Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар китабы йорты" һәм Шәриф Камал музее экспонатлар җыя башлады 


Шәриф Камал музее
Шәриф Камал музее

"Татар китабы йорты" һәм Шәриф Камал мемориаль музей-фатиры төзелү уңаеннан Татарстан милли музеенда "Бүләк бирү көннәре" үткәрелә. Бу көнне халык үзләрендә булган истәлекле әйберләрне музейга бүләк итеп китерә ала.

"Татар китабы йорты"на, мәсәлән, татарча китаплар китерергә була. Әдәби китаплар да, техник басмалар яки дәреслекләр, уку-укыту ярдәмлекләре, аларның башка телләргә тәрҗемәләре дә ярый. Шулай ук төрле язучылар, шагыйрьләр, китап авторларының, китап нәшер итүчеләрнең шәхси әйберләре (кулъязмалары, иллюстрацияләр) дә кызыклы була ала. "Татар китабы йорты"на татар шрифты куелган язу машиналары (гарәп графикасы, яңалиф, кирилл әлифбасы) һәм полиграфик инструментлар (литерлар, пластиналар һ.б.) бүләк итәргә дә мөмкин.

Казанда беренче мәртәбә ачылачак һәм дөньяда бердәнбер булган "Татар китабы йорты" һәм Шәриф Камал мемориаль музей-фатиры берничә айдан эшли башлаячак дип хәбәр итә Татарстанның милли музее. Хәзерге вакытта музей бинасында төзекләндерү эшләре тәмамланып килә.

1920-1940нчы елларда бу бинада татар әдәбияты классигы Шәриф Камал яшәгән, аның фатирына татар язучылары, галимнәре, мәгърифәтчеләре җыелган. Фатир язучы үзе исән вакытта нинди булса, шул рәвешле итеп торгызылган, истәлекле мохит тулысынча сакланган. Калган бүлмәләрдә Татар китабына багышланган экспозиция урнашачак, анда татар китабының борынгы заманнардан алып бүгенге көненә кадәр тарихы чагылдырыла. Китап йортында шулай ук китапханә, медиаүзәк, иҗади очрашулар уздыру өчен зал, төрле нәшриятларда басылган китаплар сатыла торган зур китап кибете булачак.

"Бүләк бирү көннәре" Татарстан милли музеенда 14-16 октябрьдә уза.

Шәриф Камал музеен төзекләндерү турында күп сөйләнде. Казанда урнашкан "Нур маркет" бинасында Татарстан китап нәшрияты кибете ябылгач, нәшрият китапларын яңартылган Шәриф Камал музеенда сата башлаячак дигән имеш-мимешләр дә таралган иде.

Милли музей мөдире Гөлчәчәк Нәҗипова Азатлыкка: "Кибет булачак, әмма нәшриятныкы түгел, ә үзебезнеке. Без алардан килешү нигезендә сатарга китаплар гына алачакбыз. Бу бина киләчәктә музее да, кафесы да, китапханәсе дә булган "Татар китабы йорты" булачак", дигән иде.

XS
SM
MD
LG