Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар укучысын затлы китапка ияләштерәсе иде"


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Татар әдәбияты музеенда, 1 июль 2019
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Татар әдәбияты музеенда, 1 июль 2019

Нәкъ бер ай элек Казанда Шәриф Камал мемориал фатирында урнашкан Татар әдәбияты музее эшли башлады. 1 июль анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов булып китте.

Нәкъ бер ай элек Казанда Шәриф Камал мемориал фатирында урнашкан Татар әдәбияты музее эшли башлады. 1 июль анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов булып китте.

Татар әдәбияты музее татар китабына, язучыларга ни дәрәҗәдә ярдәм итә алачак? Музейга яшьләрне ничек җәлеп итәргә? Шул хакта музей җитәкчесе Луиза Янсуар (Шарова) белән сөйләштек.

— Луиза, әлеге тәкъдим көтелмәгәнчә булдымы?

— Мин музей оештырган чараларда ара-тирә катнаша идем. Бу юлы да, Музей мөдире Гөлчәчәк Нәҗипова шалтыраткач, шундый очрашуларның берсенә чакырадыр дип уйладым. Ләкин ул миңа тиздән ачылырга тиешле Татар китабы йортын җитәкләргә кеше эзлибез дигән көтелмәгән тәкъдим ясады. Карарга килгәч, хәтердә әллә кайчангы бер хыял яңарды. Әле "Калеб" тә оешмаган бер чорда, Рүзәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гыйбадуллина, Эльвира Һадиева, Рушан Хәяли, Резеда Гобәева, Илгиз Зәйниевлар белән "Яңа дулкын" кебек чараларны оештырып йөргәндә, эх, Казанның берәр тарихи бинасында безгә урын табылсын иде, дип хыяллана идек. Аның типографиясе, китап кибете, мәсәлән, Булгаков йортындагы сыман кафесы да булсын иде дип тели идек. Галәмгә җибәргән теләкнең чынга ашуы кебегрәк тоелды миңа, Татар китабы йортының яңартылган бинасына аяк баскач. Без аны таймерга гына куймаган булганбыз шикелле.

Луиза Янсуар
Луиза Янсуар

Әлбәттә, иҗат кешесен бу эшчәнлек ниндидер кысаларга кертә. Ләкин мин, бу тормышта бер генә нәрсә дә очраклы түгел, дип саныйм. Галәм безгә нәрсә кирәклеген яхшырак белә дип, тикмәгә генә әйтмиләр бит. "Татарстан" журналында эшли башлагач та, ул бит сине кысаларга кертәчәк, ирегеңне чикләячәк, дип кисәтүчеләр шактый булды. Чыннан да, башта андагы рәсмилеккә, стильгә күнегергә туры килде. Ләкин анда эшләү дәверендә алдагы тормышымда ярдәм итәрдәй саллы багаж тупланды, күп нәрсәгә өйрәнелде. Иҗат кешесенә артык ирекле булырга да ярамый. Иҗат кешесе очып кына (ул сүзне яратмасам да, бу очракта әйтәм инде) йөрергә тиеш дип уйламыйм. Миңа һәрвакыт кыса-чикләүләр кирәк булды. Имтиханга санаулы көннәр кала, әйтик, ә мин котырып шигырь яза башлыйм. Киртәләрнең булуы иҗатка моңарчы комачауламады, алга таба да шулай булсын иде.

Гөлчәчәк ханымның эш алымы, юнәлеше ошый. Ул музейлардан кайнап торган ягъни, русча әйтсәк, "нескучный музей" ясарга тели. "Сезнең хәрәкәттә булуыгызны, төрледән-төрле кызыклы чаралар оештыруыгызны беләбез, монда да шундый ук җанлы мохит булуын телим", дигәч, безнең бер дулкында булуыбызны аңладым. Без бит "Калеб"тә бөтен эшне бергәләшеп, күмәкләп башкарып, бик күп өлкәләрнең ничек эшләү серенә төшенсәк тә, администраторлык эше, юридик, икътисади яклар минем өчен шактый ят. Аларына өйрәнәсе була, дип кисәтеп куйдым. Китап кибете, типографиясе дә булгач, сату-алу белән эш иткәч, ансыз булмый.

— Китап дигәннән, язучылар еш кына китап сәүдәсе оештырылмауга зарлана. Мәдинә Маликова, Зифа Кадыйрова кебек берничә язучы бу йөкне дә үзләре тартып бара. Татар әдәбияты музее бу мәсьәләдә ничек ярдәм итә ала? Сатуга китапларны нинди принциптан чыгып, сайлап алачаксыз?

— Дөрес, китапның нинди генә төрләре чыкмый хәзер. Әйтик, кемдер олыгайгач, шигырь яза башлый һәм аны китап итеп бастырып чыгарырга тели. Ул бик хуп әйбер. Ләкин әлеге иҗат нинди дәрәҗәдә? Гомере буена текст белән эш итмәгән, филология мәктәбен үтмәгән кешедә еш кына текст көпшәклеге очрый. Мисал өчен, Язучылар берлегенә кабул иткәндә шул проблема белән еш очрашабыз. Каләм тибрәтүчегә бу хакта кистереп әйтү дә кыен, чөнки аңа аны аңлатып булмый. Ул язу эшен теләктән һәм илһамнан гына тора, дип уйлый. Әлбәттә, илһамнан, таланттан тора, әмма язучылык эше, беренче чиратта, башка барлык һөнәрләр кебек үк, эш ул, хезмәт. Кайвакытта хәтта каторга хезмәте кебек: син һәр нокта, өтерең тиешле урында торганчы, тынычлап йоклый алмыйсың.

Татар әдәбияты музее
Татар әдәбияты музее

Шуңа күрә без эстетик яктан да, эчтәлеге ягыннан да затлы булган китапларны алачакбыз сатуга куярга. Бу мәсьәләдә алдан ук килешеп куйдык. Әлбәттә, үпкәләүчеләр күп булыр, әмма татар укучысын затлы китапка ияләштерәсе килә. Үзебезне хөрмәт итәргә һәм хөрмәт иттерергә.

Китап зонасы өчен "Юлбасма" нәшриятеннән Гүзәл Хәсәнова җаваплы. Аның эш тәҗрибәсе бу җәһәттән ярдәм итәчәк. Милли музейның да басма продукт сатуны оештырган хезмәткәрләре ярдәм итәргә әзер тора.

— Типография нинди юнәлештә эшләячәк?

— Әлегә без тест режимында эшлибез, типография куәтен дә төрле яклап сыныйбыз. Аның эшчәнлеге иң әүвәл балаларга, үсмерләргә юнәлтеләчәк. Шул ук вакытта сездә үзебезнең китапны бастырырга мөмкинме дип килүче өлкәннәр дә бар. Менә бу очракта без инде уйлыйбыз: текстына карап, бәлки, редактура кебек хезмәтне дә кертергә кирәк булыр. Чөнки мөрәҗәгать белән килүчеләр төрле кулъязмалар китерәләр.

Без җәй көне, шартлы рәвештә әйтсәк "үле" сезонда ачылдык. Шуңа күрә типография күбесенчә килгән кунаклар өчен эшли әлегә. Әйтик, балаларның китапның ничек әзерләнүен үз күзләре белән күрү, бу эштә турыдан-туры катнашу мөмкинлеге бар. Ул рәсемен ясый, китап версткасын күрә, тегү, беркетү эшләрендә катнаша. Бу зонада типография эшчәнлеге белеме булган Гүзәл Шәйхетдинова эшли. Ул балаларны куркынычсызлык кагыйдәләренә туры килгән барлык эшләрдә дә катнаштырачак.

Татар әдәбияты музее
Татар әдәбияты музее

Йолдыз белән безнең өчен балаларның беренче китабын әзерләү эше яңалык түгел. Әле "Ялкын"да эшләгән вакытта ук журнал уртасында балаларның рәсемнәре белән "Минем беренче китабым" дигән сәхифә чыга иде. Ул балага куш битне аерып, үз куллары белән китап ясау мөмкинлеген бирде. Менә шушы идея биредә тагын да колачланды, заманча техникага яраклаштырылды.

— Әлеге проектны яшь каләмчеләргә ярдәм итү дәрәҗәсенә җиткереп буламы?

— Әлбәттә! Шуның өчен махсус програм булдырдык. Ул берничә гамәли һәм теоретик дәрестән торачак. Бу проект "Минем беренче китабым" дип атала һәм аңа өметле яшь авторларны җәлеп итәсебез килә. Аларга беренче китапларын әзерләргә ярдәм итәсе иде. Вузларда каләм тибрәтүче яшьләр шактый. Аларның каләмнәрен үткенлисе дә, үткенлисе әле. Әйтик, миңа, 16 яшьлек кызга беренче китабымны чыгарырга кайчандыр шагыйрь Рәдиф Гаташ ярдәм итте. Ул минем дәфтәремә кулдан язган шигырьләрне сайлап алып, аларны тиешлечә бүлеп, "Казан утлары" корректорларына биреп җыйдырып, нәшриятка тапшырды. Мин 16 яшемдә китапны ничек төзергә икәнен, әлбәттә, белми идем.

Без яшьләрне текстны сайларга, төзәтергә, тупларга өйрәтергә телибез. Бу җәһәттән әлеге эшкә төрле юнәлештә эшләүче язучыларны җәлеп итәсем килә. Бөтенләй төрле иҗади өслүб, темалар, язу рәвеше ягыннан бер-берсенә якын тормаган иҗатчыларны чакырасы килә. Проза өлкәсендә, мәсәлән, Марат Кәбировтан алып Фәүзия апа Бәйрәмовага кадәр.

Татар әдәбияты музее
Татар әдәбияты музее

Теория өлешен үткәч, әдәбиятчылар дизайнерлар курсын үтүчеләр белән очрашыр һәм үзенә туры килгән дизайнерны сайлар иде. Нәшрият этабын да узгач, яшь авторнын китабын тәкдим итү чарасын оештырасы кала. Чөнки без татар язучысын заманча итеп күрсәтә, тәкъдим итә белергә дә өйрәнергә тиешбез. Язучы үзен презентацияләү эше белән үзе шөгыльләнергә тиеш түгел. Шуңа күрә музей бу җәһәттән беркадәр әдәби агентлык вазифаларын да башкарачак. Бу эштә әдәби журналлар ярдәме дә кирәк була. Чөнки сәләтле балаларны беренче чиратта алар ачыклый.

Татар китабы йортының беренче каты үтәли, ачык мәйдан булып хезмәт итәчәк. Без сәгать 11 дән кичке 8 гә кадәр ачык булырга телибез һәм монда теләсә кем килеп эшләп утыра алачак. Икенче катта бай гына китапханә бар. Коворкинг зонага теләге булган кеше касса аша уза, теркәлә. Әлегә бу хезмәт түләүле түгел. Монда үтәчәк чаралар исә түләүле һәм язылу буенча булачак. Планлаштырылган чараларның берсе, мәсәлән, "Время кино" дирекциясе белән берлектә оештырыла. Кино белгече Адилә Хәйбуллина язучыларга, татарның күренекле шәхесләренә кагылышлы документаль кинолар буенча программа әзерләргә ризалык бирде. Яшерен-батырын түгел, яшьләр күп кенә шәхесләрне белми. Без фрагментар белемле буынга әверелеп барабыз. Менә шул ак тапларны тутырасы иде.

— Музейга яшьләр бик атлыгып тормый бит әле. Алар бу оешмаларны үле тынлыкка чумган, үткәннәр турында хәтер саклаган бер бина дип кабул итә.

— Музей өлеше безнең икенче катта урнашкан. Аңа илтәсе баскыч төбеннән үк тулы бер чор башлана. Шунысын да искәртик, биредә эспозицияләр бик заманча эшләнгән. Зур булмаган музейда берничә проектор бар, электрон станцияләр эшли. Анда Шәриф Камалга, аның чордашларына кагылышлы бай мәгълүмат кертелгән. Яшьләргә якынаю җәһәтеннән бер мисал: ачылышка режиссер Резеда Гарипова театраль күренеш, чорга экскурсия-сәфәр әзерләде. Әлеге кичәгә без Тинчурин, Кариев театры актерларын, Казан театр училищесы студентларын җәлеп иттек. Төп вакыйгалар музейның йөрәгендә – Шәриф Камал бүлмәсендә барды. Бу җәһәттән милли музей җитәкчелегенә рәхмәтемне әйтәсем килә. Алар шул чорга караган кадерле ядкәрләргә сак кына кагылырга рөхсәт итте. Актерлар шул чорга караган диванга утырып уйнады, Шәриф Камал өстәле янына узды. Шәриф Камалның, кызы Зәйнәп Байгилдиевага алган рояльдә уйнадылар. Бу шулкадәр көчле тәэсир итте ки, кайбер мизгелләрдә актерларның күзләре яшьләнде. Бигрәк тә Заһидә Тинчуринага бәйле истәлекләр вакытында. Анда Тинчурин кулга алынгач, драматургны Шәриф Камалның яклап чыгуы, Заһидә ханыма бөтен дөнья арты белән борылган бер заманда Шәриф Камалның кул биреп исәнләшеп китүе, ярдәм итәргә тырышуы турында сөйләнә.

Татар әдәбияты музее
Татар әдәбияты музее

Тамашачыга да шушы мизгелләр бик тәэсир итте. Беренчедән, алар күз алдында экспонатлар җанланды һәм вакыйгалар күз алдыннан бер-бер артлы үтә башлады. Әгәр киләчәктә шушы эшне дәвам итә алсак, яшьләрнең музей турындагы элеккеге күзаллаулары чәлпәрәмә киләчәк үзгәрәчәк дип уйлыйм мин.

— Әдәбият музее төрле илләргә сибелеп яшәгән милләтләшләрне туплый алыр идеме?

— Безнең андый планнарыбыз да бар. Әйтик музейда АКШта яшәүче филолог, шагыйрь, гаилә хроникалары белгече Рөстәм Галиев белән очрашу булды. Без гаилә архивларында сакланып калган текстлар аша генеология, нәсел тарихын өйрәнү турында сөйләштек. Мондый очрашулар тагын да булачак әле. Санаулы көннәр генә эшләдек, безнең белән кызыксынучылар, шөкер, артканнан-арта. Язучы Ринат Мөхәммәдиев идеяләре белән бүлешкән иде. Мәскәүдә яшәүче, бик күп татар әсәрләрен урысчага тәрҗемә итүче Алена Кәримова хәзмәттәшлеккә әзер. Төрки дөнья белән бәйләнешне ныгытырга телим. Шәриф Камал язмышын гына алсак та, аның төрки дөнья белән бәйләнеше шунда ук искә төшә: контрабандистларга утырып Төркиягә чыгып китү, Каһирәгә юл алу, Петербурга кайту... Нинди генә юллар үтми ул.

Музей эшчәнлеге, барыннан да бигрәк, фәнни эшчәнлек. Фәнни яктан да язучыларның Төркиядәге, Урта Азиядәге эзләрен барлау кызык булыр иде. Ныклап аякка басыйк әле, бу эшләр барысы да көйләнер дип уйлыйм.

— Язучылар берлеге оештырган конференцияләрнең берсендә төрки халыкларның күбесендә туган телнең сөйләм дәрәҗәсендә генә калганлыгы әйтелде. Татар теленә дә шундый куркыныч янамый түгел. Туган телне саклау ниятеннән, музейда татар теле кулланылыр бит?

— Бая телгә алган Америка кунагы Рөстәм Галиев, мәсәлән, урыс телендә сөйләшә һәм аны татарча берничек тә сөйләштереп булмый, чөнки, ул аны балачактан үзләштермәгән. Шул ук вакытта кире бору да дөрес булмас иде.

Әмма тел мәсьәләсендә мин кискен карашта: без татарча сөйләшергә һәм моның белән горурланырга тиеш. Бүген татар телен саклау, яклау – үзебездән тора. Читтән күпме генә карар төшерсәләр дә, әби-бабамнардан килгән, каныма сеңгән телне миннән беркем дә, берничек тә тартып ала алмый. Бәлки, Дәрдемәнд: "Сөт калыр, ватан китәр" дигәндә, шушыны күздә тоткандыр.

Менә, мәсәлән, минем бер туганымның улы урыс мохитендә үсә. Әти-әнисе мәҗбүриләп диярлек (бу мәсьәләдә мәҗбүрилек кирәк тә) татарчага өйрәтә, авылга кайтарып куя, җыеп әйткәндә, кулдан килгәннең барысын да эшли. Музейда исә, вазгыятьне бирегә аяк атлап кергән рус телле кеше дә, карале нинди шәп урын, нинди матур телдә сөйләшәләр, дип кызыгып китәрлек итеп оештырырга кирәк. Юкса татарлар арасында да, бигрәк тә алар шәһәр даирәсендә тәрбияләнсә, татарлык ул – колхозлык дигән мөнәсәбәт яши. Татар әдәбияты, музыкасы, тарихы белән кызыксынмаган кешеләрнең дә уйларын үзгәртерлек итеп эшләргә тырышачакбыз. Татар теленә әлбәттә, өстенлек! Башка милләт кешеләре дә татарча сөйләшү – шәп икән дип кызыгырлык булсын. Шуңа күрә логотип, кулланма материаллар да нигездә татар телендә әзерләнәчәк.

XS
SM
MD
LG