Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы татар музейлары йә ябык, йә җимерек хәлдә


Татарстан милли музее гыйлми шурасының киңәйтелгән утырышы, 20 март 2018

20 март Татарстан милли музее гыйлми шурасының киңәйтелгән утырышы үтте. Утырышта Габдулла Тукай, Салих Сәйдәш, Шәриф Камал, Каюм Насыйри музейлары экспозицияләрен төзү мәсьәләсе дә каралды.

Казандагы татар музейларыннан бүген бары тик Каюм Насыйри музее гына эшләвен дәвам итә, калганнары төзекләндерүгә ябылды. Габдулла Тукай музее шагыйрьнең туган көненә ачылыр дигән өмет тә акланмады, аны һичьюгы 30 август – республика көненә өлгертмәкчеләр. Шәриф Камал музее хәзер "Шәриф Камал мемориаль фатиры һәм татар әдәбияты музее" дип аталачак. Милли музей мөдире Гөлчәчәк Нәҗипова аны ел азагына ачылачак дип ышандыра. Салих Сәйдәш музееның кайчан ачылачагы билгеле түгел. Әлеге музейларның торышы турында Гөлчәчәк ханым менә ниләр сөйләде:

Гөлчәчәк Нәҗипова чыгыш ясый
Гөлчәчәк Нәҗипова чыгыш ясый

– Беренче чиратта Габдулла Тукай, Шәриф Камал, Салих Сәйдәш музейлары һәм Милли музейның фондны саклау өлеше төзекләндерүгә мохтаҗ иде. Бүген Тукай музеенда ремонт эшләре төгәлләнде, Сәйдәштә әле проект эшләре генә бара. Тукай музеена экспозиция төзү өчен 29 миллион сум акча кирәк дип исәпләнелде. Әлегә бу сметалар экспертиза үтә. Мөгаен, сумма түбәнрәк булыр. Ләкин без ул суммага сыешырбыз дип уйлыйбыз. Тукай музее 30 августта ачылачак. Аннан соң Шәриф Камал (ел азагында), аннары Сәйдәш, аннан милли музейның саклау фондында эш бетәр дип уйлыйбыз. 2020 елда татар музейлары рәткә китерелер дип ышанабыз.

Оптимальләштерү күптән бара инде ул, булган 83 музейдан нибары 40лап музей калды

Бу көннәрдә музейлар күз өстендәге кашка әйләнде. Узган атна Татарстан президенты катнашында узган Горький музее ачылышы тантанасында музейларны оптимальләштерү турында сүз чыккан иде. Азатлык милли музей мөдиреннән әлеге оптимальләштерүнең татар музейларына ни дәрәҗәдә кагылачагын белеште:

– Музейларны оптимальләштерү җәһәтеннән аудит тикшерүен үттек. Финанс министрлыгы белгечләре шушындый иске җиһазлар һәм шушындый хәрабә хәлдәге биналарда ничек мирасны саклый аласыз дип гаҗәпкә калды. Әлбәттә, биредә фәнни эш алып баруыбыз күренми, экспозициядә аның нәтиҗәсе генә күренә. Сыйфатлы экспозиция ясау өчен галимнәр кирәк. Байлыгыбыз күп, ә өйрәнүчеләр аз һәм аларның саны артмый. Бу юнәлештә эшләргә яшьләр килми, булган белгечләр картая. Яшьләр күбрәк белем бирү юнәлешен сайлый, фәнне түгел. Бу мәсьәләне президентка да җиткердек. Ул кызыксындыру юлларын эзләргә кирәк дигән иде.

Салих Сәйдәш музее
Салих Сәйдәш музее

Оптимальләштерү күптән бара инде ул. Булган 83 музейдан нибары 40лап музей калды. Мин оптимальләштерүгә дә риза. Кайбер музейлар чыннан да эшләми бит. Бу бигрәк тә авыл, район җирлекләрендәге музейларга кагыла. Ләкин хәзер анда да җанлану бар. Тәтеш, Апас, Балтач музейлары бик актив. Шунысы бар, күбесе ачылганнан бирле ремонт күрмәгән килеш эшлиләр.

Музейларны яңарту мәсьәләсе бик кискен тора. Әйтик, Каюм Насыйри музее бинасы төзекләндерүгә мохтаҗ. Хәле мөшкел булса да, актив эшли торган музей ул. Бигрәк тә мәктәпләр белән эш алып баралар. Бу музей җәһәтеннән, безнең бер тәкъдим дә бар. Аңа терәлеп диярлек парк тора. Аны машина кую урынына әйләндереп бетергәннәр. Юкса Казанда яшел зоналар болай да бик аз. Менә шушы паркны тәртипкә китереп, аның мәйданын зурайтып Каюм Насыйри бакчасы да ясап булыр иде.

Тукай музее
Тукай музее

Габдулла Тукай әдәби музее мөдире ​Гүзәл Төхвәтова бүген Тукай музееның нинди халәттә булуы турында сөйләде:

– Бүген без төзекләндерелгән бинага кайттык. Биредә җиһазлар кайта, экспонатлар, китаплар кабул итү дәвам итә. Музейның концепциясе эшләнгән. Ул Тукайны, шагыйрь яшәгән чорны сурәтләүгә нигезләнгән. Концепцияне эшләүдә Милли музей һәм Тукай музее хезмәткәрләре катнашты, галимнәр җәлеп ителде. Эспозицияне баету максатыннан Петербур архивларында эзләнү эшләре булачак. Тукайга туберкулез диагнозы куйган доктор турында мәгълүмат җыясы, жандармерия документлары белән танышасы бар. Музейда Тукайга кагылышлы зур китапханә булачак. Алай гына түгел, без аның һәрбер залында килгән кешегә китап уку мөмкинлеген тудырырга телибез. Тукай премиясе лауреатлары турында да мәгълүматлар туплана. Әйтик, биредә әлеге бүләккә ия булган лауреатларның берсе Сибгат Хәкимнең шәхси әйберләрен күрергә мөмкин булачак.

Интерактив бүлмәдә төрле кичәләр оештыру мөмкинлеге дә булачак. Безнең зур салоныбыз 60 кеше кабул итә ала. Әдәби музей буларак аерым бер әсәрләрен ачарга тырышачакбыз. Шәхси әйберләренә аерым игътибар бирелә. Моңа кадәр кәрҗине белән бирелгән сөлге күрсәтелми иде, аны да күрсәтергә телибез. Үзе исән вакытта чыккан китапларны электрон вариантта туплау башланды.

Каюм Насыйри музее
Каюм Насыйри музее

Каюм Насыйри музее мөдире ​Раушания Шәфигуллина авария хәлендәге музейга туристлар кабул итеп, "без теләсә кайсы мизгелдә авыр хәлдә калырга мөмкинбез" дип борчыла:

– Музейга кеше күп килә. Аның тарихи җирлектә урнашуы да халыкны җәлеп итә. Биредә Каюм Насыйриның туганы Мөхәммәт Хөсәеновның йорты була. Каюм Насыйри бу йортта 15 ел яши. Әлеге музей 2002 елда ачылган иде. Аның беренче мөдире Раушания Хөснетдинова, Насыйриның якташы, галим Резеда Ганиева бик кызыклы экспозиция булдырганнар. Шулай итеп, музей ачылды, үзен танытты, актив эшли башлады. Ул хәзер иң актив туристик урыннарның берсе. Әмма кабул итү шартлары тиешле дәрәҗәдә түгел. Чөнки 1995 елда ук планлаштырылган, 2002 елда ачылган музей бүгенге көн таләпләренә, билгеле инде, җавап бирә алмый.

Халыкны да бик аз күләмдә кабул итә алабыз. 20дән артык туристны кабул итә алмыйбыз. 30-40 кеше килеп төшсә, таныштыру авыр бара, төркемне бүләргә тырышабыз. Бина изге ниятләр белән салынса да, монда 90нчы еллардагы вазгыятьне истән чыгармаска кирәк. Төзелеш материалларының бик үк сыйфатлы булмавы күренә. Бүген музей тиешле температура режимын да тота алмый, саклау өчен кирәк булган башка нормалар да үтәлми. Аерым урыннар кыегайган, кайбер өлешләр шул хәтле искергән, аварга тора. Коймаларны әйтәсе дә түгел инде. Без күп тапкыр ямадык, ремонтладык. Ләкин урыны-урыны белән ямап кына хәлне яхшыртып булмый. Диварлар кайбер урыннарда утырган, фундамент чатнаган. Кыскасы, бина ашыгыч рәвештә төзекләндерүне таләп итә. Чөнки кеше күп йөри, без авария хәлендә эшләп бик авыр хәлдә калырга мөмкинбез.

Шәриф Камал музее
Шәриф Камал музее

​Раушания Шәфигуллина "экспозия дә тулыландыруга мохтаҗ" ди:

– Галим эшчәнлегенең яңа яклары ачыла. Мәсәлән, Каюм Насыйриның “Мифтах әл Коръән” (Коръән ачкычы) дигән хезмәте табылды һәм без аны яңадан нәшер иттек. Бу юнәлеш белән күптән кызыксына идек. Дини гаиләдә үскән кешенең дин юнәлешендә фәнни эшләре шактый булырга тиеш дип уйлый идек. Шуннан аңа кагылышлы текстларны җентекләп өйрәнә башладык. Шундый текстларның берсендә, методикасы ягыннан кызыклы бер хезмәте бар дигән сүзләргә тап булдык. Шуннан бу кулъязманы эзли башладык. Ерак барырга туры килмәде. Казанның Лобачевский исемендәге китапханәсендә саклана икән.

Ләкин бу кулъязма да, башка язмалары да фәнни яктан тикшерелмәгән һәм яктыртылмаган. Нәтиҗәдә, Каюм Насыйри шәхесе турында күзаллауларыбыз бик ярлы. Мәсәлән, күпчелек кеше Насыйрины ялгыз бер галим кебегрәк күзаллый. Һич алай түгел! Аның бик күп шәкертләре була. Ул Баруди белән якыннан аралаша, гомумән фикерле яшьләрнең үзәгендә кайный. Аннан соң Каюм Насыйриның татар фәнен Русия мәгарифенә интергацияләве күренеше бик аз яктыртылган. Бу бит шундый зур батырлык була. Рус дөньясына татар тарихын, татар мәгрифәтен таныта! Христианнар арасында эшли һәм аларны мөселман дөньясы белән таныштыра, хөрмәт белән карарга өнди. Каюм Насыйри чит ил галимнәре белән дә аралашкан. Без әле ул юнәлештә эшли генә башладык. Мөгаен, бу яктан да экспозициябезне баетырлык мәгълүмат туплый алырбыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG