Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Татар китабы йорты ачылды


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Әлеге вакыйганы мөһим дип атасалар да, тантанада рәсми затлар күренмәде.

Казанда бүген Татар әдәбияты тарихы музее ачылды, эчендә Татар китабы йорты да бар. Ул Шариф Камал мемориаль фатиры бинасында урнашкан. Язучы исемен йөрткән музейны моннан өч ел элек яңарта башладылар диде Азатлыкка Татарстан Милли музее җитәкчесе Гөлчәчәк Нәҗипова.

Гөлчәчәк Нәҗипова
Гөлчәчәк Нәҗипова

— 2016 елда төзекләндерү эшләре башланды, ремонт, реставрация алып барырга безгә "Татнефть" булышты. Җитәчеләр акча бирде. Иң мөһиме - татар китабының тарихын эзләүне башлау. Монда шундый үзәк була, без татар китабы турында сөйләшәбез. Бөтен дөньядан татар китабын җыябыз, интернет аша да, бу китап кибетендә дә, бөтенесен кешегә тапшырырга тырышабыз. Экспозиция турында аерым әйтергә кирәк. Бу беренче экспозиция, ул безнең татар китабына багышланган, аның байлыгына. Әдәби китаплар гына түгел, фәнни сүзлекләр дә, балалар өчен китаплар. Иң мөһиме - Коръән китабы, аны Казан басмасыннан башлыйбыз, чөнки аны Казанда беренче тапкыр бастырып чыгарганнар. Бу фәнни-әдәби үзәк булырга тиеш.

Биредә төрле түгәрәк өстәлләр, уеннар оештыру каралган. Эчендә китап кибете дә бар. Моңа кадәр Татар китап нәшриятының сәүдә ноктасы Бауман урамындагы подвалда урнашкан иде. Чарада катнашкан бердәнбер рәсми зат, Татарстан дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев бүгенге көнне тарихи дип атады.

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев

— Бу бик зур вакыйга, без әле аны аңлап та бетермибез, бәясен, мөһимлеген, кирәклеген тиешле дәрәҗәдә аңлап бетермибез. Соңгы елларда китапларыбыз чыгып тора, әммә иң авыр нәрсә — халыкка китапны җиткерү мөмкинлеге кими бара.

Вәлиев татар әдәбияты тарихы музее ачылышына бихисап кеше килер дип көтсә дә, беренче затлар да күренмәде.

— Күңелемә бераз ошап бетмәгән ягы, ул да булса бу кичәдә булырга тиеш иде безнең җитәкчеләр, бу бит искиткеч зур вакыйга. Татар китабы өчен генә түгел бу барлык халык өчен, бар милләт өчен, мәдәният өчен. Татар милләте әлегә мондый вакыйганы күргәне юк иде. Язучыларыбыз исә монда чакырылмыйча килергә тиеш иде, нәшрият вәкилләре монда чакырылмыйча да килергә тиеш иделәр. Үзләре сорап, кайчан ачылыр дип кызыксынып, диде Татарстанның халык шагыйре.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Бу сүзләрне ишетүгә Татар әдәбияты тарихы музее мөдире Луиза Янсуар республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова хәзер Финляндиядә һәм ул "бу мәйданны яшьләр өчен һәм килә торган кешеләр, кунаклар өчен ачып җибәрегез, чараларыгызны үткәрә башлагыз, аннан соң без матур итеп, яңадан рәсми рәвештә җыелырбыз", дип әйтүе хакында җиткерде.

XS
SM
MD
LG