Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сәйдәш мирасы яклауга мохтаҗ"


Салих Сәйдәш (1900-1954)
Салих Сәйдәш (1900-1954)

18 май Биектау районы Өбрә авылында Салих Сәйдәшнең яңадан төзелгән музее ачыла. Казандагы музееның кайчан ачылачагы төгәл билгеле түгел. Сәйдәшнең туганы Рөстәм Әхмәров Азатлыкка композитор мирасын пропагандалаудагы кыенлыклар, Казан музее тирәсендәге аңлашылмаучанлыклар турында сөйләде.

18 май Биектау районы Өбрә авылында Салих Сәйдәшнең яңадан төзелгән музее ачыла. Район җитәкчелеге бу тантананы Халыкара музейлар көненә туры китергән. Казандагы Сәйдәш музееның кайчан ачылачагы әлегә белдерелми. Төзекләндерү һәм экспозицияләр ясау өчен акча да бүленмәгән дигән сүзләр йөри.

Бүген композитор Салих Сәйдәш мирасын күбесенчә танылган табиб-невролог Рөстәм Әхмәров кайгырта. Ул – композиторның апасы Әминә Сәйдәшеваның оныгы. Эшләрем акрын бара ди. Әмма акрын булса да, туктаусыз эзләнә, яңа документлар таба, китаплар чыгара, Сәйдәш музыкасыннан дисклар туплый. Бу гамәлләре белән мәдәният өлкәсендәге җитәкчеләр алдында Рөстәм Әхмәров җайсыз кешегә әйләнгән. Сәйдәш мирасы яклауга мохтаҗ, ди ул һәм яклау ысуллары да тәкъдим итә.

Рөстәм Әхмәров
Рөстәм Әхмәров

– Рөстәм әфәнде, танылган композитор Салих Сәйдәшнең оныклары да күп, әмма мирасны саклау эшләрен башлыча сез кайгыртасыз. Бу нилектән шулай?

– Салих абыйның уллары Альфредның өч, Нәүфәлнең өч баласы бар. Ләкин алар бабаларының мирасына кызыксыну күрсәтми. Бары тик Әлфия генә (Сәйдәш улы Альфредның кызы – ред.) Сәйдәш иҗатын өйрәнүгә зур көч салды. Сәйдәш музее эшчәнлеге туктала язгач, аны җитәкләргә алынырга теләге дә бар иде. Бу бик әйбәт буласы иде, чөнки аңарда кызыксыну бар. Ләкин аны кире кактылар. Янәсе, Әлфия татарча начар белә. Әлфия чыннан да татар телен сөйләм теле дәрәҗәсендә генә белә. Хәер, музейның хәзерге мөдире турында да татарча яхшы белә дип әйтеп булмый. Иң аянычлысы – ул Салих Сәйдәшне яратмый, аңарда кызыксыну да юк.

– Салих Сәйдәшнең Биектау районы Өбрә авылындагы музее май бәйрәмнәренә ачыла дип хәбәр иткәннәр иде. Ул әле ачылдымы, эчтәлеге ни рәвешле үзгәрде икән?

– Гомумән, ябылу-төзекләндерү эшләренә шикләнеп карыйм. Чөнки бездә ябып кую, нияте нинди генә изге булмасын, еш кына бинаның бетүе белән тәмамлана. Андый мисаллар, кызганычка каршы шактый.

Өбрәдә музей бинасы тарихи кыйммәткә ия түгел иде. Ул Сәйдәшләр утарында урнашкан, ләкин композиторның тууына 90 ел тулуга төзелгән яңа йорт иде. Бикчәнтәй бабайның йорты, ихатасы безнең заманнарга хәтле килеп җитмәгән. Музейны гап-гади авыл йорты сыман төзеделәр, композитор Әнвәр Бакиров үз вакытында анда татар композиторлары музее оештырырга теләде. Ахыр чиктә бәләкәй мәйданга берничә теманы сыйдырып булмаганлыгы ачыкланды.

Ясалма киртәләр корылуына карамастан, канатланып, тырышып эшләвен дәвам итә

Музей күңелгә якын, җылы килеп чыкты. Миңа анда Казанга караганда да ошый иде. Сәйдәш рухы бар иде анда. Музей рухы, телисеңме- теләмисеңме, аның мөдиренә бәйле. Гөлназ Гыйниятуллина Сәйдәш иҗаты белән яна.

Радиодан музей ачылуы турында игълан ишетеп Казаннан күчеп киткән кыз бит ул. Баштарак ул биредә озакка тоткарланырмы икән дип күзәттек, ул исә авырлыкларга, эшендә ясалма киртәләр корылуына карамастан канатланып, тырышып эшләвен дәвам итә.

Биредә музей 18 майда ачыла дип хәбәр иттеләр. Мин экспозицияләрне тәртипкә китерүдә кулдан килгәнчә ярдәм итәчәкмен. Сәйдәшкә кагылышлы берничә яңа экспонат бүләк итәргә җыенам.

Биектау районы Өбрә авылында Сәйдәш музее
Биектау районы Өбрә авылында Сәйдәш музее

– Экспонат дигәннән, Казандагы музей мөдире​ Эльвира Низаметдинова бер очрашуда Сәйдәш туганнары хезмәттәшлек итәргә теләми, композитор әйберләрен халыкка чыгармыйлар, музейга берни бүләк итмиләр дип әйткән иде.

– Шәхесләргә кагылышлы урыннарда фанат булмасаң, эшләп булмый дип уйлыйм мин. Эльвира Низаметдинова үз эшен ярата дип әйтә алмыйм. Ә бит музейда вакытны бушка үткәрергә ярамый. Чөнки вакыт еш кына шәхес файдасына эшләми, киресенчә, аны бездән ерагайта гына. Музейлар нәкъ менә вакытны милләт файдасына эшләтә торган җир бит инде.

Шкаф, өстәл, картина, пианино, ике урындык. Бөек композиторның бөтен байлыгы шул. Гыйбрәтме?

Горький урамындагы музейның шаулаган вакытлары булды. Тинчурин театры диварында музейның белдерүләр тактасы тора, анда бер айга үткәреләчәк чаралар исемлеге эленә иде. Нинди генә очрашулар, чаралар оештырылмады анда! Көн саен иҗат кичәләре үтте. Заманында ул татар мәдәнияте үзәге булды. Музейга хәзер ниндидер экспонат бирүнең мәгънәсен күрмим. Чөнки анда ядкарь кадерләп сакланмый.

Танылган композитор, музыка белгече Юрий Виноградовның туганнары Сәйдәш музеена шәхси архивын тапшырганнар. Монда аны өйрәнеп, тикшереп тормаганнар, тотканнар да архивка илткәннәр. Мин исә Сәйдәшнең үз кулы белән язылган ноталарны бүләк иткән идем. Композитор вафатыннан соң аның җиһазлары теркәлгән документны да музейга тапшырдым. Анда мирас булып шкаф, өстәл, юбилеена тапшырылган картина, пианино, ике урындык теркәлгән. Бөек композиторның бөтен байлыгы шул. Гыйбрәтме? Гыйбрәт. Тик бу гыйбрәт музейдагы тартмаларның берсендә ята, халык күз уңында түгел. Ноталар да шундый ук язмышка дучар булды.

Рөстәм Әхмәров Сәйдәш музеенда үткән кичәләрнең берсендә
Рөстәм Әхмәров Сәйдәш музеенда үткән кичәләрнең берсендә

– Шәхесне аның туганнарыннан да яхшырак белүче юк. Шуңа күрә музей эшчәнлегендә аларның катнашуы табигый. Сәйдәш очрагында нигә шушы алымны кулланмыйлар дип уйлыйсыз?

– Әнием Дилбәр Саинова-Әхмәрова Казанда Сәйдәш музеен оештыруны башлап йөрде. Сәйдәш шәхесе нинди авыр ишекләрне дә ача, музей дүрт ел эчендә юктан бар булды дип сөенгән иде ул чакта. Әни гомере буе Казан университетында инглиз телен укытты, дәреслекләр төзеде.

Ялга чыккач, Сәйдәш шәхесен өйрәнүне, аның иҗатын пропагандалауны үзенең максаты итеп куйды. Без – Сәйдәшнең апасы Әминә оныклары. Әминә җәдидче, "Мәктәп" (хәзерге "Мәгариф") журналын оештыручы Шиһап Әхмәровка кияүгә чыга, Сәйдәш бу гаиләдә 11 яшеннән тәрбияләнә. Җизнәсе аңа музыкаль белем бирә, алар йортына Габдулла Тукай еш килеп йөри.

Бер кичне Сәйдәш уйный, Тукай пианинога таянып бик моңлы итеп җырлый. Шулвакыт аның ютәле куба...

Салихның музыкаль талантын югары бәяләгән шагыйрь аннан еш кына пианинода уйнавын үтенә. Бер кичне Сәйдәш уйный, Тукай пианинога таянып бик моңлы итеп җырлый. Шулвакыт аның ютәле куба һәм пианинога тасма булып кан агып төшә. Кан тамчылары Салих өстенә дә чәчри. Баланы юындырырга алып китәләр, ә Шиһап бабай тарантас җигеп Габдулланы Клячкин хастаханәсенә илтә. Берничә айдан Тукай шушы хастаханәдә вафат була. Хәлнең ару түгеллеген йортта бар да чамалый, юлга кузгалганчы алар истәлеккә фотога төшә. Бу фото гаиләбез өчен иң кадерле ядкарьләрнең берсе.

Әни эшен менә шушындый ядкарьләрне барлаудан башлады. Салих Сәйдәшнең иҗатына, тормыш юлына багышлап китаплар чыгарды. Музей – аның тормышының мәгънәсе иде. Ул чакта музейга йөрүчеләр саны теләсә кайсы мәдәният оешмасын көнләштерерлек булды. Әнинең үлеме дә музейда булды. Сөйләшеп торган җирдән кинәт егылды ул...

Сәйдәшнең тагын бер фанаты, фәнни хезмәткәр Асия Ханина да бар әле. Музейдан алар эшләгәндә кот качмады. Аннан эшләр сүрелде... Билгеле, Сәйдәш туганнары бу хәл белән килешмәде, Милли музей мөдире (Сәйдәш музее әлеге оешманың филиалы булып тора) Гөлчәчәк Нәҗиповага кат-кат мөрәҗәгать иттек. Ул яңа җитәкче кирәклеге белән килеште.

Музейда җыелыш җыйдылар, ләкин проблемны уртага салып сөйләшү урынына кәмит уйналды. Мине үзе бирегә җитәкче булып калырга тели дип гаепләделәр. Бу турыда уйлап караганым да юк! Минем үз эшем, авылда умарталыгым бар. Сәйдәш мирасын барлау – күңел эше, ниндидер матди максатлар күз уңында тотылмый. Без Әлфия Сәйдәшеваны тәкъдим иткән идек. Ул чакта Әлфия ханым музейны яңадан дөрләтеп җибәрергә риза иде. Хәзер ул да бу уйдан кире кайтты инде.

Салих Сәйдәш музееның белдерүләр тактасының бүгенге хәле
Салих Сәйдәш музееның белдерүләр тактасының бүгенге хәле

– Музейны яңадан тергезеп җибәреп булырмы икән?

– Горький урамыннан үткәндә юри кешеләрне туктатып, Сәйдәш музее кайда дип сорыйм. Белмиләр. Музей күз уңыннан югалды. Шулай да без музей эшчәнлегендә катнашырга тырыштык. Әмма тапшырылган әйберләр күргәзмәгә куелмагач, аларның әһәмиятен аңламагач, безне комачаулаучылар дип сүккәч, бирегә йөрми башладык.

Композиторның 120 еллыгына фотоларны туплап, китап чыгарырга исәп

Бергә бик матур эшләр башкарып булыр иде. Әйтик, бүген мин Салих Сәйдәшнең барлык фотоларын тупладым. "Җыен" нәшриятында композиторның 120 еллыгына әлеге фотоларны туплап, китап итеп чыгарырга исәп бар. "Җыен"да идеяне кире какмадылар. Атаклы композиторның йөздән артык фотосы табылды.

Бәлки музейда мин белмәгән фото бардыр дип анда да эзләнергә теләдем, фотолар кайда саклана дип сорадым. Алдыма аяк киеменнән бушаган тартма китереп куйдылар. Булганы шул тартмада саклана икән. Фото турында бернинди мәгълүмат язылмаган, номер сугылмаган. Ни тематик яктан, ни дата буенча тәртипкә салынмаган. Музейда шундый хәл булырга тиешме инде?

Кызыксындырырга тырышып карадым: әйдәгез, бергәләп архивларга барабыз, эзләнәбез, дидем. Сүз уңаеннан, беркайда да басылмаган дүрт фото килеп чыкты. Миңа калса, әле тагын да кызыклырак ядкарьләр табарга була, кызыксыну кирәк. Егәр барында акрын булса да эшләрбез, тик безнең дә вакыт узып бара шул инде. Ә музейны җанландырып җибәрер өчен заманча алымнарны өйрәнергә, эшне яңабаштан корырга кирәк. Башкача булмый.

Казанда Сәйдәш музееның капкасы
Казанда Сәйдәш музееның капкасы

– Төзекләндерелгәннән соң Казандагы Сәйдәш музее башка форматта ачылачак. Монда концепция үзгәрә, ак бүлмә булмый, хәзер ул музей кагыйдәләренә күбрәк туры китереләчәк. Бу хакта безгә Милли музей мөдире​ Гөлчәчәк Нәҗипова белдергән иде. Сез бу яңа концепция турында ишеттегезме?

– Музейны яңача кору, яңа концепция булдыру өчен бәйге игълан ителергә, белгечләр белән фикер алышу үткәрелергә тиеш дип уйлыйм мин. Уртага салып сөйләшкәндә, чагыштырганда нәрсәнең яхшы, нәрсәнең бик үк уңышлы булмавы күренер иде. Әгәр яңача корылыш отышлы булмаса, нишләп әле элеккеге вариантны калдырмаска? Билгеле, бу очракта андый эшләр башкарылмады.

Музей нинди булачак дип сорагач, мөдир башка шәхесләр әйберләре белән баетылачак, Марсель Сәлимҗанов портреты эленәчәк дип әйтте. Режиссерның музейга ни катнашы бар – аңламадым. Карап карыйк инде. Әле бит ачылу вакыты да билгеле түгел. Музейның эчтәлеге әйбәт иде, мин аны үзгәртүне кирәк санамыйм да.

– Музей белән Сәйдәшнең туганнары арасында хәзер элемтә бармы?

– Хәзер юк инде. Сәйдәшнең истәлекле датасын билгеләп үтәргә кирәк булганда без Сәйдәш исемендәге мәдәният сараена барабыз. Аның баш режиссеры Лима Кустабаева композиторның иҗатына гашыйк кеше. Ул туган көненә багышлап та чаралар үткәрә, вафат булган көнендә дә искә алу чарасы оештыра. КФУ каршында Сәйдәш һәйкәле янында да концерт куя.

Казан университеты бинасы каршында Сәйдәш һәйкәле
Казан университеты бинасы каршында Сәйдәш һәйкәле

– Белгечләр Сәйдәш һәйкәле уңышлы түгел диләр.

– Казанда Сәйдәш эзләрен барларга килгән туристка танышу өчен бер генә урын да юк. Музей ябык, шул һәйкәл янына килсәләр генә инде. Һәйкәл композиторга охшамаган диләр. Бу очракта кистереп әйтә алмыйм, чөнки ул исән чакта миңа нибары 2 яшь булган. Әти-әниләр исә һәйкәл Сәйдәшкә охшамаган дип сөйләшә иде. Ә менә сынчы Рада Нигъмәтуллина ясаган эскиз композиторга охшаган, аның холкын чагылдыра иде. Ләкин Рада ханымның эше арткы планда калды, ә Мәхмүт Гасыймовка бөтен җирдә яшел ут яндырдылар. Казанда ул ясаган уртакул һәйкәлләр шактый.

103нче йортка композитор турында мәгълүмат тактасы элеп була

Рада Нигъмәтуллинаның әсәренә дә урын табарга була. Теләк кенә кирәк. Әйтик, Чаллы, Әлмәт шәһәрләренә урнаштырып була. Казанда да аңа урын бар.

Салих Сәйдәш Казанның Нариман урамы (хәзерге Сара Садыйкова урамы) 101нче йортта туган. Әлеге йорт сүтелгән, янәшәсендә шул йортка бер тамчы су кебек охшаш 103нче йорт сакланган. Менә бу урын бер дигән мемориал урыны бит инде! 103нче йортка композитор турында мәгълүмат тактасы элеп була, буш урынга һәйкәл, һич югы таш урнаштырырга мөмкин. Бездә, музыкада Сәйдәш – Тукай булган, дип әйтергә яраталар, ләкин "музыка Тукаен" пропагандалау өчен берни эшләнми. Өлкән буын кешеләре композиторның эзләрен әлегә күрсәтә ала. Аларны теркәп, тамгалап кую өчен кайчак зур акчалар да кирәкми, теләк тә җитә.

Салих Сәйдәш
Салих Сәйдәш

– Казанда Сәйдәшкә бәйле тагын нинди урыннар бар?

– Сәйдәш ни өчендер хәзер дә халык күзеннән яшерелә. Әйтик, Пләтән урамына Сәйдәш исемен бирделәр. Мин моны татар халкының хурлыгы дип атыйм. Үз вакытында композитор Нәҗип Җиһанов белән Югары Совет президиумы рәисе Салих Батыев махсус шулай эшләгән иде инде. Сәйдәш урамы Татарстан урамы кебек киң һәм үзәк урамнарның берсе булырга тиеш дип уйлыйм.

Сәйдәш мирасын саклау өчен бер генә юл – музыкаль театр булдыру

Сүз уңаеннан, республика, ил атамасын урамга кушуны кабул итә алмыйм. Татарстан урамын да Сәйдәш урамына әверелдерү мәгънәле эшләрнең берсе булыр иде дип саныйм. Композиторның тууына туксан ел тулганда Горький урамына Cәйдәш исемен бирү турында хәтта имзалар җыелды, матбугатта язылды, тик ул сүздә генә калды. Бу гамәл үлеп барган Тинчурин театрын беркадәр җанландырып җибәрә алыр иде. Мин анда спектакльләргә баргалыйм. Зал бөтенләй буш диярлек. Камал театрында халыкны җәлеп итү юнәлешендә эшлиләр әле. Тинчурин театры Татарстанның мәдәни тормышыннан бөтенләй төшеп калды.

Ә Сәйдәш мирасын саклап калу өчен бер генә юл бар – музыкаль драма театрын булдыру. Музей театрның флигелендә урнашкан, анда хәтта театрга чыгып йөрү юлы да бар, нишләп әле бу театрга Сәйдәш рухын кайтармаска, эшчәнлеген Сәйдәш белән бәйләмәскә? Тинчурин театры музыкаль драма һәм комедия театры булса, Сәйдәшнең музыкаль драмалары, комедияләре тузан җыеп ятмас иде.

Сәйдәш музыкасы – халык кабул иткән, табыш китерә торган музыка ул

"Гөлнара" операсы бер тапкыр да куелмады. Шушы бер актлы әсәрне сәхнәләштерүләрен үтенеп кайда гына булмадым, Җыр һәм бию ансамбленә дә мөрәҗәгать итеп карадым – нәтиҗәсе булмады. Сәйдәш музыкасы – халык кабул иткән, табыш китерә торган музыка ул.

Шәхсән үзем музыка яздыру белән шөгыльләнә торган бер фирмага бардым һәм Сәйдәш дискларын чыгаруны тәкъдим иттем. Бөтен табыш аларга, үземә фәкать бүләк итәр өчен 100 диск сорадым. Риза булдылар. Алай гына да түгел, шул рәвешле дүрт тапкыр диск чыгардык. Бу җәһәттән "Наемщик" драмасының да ни өчен куелмавын аңламыйм. Тинчурин театры аны үзенең визит карточкасы ясый алыр иде. Камал театры "Зәңгәр шәл"не ясады бит, "Наемщик" та шулай ук популяр булыр иде. Ул ничә буынны тәрбияләгән әсәр.

– Тагын ике елдан Салих Сәйдәшнең тууына 120 ел тула. Ул вакытка кадәр аның ниндидер әсәрләре сәхнәгә кире кайтырмы?

– Моннан егерме ел элек без татар теле юкка чыга, милләт бетә дип сөйләшкән идек инде. Бүген бетүнең тизлеге тагын да артты. Милләтне саклап калу өчен хәзер күз буяу эшләре белән генә шөгыльләнергә ярамый. Мәдәниятне кайгыртырга, халыкның үзаңын уятырга кирәк.

Телне куллану даирәсе тарайганда музыканы куллану даирәсен арттыру вакыты җиткәндер

Балалар татарча укымый дип лаф орабыз икән, нишләп әле мәктәпләрдә тәнәфестә Салих Сәйдәш һәм башка олпатларның музыкасын кабызмаска? Бала аны тыңламаска да мөмкин, ә шулай да аңына сеңәчәк.

Спектакльләргә килгәндә, Сәйдәш алтмыштан артык спектакльгә музыка язган. Бәлки аларның кайберләре эчтәлеге ягыннан искергәндәдер, ләкин бит эчтәлекне яңартып, заманчалаштырып була, моңа теләк кенә кирәк. Элек бу мәсьәлә күтәрелгәндә безгә Сәйдәшне башкарырлык тавышлар юк дип әйтәләр иде. Хәзер алай әйтә алмыйлар инде. Талантлы, сәләтле тулы бер буын үсеп чыкты. Консерваториядә алар "Наемщик"ның концерт вариантын күрсәттеләр, мин шундый көчле програм килеп чыгуына шаккатып тыңладым. Бу хезмәтне студентлар эше дип кенә бәяләрлек түгел иде. Менә мондый эшләрдә даимилек кирәк. Телне куллану даирәсе тарайганда, бәлкем музыканы куллану даирәсен арттыру вакыты җиткәндер.

Салих Сәйдәш
Салих Сәйдәш

Белешмә: Салих Җамалетдин улы Сәйдәш 1900 елның 3 декабрендә Казанда туа. Музыкаль таланты яшь чагыннан ук билгеле була. Аның беренче укытучысы – халык музыканты Заһидулла Яруллин.

1918 елда яшь музыкант оркестр оештыра. 1920 елда Кызыл Армия сафларына баса, аннан кайткач Оренбур музыка мәктәбендә эшли.

1922 елда Салих Казанга кайта, Галиәсгар Камал исемендәге академия театрында дирижер һәм музыкаль җитәкче булып эшли башлый. Бу чорда "Галиябану", "Башмагым", "Ил", "Зәңгәр шәл" музыкаль әсәрләре туа, музыкаль драма жанрында актив эшли. Шул ук елларда ул "Совет Армиясе маршы"н иҗат итә.

1934-1938 елларда Мәскәүдә татар опера студиясендә белем ала. Мәскәүдән кайткач, янә Камал театрында эшләвен дәвам итә.

1954 елның 16 декабрендә Салих Сәйдәш вафат була.

Салих Сәйдәш – татар профессиональ музыкасына нигез салучы. Ул халык традицияләрен Европа музыкасы тәҗрибәсе белән берләштерә, шул рәвешле милли профессиональ сәнгатьне барлыкка китерә, ди белгечләр.

XS
SM
MD
LG