Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТӘһСИгә 80 ел. "Разин темасын күтәрмәскә кушылды"


Чарада катнашучылар

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оешуга 80 ел тулуга багышланган чарада ана теле хакына гомерен биргән удмурт галиме Альберт Разин да искә алынды.

11 сентябрь Казан кирмәнендәге "Манеж" күргәзмәләр залында Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘһСИ) оешуга 80 ел тулу уңаеннан "Хәзерге чорда милли әдәбиятлар: фәнни концепцияләр һәм гипотезалар" дигән түгәрәк өстәл үтте.

Удмуртия, Мари Иле, Татарстан, Казакъстан, Азәрбайҗан, Кыргызстан кебек төбәкләр һәм илләрдән тел һәм әдәбият галимнәре катнашкан чарада милли әдәбиятлар өлкәсендә бүген күзәтелгән мәсьәләләр тикшерелде. Бигрәк тә милли әдәбият тарихын язу проблемнары барланды, урысча яза башлаган милли язучыларның хаталары күрсәтелде.

ТӘһСИ чарасында үзен яндырган удмурт галиме Альберт Разин искә алынды
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:21 0:00

Галим Ямил Сафиуллин үз чыгышын, "милли тел һәм әдәбиятларның каршылык күрсәтү ресурслары бар. Без теорик яктан бу ресурслар нидән гыйбәрәт булуын, үз телебез һәм әдәбиятыбызга ничек итеп ярдәм итә алуыбызны аңларга тиешбез", дип башлап җибәрде.

Татар теле һәм әдәбияты хәзерге вакытта драматик вазгыятьтә

"Мин үзебезнең татар теле һәм әдәбиятын мисал итеп китерәсем килә. Татар теле һәм әдәбияты хәзерге вакытта драматик вазгыятьтә. Татар милләте тел принцибы ягыннан бүленгән. Татарларның якынча өчтән бер өлеше туган телләрен белми. Укымый, язмый һәм сөйләшми. Әмма төрле сәбәпләр белән үзләрен татар дип атауларын дәвам итә. Әйтик, килеп чыгышлары, этнос, дин, тормыш итүләре ягыннан. Бу аларда субкультура.

Татарларда музыкаль, әдәби һәм башка кызыксынулар бар. Мин моннан чыгып, безгә татарларның милли әдәбияты дигән термин булдырырга тәкъдим итәм. Моның нигезендә татар әдәбияты урын алырга тиеш дип уйлыйм", дип белдерде Сафиуллин.

Ямил Сафиуллин
Ямил Сафиуллин

Ямил Сафиуллин Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" әсәренә дә тукталып үтте, бу әсәр татарларның милли әдәбияты составында урын ала, диде.

Көчле милләт кенә үзен тәнкыйтьләргә рөхсәт итә ала

"Әлеге әсәргә карата җәмгыятьтә төрле караш бар. Бу бер караганда дөрес тә. Яхшы һәм талантлы әсәргә карата һәрвакыт катлаулы мөнәсәбәт булачак. Кемдер аны хуплаячак, кемдер аны кире кагачак. Бу табигый хәл. Сәнгатьтә талант тиз генә кабул ителми. Чыңгыз Айтматовны да атаклы "Җәмилә" повесте өчен тәнкыйтьләгәннәр", диде ул.

Галим фикеренчә, бары көчле әдәбият кына үзен тәнкыйтьләргә ирек куя ала һәм көчле милләт кенә үзен тәнкыйтьләргә рөхсәт итә ала.

Ямил Сафиуллин сүзен йомгаклап, галимнәр, үз халыкларының реаль әдәбият тормышында актив катнашырга тиеш, диде.

"Бер караганда әдәбият белән нәрсә булачагын без хәл итә алмыйбыз. Без ни булырга мөмкин дип бәхәсләшә генә алабыз. Әдәбият белән нәрсә булачагын язучылар, шагыйрьләр, драматурглар кебек талантлар хәл итә", диде ул.

Алексей Арзамазов
Алексей Арзамазов

Удмуртиядән килгән Алексей Арзамазов бүген кечкенә телләр юкка чыгу алдында тора һәм язучыларның милли телне ташлап урыс телендә язуга күчүе безнең өчен бик авыр кабул ителә, дигән фикер җиткерде.

"Мондый хәлләр еш күзәтелә. Мин моны бурятларда, калмыкларда күрдем. Удмуртларда да бар андыйлар. Әмма милли телләрен ташлап урысча яза башлаган язучылар үзләре урыс язучысы булырга теләмиләр. Алар үзләрен урыс әдәбияты кырында итеп тоймыйлар. Аларның барыбер төгәл әдәби үзаңы кала.

Бер удмурт галиме "миндә урысча булмаган урыс теле" дигән төшенчә уйлап тапты

Безнең күп еллар удмурт телендә язган бер язучыбыз кинәт кенә урысча яза башлады. Беләсезме, монда сәнгати уңышсызлык булын әйтергә кирәк. Чөнки ул язган әсәрләрнең тышлыгы башка бер телнең эчке синтаксисына күчә алмавын дәлилләп тора иде. Аның әсәрләрендә грамматик ялгышлар белән бергә стилистик ялгышлар да ярылып ята иде.

Беләсезме, язучының моңа карата билгеле бер әдәбият логикасы һәм хәйләкәрлеге булды. Без аңа бу турыда әйткәч, ул миндә "урысча булмаган урыс теле" дигән төшенчә уйлап тапты. Бу үз-үзен аклау рәвеше булды", дип белдерде Удмуртия кунагы.

Хатыйп Миңнегулов
Хатыйп Миңнегулов

Галим Хатыйп Миңнегулов фикеренчә, бүген татар теле һәм әдәбияты драматик вазгыятьтә генә түгел, трагедия хәлдә тора. Моның төп сәбәбе - Татарстанда милли мәктәпләрнең булмавында.

"Бездә бөек драматург Туфан Миңнуллин бар иде. Ул, кем татарча язмый икән, мин аны татар язучысы итеп санамыйм, дип әйтә торган иде. Моның искәрмәләре бар, әмма ул нигездә хаклы. Без урысча да язырга кирәк, фәлән-төгән дип үзебезне акларга тырышабыз. Иптәшләр, моңа реаль карарга кирәк. Милләт буларак халыкның язмышы телдән тора. Язучының тавышы ишетелергә тиеш.

Тарихта төрле хәлләр булырга мөмкин. Татарларда "дөнья куласа, бер әйләнә бер баса", дигән әйтем бар. Бүген бер тел өстенлек итсә, иртәгә башка тел өстенлек итергә мөмкин, диде ул.

Хатыйп Миңнегулов соңыннан Азатлык сорауларын җаваплап, тел аша кешегә халыкның этник асылы, менталитеты тапшырыла. Әдәбиятны без алтын әдәбият итеп язсак та, безнең милли мәгарифебез юк икән, милли телдә укучыларыбыз юк икән, бу әдәбиятны укучы булмаячак. Аны тәрҗемә итеп кенә, бу татарныкы дип йөреп кенә мактанудан хәер юк, диде.

Бүген бездә төп проблем — милли мәктәп булмау

"Бүген бездә төп проблем — милли мәктәп булмау. Бездә предмет буларак татар телен өйрәнеп проблемны хәл итмәкче булалар. Алай гына мәсъәлә хәл ителми. Математика, тарих һәм башка төп фәннәрне үз телебездә укымыйбыз икән, бу милли мәктәп була алмый.

Җитәкчеләребез аңлый, әмма аңламаска тырыша. Алар сәясәткә, Мәскәүгә ярарга тырыша. Менә хикмәт нәрсәдә. Конституциядә телләр тигезлеге, үз телеңдә белем алу турында әйтелгән. Төп канунның гаранты булган хуҗабыз шушыны үзе бозып, прокурорларны мәктәпләргә җибәрә.

Халкыбыз ничектер сүлпән безнең. Бу хәлгә икенчел, өченчел итеп карый. Заманында "Гафиллектән тор, гафләт йокысыннан тор, уян татар!", дип Сәгыйть Рәмиев кычкырган. Безнең галимнәребез, язучыларыбыз, милләт әһелләре шушыны ничектер тиешенчә ишеттерә алмыйбыз. Бу өлкәдә ничектер кискен гамәлләр кирәк.

Мин аны гаепләмәс идем, бу үзенә күрә фидакарьлек

Мин үз-үзен яндырган удмурт галимен күздә тотмыйм. Мин берничек тә үз-үзеңә кул салуны акламыйм. Әмма икенче яктан мин аны аңлыйм да. Ул бит үз халкының язмышын күргән. Аның теленең, аның миллилегенең бетеп баруын күргән. Ул чарасызлыктан шушы адымга барган. Мин аны һич кенә дә гаепләмәс идем, бу үзенә күрә фидакарьлек", дип белдерде Хатыйп Миңнегулов Азатлык хәбәрчесенә.

Хатыйп Миңнегулов чара барышында удмурт галименә кичә үзен яндырганАльберт Разин турында берничә мәртәбә сорау бирергә тырышса да, Арзамазов бу сорауга тукталып тормады, чара беткәч Хатыйп агага җавап бирәчәген әйтеп китте.

Альберт Разинны искә алу
Альберт Разинны искә алу

Түгәрәк өстәл тәмамланыр алдыннан галимә Миләүшә Хәбетдинова сүз алды. Ул шунда ук Удмуртиядә удмурт телен яклап үзенә ут төрткән һәм вафат булган Альберт Разинны бер минутлык тынлык белән искә алырга тәкъдим итте.

Разин гомерен үз халкы, мәдәнияте өчен бирде

"Альберт Разин чын галим иде. Матбугат язганнарга ышанмагыз. Ул җүләр түгел иде. Мин аның хакимияткә язган өч ачык хатын укып чыктым. Ул удмурт халкының улы иде. Ул гомерен үз халкы, үз мәдәнияте өчен бирде. Әйдәгез, аны бер минут тын торып искә алыйк. Ул, туган телең үлгән вакытта яшәүнең мәгънәсе булмавын бар дөньяга күрсәтте. Менә шундый трагик тормышта яшибез без", дип белдерде Хәбетдинова.

Арзамазов ахырдан Азатлыкның ни өчен Разин темасын үз чыгышыгызда телгә алмадыгыз дигән соравына, мин монда кунак хокукында бу хакта әйтергә теләгән идем, әмма миңа бу турыда әйтергә сүз бирмәделәр. Бу теманы күтәрмәскә куштылар, дип җавап бирде.

Альберт Разин

Альберт Разин 1940 елда туган. Удмуртиянең атказанган фән эшлеклесе, философия фәннәре кандидаты, социолог, доцент. Удмурт хәрәкәте активисты, балалар удмурт телен өйрәнсен һәм аны онытмасыннар өчен көрәште.

фикерләр (12)

XS
SM
MD
LG