебез татар әдәбиятын өйрәнергә вакыт табабыз, кайсы өлкәдә эшләсәк тә.

Милләт язмышы безнең кулыбызда. Эшебезгә бик җаваплы карарга тиешбез. Фикеремне халык академигы Нәкый Исәнбәт сүзләре белән тәмамлыйсы килә:

"Иң беренче чиратта, вакытны бушка уздырмыйча, көчне вак-төяккә сарыф итмичә, мөмкин кадәр зуррак, ягъни актуальрәк, мөһимрәк әшләргә алынырга иде. Ә эшлисе эшләр бик күп әле безнең алда. Шулардан берсе — халкыбызның тарихын, әдәби мирасын өйрәнү һәм пропагандалау мәсьәләсе. Моңа игьтибар итүемнең сәбәбе шунда: кайвакытта яшь авторлар тарафыннан иҗат ителгән әйберләрне укыйм яки карыйм да уйга калам. Уйланырга, хәтта борчылырга да сәбәпләр җитәрлек. Кайбер очракларда теге яки бу авторның мәдәниятебез тарихыннан бик аз яки, гомумән, хәбәрдар булмавы ачыклана. Моның объектив һәм субъектив сәбәпләре күптер, әлбәттә. Ләкин алар киләчәк гасырда да яшәячәк һәм иҗат итәчәк кешеләр бит. Һәм алар күп гасырлы әдәби мираска, бөтен халык иҗатына хуҗа булып калачаклар. Бу хәзинәнең язмышы турында уйлыйм да, сорау туа: яшьләребез кадерен белерләрме икән аның, үзлереннән соң килгән буыннарга да илтеп җиткерә алырлармы?"

Татар әдәбияты томлыгында урыс телле язучылар

ТӘСИдә урыс телле язучыларның ни дәрәҗәдә өйрәнелүен белешеп, Азатлык институтка мөрәҗәгать итте. Безнең сорауларга җавап биреп, институтның мөдире Ким Миңнуллин хәзерге вакытта татар әдәбияты тарихының сигез томлыгы язылуын хәбәр итте. Шуның 6нчы томында (1960-80нче еллар әдәбияты) "Татарстанның урыс телле язучылары" дигән фәнни мәкалә басылган. Күләме нибары 14 бит (6нчы том 775 биттән тора). Урыс телле әсәрләргә багышланган мәкаләләр 7-8нче томнарда да урын алыначагы әйтелде.

Ким Миңнуллин
Ким Миңнуллин

"1960-70нче елларда Рөстәм Кутуй, Диас Вәлиев, Роман Солнцев һәм башка урыс телле язучылар булып китә. <…> Шуның белән бергә, урыс телендә иҗат итүчеләр саны бик нык артып, араларында киң танылу алганнары да үсеп чыкты. Мисал өчен, Равил Бохараев Тукай бүләгенә лаек булды. Әлеге әдипләр иҗатында татар яшәеше, татарның гореф-гадәтләре, милли сыйфатлары да чагылыш таба, татар кешесе образы сурәтләнә. Әлеге һәм башка сәбәпләргә нигезләнеп, институтта әлеге авторлар иҗатына игътибар итү, аларда татар мотивлары чагылышын өйрәнү кирәк дигән фикергә киленде", ди Ким Миңнуллин.

Бугенге көндә институтның "Әдәбият белеме" бүлегендә урыс телле язучылар иҗаты белән филология фәннәре кандидаты, өлкән фәнни хезмәткәр И.Еникеев шөгыльләнүе әйтелә. Ул XX гасырның икенче яртысы – XXI гасыр башында яшәп иҗат иткән урыс телле авторлар иҗатын өйрәнә. Алар арасында Р.Кутуй, Д.Вәлиев, Р.Бохараев, Р.Мирхәйдәров, Р.Галимов, А.Сәхибҗанов, Р.Сабиров, М.Вәлиева, Э.Блинова, Р.Кожевникова һәм башкалар бар.

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘСИ)
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘСИ)

ТӘСИдә урыс телле язучылар иҗатын өйрәнүдә ике кандидатлык диссертациясе язылуы да әйтелә. Беренче аспирант – Р.Вәлиуллина ("Казанский текст в творчестве русскоязычных писателей второй половины 20-го века на примере творчества Равиля Бухараева, Салавата Юзеева, Рустема Сабирова и др.", фәнни җитәкчесе И.Еникеев). Икенче аспирант – А.Чугунов ("Типы идентичности в русскоязычной литературе татар на примере творчества Р.Кутуя, Р.Бухараева, Ш.Идиатуллина, И.Абузярова, Д.Валеева, Г.Яхиной", фәнни җитәкчесе М.Ибраһимов). Аларның соңгы ике елда 10 мәкаләсе басылып чыккан.

"Татар мәктәпләре беткәч, урыс телле язучылар артачак"

Миләүшә Хәбетдинованың тәнкыйте белән институтның әдәбият белеме бүлеге мөдире Өлфәт Закирҗанов "100 процент килешмим" диде. Татар әдәбияты тарихын өйрәнү концепциясе урыслашу түгел, ә киресенчә, советлашудан азат ителде ди ул.

Өлфәт Закирҗанов
Өлфәт Закирҗанов

"Элекке 6 томлык белән чагыштырганда, әдәбиятны өйрәнү концепциясендә ак таплар бик күп иде. Ул марксистик концепциягә нигезләнеп эшләнде. Аның 4-5нче томнарында сүз КПССның үзәк комитеты белән башланган булса, марксистик-ленинчыл идеологиясенең нинди урын алганын чамалыйсыңдыр. Ә бу сигез томлык татар әдәбиятын киңрәк һәм тирәнрәк аңлавы, объективлыгы белән аерылып тора", ди Өлфәт Закирҗанов.

Яңа концепциядә урыс телле язучылар белән беррәттән Татарстаннан читтә иҗат итүчеләрне өйрәнүне дә күзалый. Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми кебек Башкортстан язучыларын да өйрәнәчәкләрен әйттеләр.

"Татар әдәбияты татар телендә язылырга тиеш. Мин аны аңлыйм. Шул ук вакытта безнең арабызда сан ягыннан арта барган урыс телле татар язучыларында татар яшәеше, татар образлары кызыклы формада урын ала икән, өйрәнергә кирәклеген күрәм. Беренче адым ясадык.

Урыс телле татарлар геометрик прогрессия белән арта

Бүгенге көндә урыс телле татарлар геометрик прогрессия белән арта. Алдагы елларда ул тагын да артачак. Татар мәктәпләре беткәч, урыс мәктәбендә укыган татар баласы барыбер урыс телендә яза инде ул. Син безнеке түгел, дип читкә җибәрү дә дөрес булмас иде", диде Өлфәт Закирҗанов Азатлыкка.

Татар телле язучыларны өйрәнергә белгечләр җитмәү белән Закирҗанов килешми. "Институтта галимнәрнең 99 проценты татар әдәбияты белән шөгыльләнә. Безнең бүлектә 8 кеше эшли. Текстология бүлегендә 6-7 кеше. Кулъязмалар бүлегендә байтак хезмәткәр бар. Бөтесен санасаң, 20гә туладыр. Һәрхәлдә, 15тән артык кеше. Урыс әдәбияты белән бер кеше генә шөгыльләнә. Калган барыбыз да чип-чиста татар әдәбиятын өйрәнәбез”, диде институтның әдәбият белеме бүлеге мөдире.

"Милли әдәбиятны тел белән генә чикләмәскә кирәк"

ТӘСИдә урыс телле татар язучылары белән шөгыльләнүчеләренең берсе – институтның текстология бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Марсель Ибраһимов.

Марсель Ибраһимов
Марсель Ибраһимов

"Татар әдәбиятының сигез томлыгында урыс телендә иҗат иткән аерым язучыларның иҗатын игътибарга алу – бик дөрес һәм уңышлы адым. Телибезме, юкмы – татарларның шактый күп өлеше хәзер үз телен белми. Татар мәдәнияте, әдәбияты белән кызыксынучылар аларны урыс теле аша кабул итү мәҗбүриятендә кала. Илдар Әбүзәров, Шамил Идиятуллин кебек язучылар да интервьюларында татар телен иҗат теле дәрәжәсендә кулланырлык мөмкинлекләре булмавы турында әйтәләр. Ләкин шул ук вакытта үз телләрен бөтенләй онытмауларын да искәртәләр", – диде Марсель Ибраһимов.

Милли әдәбиятны тел белән генә чикләмәскә кирәк

"Татар әдәбиятының сигез томлыгына кергән икән, димәк, Бохараев, Идиятуллин татар язучысы булып чыгамы?" дигән сорауга Ибраһимов "милли әдәбиятны тел белән генә чикләмәскә кирәк" дип белдерде.

"Ниндидер билгеләмәләргә катгый рәвештә каршымын. Галимнәр төрле терминнарны куллана. Әйтик, хәзерге әдәбият белемендә "русскоязычная татарская литература", "русскоязычная мордовская литература", "русскоязычная чувашская литература" терминнары кулланыла. Минем остазым, күп еллар урыс филологиясе факультеты деканы булып эшләгән Ямил Сафиуллин фикеренчә, татарларның милли әдәбиятында ике тармак бар: берсе – татар телендә, икенчесе – урыс телендә яшәп килгән милли әдәбият.

Әдәбиятта һәм гомумән сәнгатьтә миллилек мәсьәләләре бүген генә барлыкка килмәгән. Әйтик, 1914 елда "Аң" журналы "Сез милләтне ничек аңлыйсыз?" дигән анкета оештыра. Анда катнашучылар арасында Газиз Гобәйдуллин, Җамал Вәлиди, Галимҗан Шәрәф һәм башкалар булган. Алар милләтне тел белән генә чикләмәгәннәр: дин, тарихи хәтер, милли идея һәм башка төшенчәләр ярдәмендә милләт һәм миллият асылын аңлатырга тырышканнар. Хәзерге урыс телендә язучы татар милләте вәкилләре татар дөньясы (тарихы, мифологиясе, дине) белән кызыксыналар икән, аны урыс телендә булсынмы, ниндидер башка телдә булсынмы, бүтән милләтләргә (шул исәптән, татарча укымаган чит төбәкләрдә яшәгән татарларга) таныталар икән, ни өчен без аларны кире кагарга тиеш?", – диде Марсель Ибраһимов.

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘСИ)
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘСИ)

Әдәбият галиме бу төркем язучыларга карата "ориентализм" төшенчәсен куллану фәнни яктан дөрес түгел дип саный.

"Әлеге терминның үз эчтәлеге, тарихы бар: әдәбият һәм сәнгать белемендә ул Европа, рус әдәбиятларында шәрык сәнгатенә хас булган алымнарны куллануын аңлата. Ләкин Р. Кутуй, Р. Бохараев, Р. Әбүзәров, Ш.Идиятуллин кебек язучыларның иҗатын мәдәниятара диалог билгели. Бу диалогта татар дөньясы бизәү чарасы гына булып калмый.

Бохараев русча язса да, иҗатында милли мәдәнияткә, әдәбиятка, милли телгә тартылу бар. Шуны дәлилләгән бер фактны гына китерәм: Равил Бохараев татар шигъриятендә бердәнбер "Туган тел хәерчесе" исемле сонетлар бәйләме авторы. Илдар Әбүзәров иҗатында да гаҗәеп күренеш күзәтелә. Ул төрле милли мәдәниятләрне якын күрә белә. <…> Әдәбиятта миллилекне "татар пәрәмәче", яки "татар түбәтәе" белән үлчәүчеләргә моны истә тотарга кирәк", дип сөйләде Марсель Ибраһимов Азатлык хәбәрчесенә.

"Моны хупларга ярамый"

Әдәбият галиме, профессор Хатыйп Миңнегулов урыс телле язучыларны өйрәнүгә каршы чыга. Әлеге шаукымның соңгы вакытта көчәюен ул да таный.

Хатыйп Миңнегулов
Хатыйп Миңнегулов

"Соңгы вакытта бер төркемдә саф татар әдәбиятын өйрәнәсе урынга, шул урыс телле әдәбиятны өйрәнү, аның теоретик нигезен булдыру тенденциясе көчәйде. Шәхсән үзем борчылу белдерәм. ТӘСИнең 85 еллыгы уңаеннан оештырылган түгәрәк өстәлдә шул ук әйбер күтәрелде. Марсель Ибраһимов, Венера Әминовалар шул якны куәтләделәр. Берничә көн элек конференция булды, анда да аерым докладчылар шул якка каера. Мин икесендә дә каршы чыктым. Үзебезнекен өйрәнергә кирәк, мондый тенденция бар икән, аны хупларга ярамый. Моны ничек туктатырга, яңа юлларын ничек табарга?

Бу татар телле әдәбияткә үткәнгә караган шикелле, ә аның киләчәге урыс телле булырга тиеш кебек килеп чыга. Беренче чиратта, әдәбиятның миллилеге өчен тел булырга тиеш. Чыңгыз Әйтматов, Сөләймановны мисал итеп китерәләр инде. Ләкин бу – чыгарма. Бу өстенлекле булырга тиеш түгел. Төп игътибар үзебезнекенә юнәлтелергә тиеш. Әле өйрәнәсе әйберләр күп", диде Миңнегулов Азатлыкка.

"Бу илдә барган сәясәт белән бәйле"

Әлеге хәлдән Татарстан язучылар берлеге хәбәрдар булса да, оешма әлегә үз сүзен әйтмәде. Берлек рәисе Данил Салихов белән берничә тапкыр элемтәгә кердек, ләкин ул сөйләшергә мөмкинлек тапмады.

Язучы, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Ркаил Зәйдулла урыс телле язучыларны татар әдипләре дип санамый һәм аларның хезмәте татар әдәбияты кысаларында өйрәнелергә тиеш түгел ди.

Ркаил Зәйдулла
Ркаил Зәйдулла

"Бу илдә барган сәясәт белән бәйле, күрәсең. Хәзер диссертацияне дә урыс телендә язарга кирәк. Урыс телле кешеләргә мөмкинлекләр зуррак. Алар татар телендә укымыйлар. Чыгышлары белән татар булган авторларны укыйлар. Аларны татар әдәбияты кысаларында өйрәнергә кирәк түгел. Әдәбият бәйләнеше җәһәтеннән өйрәнергә була. Шушы юлга басабыз икән, татар әдәбиятының башка телләрдә, шул урыс телендә язылуын таныйбыз дигән сүз. Бу туп-туры ассимиляциягә юл ача дигән сүз.

Татар әдәбияты икән, ул татар телле булырга тиеш

Татар әдәбияты икән, ул татар телле булырга тиеш. Чыгышы белән яһүд булырга мөмкин, ләкин алман телендә яза икән, алман язучысы булып санала ул. Ул Польша яһүде, ләкин бөек француз шагыйре санала. Чыңгыз Айтматов кемнең язучысы дигән сорау туа. Урыс телендә язган. Ул кыргыз, казакъ темаларын язган. Бәлкем ул дөнья язучысы булуга дәгъва кылгандыр. Кыргызларның шактый өлеше аны өнәп бетерми, урыслар үзенеке дип санамый. Бу – язучы өчен фаҗига.

Үз-үзенә карар чыгарган кеше – Фазыл Искәндәр. Чыгышы белән әнисе абхаз, әтисе Ираннан. Үзе урыс телендә язган. Мин – абхаз чыгышлы урыс язучысы дип әйткән. Татар телендә язмаса, татар язучысы була алмый. Рөстәм Кутуй, Равил Бохараев та күп тәрҗемәләр итте, иҗатларында да татар темалары бар. Мин татарныкы дип, татар әсәрләрен бүтән телләргә тәрҗемә итә икән, без аларны читкә җибәрергә тиеш түгел. Ләкин кагыйдә бер. Нинди телдә язасың, шул халыкның язучысы буласың", диде Ркаил Зәйдулла Азатлыкка.

фикерләр (37)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG