Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сәйдәш музеенда бер әйбер дә югалмады"


Казандагы Салих Сәйдәшев һәйкәле
Казандагы Салих Сәйдәшев һәйкәле

Мәшһүр татар композиторы Салих Сәйдәшев туганнарының үпкәләре шактый. Алар музейның эшләмәвенә дә, аның мирасы барланмавына да, Татарстанда үз бөек шәхесләрен зурламаганга канәгать түгелләр. Хөкүмәт исеменнән җавап тоткан Сәйдәшев музее мөдире исә киресен әйтә.

Композитор Салих Сәйдәшев музееның төзекләндерелүгә ябылуы бик күпләрне хафага салды. Композитор туганнарыннан Рөстәм Әхмәров бу уңайдан Азатлык радиосына Казанда Сәйдәш эзләре югала бара, дип белдерде. Салих Сәйдәшев музее мөдире Эльвира Низаметдинова бу уңайдан музейга бәйле сорауларга ачыклык кертте. Сәйдәш музее озакка ябылмады, анда төзекләндерү эшләре бара, диде ул.

– Эльвира ханым, Салих Сәйдәшев туганнары музейнең эшчәнлегеннән канәгать түгел, алар аның ачылмавына борчыла, ремонт озакка сузылды, диләр. Музейда әле ниләр эшләнә?

– Бүген музейда сүтү, нигезен ныгыту эшләре бара. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов фундаментны ныгыту, реконструкцияләү, яңа проект эшләү өчен 59 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирү турындагы карарга кул куйды. Эш башланды һәм музейны яңартуга күп кенә тәҗрибәле кешеләр җәлеп ителде. Әйтик, концепция рәссамы проектның рәссамы – Ренат Халитов. Концепция минем тарафтан эшләнде. Шулай килеп чыкты, музейны торгызуга шушы йортта яшәгән шәхесләрнең балалары җәлеп ителде. Болар – Рада Нигъмәтуллинаның кызы Марина Нигъмәтуллина һәм Кәшифә Тумашеваның оныгы Ренат Халитов.

2016 елның декабрь аенда музейдан экспонатларны чыгардык. Аеруча басым ясап әйтәм: бер генә экспонат та югалмады, ташланмады, берсенә дә зыян салынмады. Һәрберсенә акт төзелеп, фондларга саклауга тапшырылды. Болардан кайберләре яңадан музейга кайтарылачак, кайберләре урынына яңа ядкәрләр куелачак. Чөнки хәзер без гади музей түгел, мемориаль музей титулына дәгъваларга омтылабыз. Монда шул чор һәм Сәйдәшевнең мәдәни тормыштагы әһәмияте ачыкланачак. Ул – бөек, шул ук вакытта бәхетсез шәхес. Сәйдәшевкә бәхет саран елмайган кебек, музейның да үткәнендә бар да шома түгел. Җитәкчеләр генә дә күпме тапкыр алмашынган бит.

Эльвира Нәҗмединова
Эльвира Нәҗмединова

– Музей мемориаль дип аталгач, аның шул чордагы кыяфәтен, эчтәлеген торгызырга кирәк булачак. Бу җәһәттән нинди эзләнүләр алып барылды?

Музей заманның иң алдынгы технологияләрен кулланып формалашачак

– Әлеге йортта яшәгән кешеләр исән. Сынчы Рада Нигъмәтуллина безгә йортның эчке төзелешен тәфсилләп аңлатты. Алар анда әнисе һәм энесе белән биш ел яшәгәннәр. Ул хәтта кай җирдә нинди әйберләр эленеп торуына кадәр хәтерли. Аның планы ярдәмендә без музейны берничә зонага бүлдек. Монда балачак, театраль һәм торак зоналар булачак. Торак бүлмәләрнең саны алтау, без аларны виртуаль яктан бүләчәкбез. Бүгенгә әле бөтен серләрне дә ачарга ярамый. Шунысын гына әйтә алам, музей заманның иң алдынгы технологияләрен кулланып формалашачак.

– Бөтен кешене Ак бүлмә кызыксындыра. Сәйдәш туганнары ул юкка чыгачак дип уйлый.

– Ак бүлмә юкка чыкмаячак, ләкин ул чынлыкта нинди җиһазлар булган – шулар белән тулыланачак. Болар турында Рада Нигъмәтуллина да сөйләде, биредә яшәгән башка шәхесләренең истәлекләре дә өйрәнелде. Музей шул рәвешле Сәйдәш белән яшәгән кешеләр турындагы мәгълүматларга баеячак. Марсель Сәлимҗанов, композитор үз фатирын биргән Галия Кайбицкая, Рада ханым Нигъмәтуллина. Болар бит Сәйдәш шәхесен баета торган мәгълүматлар.

Төзекләндерү вакытында да “байлык”ларга тап булдык. Истәлекләрдә идәндә плитә җәелгән иде дигән сүзләр бар. Дүрт катлам идәнне сүткәч, әлеге плитәләр килеп чыкты. Бу – заманында Польшадан кайтарылган, 1896 елгы антиквар чынаяк плитәләр! Плитәләр кыйпылчыклардан торгызылып, (30 килолы 6 тартма кыйпылчык җыелды) махсус пыяла саклавычы астына куелачак.

Шунысын да әйтик, Салих Сәйдәшев – татар музыкасын дөньякүләм таныткан шәхесебез. Шунлыктан Сәйдәш музеен булдырганда без әлбәттә музыкаль музей булдырачакбыз.

Казандагы Салих Сәйдәшев музее
Казандагы Салих Сәйдәшев музее

– Сәйдәш музееның тышкы кыяфәте нинди булачак?

– Бинаның тарихи йөзе кайтарылачак. Ул заманында кирпеч бина булган, шундый кирпеч бина булачак та. Ишегалдындагы элеккечә эскәмияләр куелачак. Ишегалдында бәләкәй бакча корылып, уртага Сәйдәш сыны кую идеясе дә бар. Бу җәһәттән миңа Рада Нигъмәтуллинаның Камал театрына куелган Сәйдәш сыны ошый.

– Заманында музейны Тинчурин театрына кушу турында сүз алып барылды. Хәзер эшләр ничек тора?

Сәйдәшевнең театр баскычы астындагы бүлмәсен ачарга җыенабыз

– Бу уңайдан мәдәният министрлыгында сөйләшү булды. Очрашуда Тинчурин театры җитәкчелеге, музей җитәкчелеге катнашты. Шунда әлеге бәхәскә нокта куелды.

Музей – аерым оешма. Ул берничек тә театрга карый алмый, әмма без уртак эшләр башлап җибәрдек. Ниһаять, музейдан театрга күчә торган ишек ачылачак. Бу – театрга килгән тамашачыны музейга җәлеп итәр өчен эшләнә. Тамашачы кызыклы экскурсиядә дә булып китсә, начар булмый бит. Өстәвенә, Сәйдәшевнең театр баскычы астындагы бүлмәсен дә ачарга һәм мәгълүмат тактасы эләргә җыенабыз. Уртак проектларның берсен – Кәрим Тинчуринга багышланган күргәзмәне Милли музейда үткәрдек тә инде.

– Шулай да Салих Сәйдәшевнең яңартылган мемориаль музее кайчан ачылачак?

– Өч-дүрт елдан соң дип фаразлыйбыз. Музей өчен бу – зур вакыт түгел. Өстәвенә бинаны нинди булган – шундый итеп торгызырга җыенабыз.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG