Accessibility links

Татар классик музыкасын кайгыртуны Татарстанда чит-ятларга калдырдылар. Кайгырту юк


Александр Сладковский (с) һәм Айрат Сибагатуллин Мәскәүдә дирижер Фоат Мансуров каберенә таш кую чарасында. Бизнес-Online фотосы
Александр Сладковский (с) һәм Айрат Сибагатуллин Мәскәүдә дирижер Фоат Мансуров каберенә таш кую чарасында. Бизнес-Online фотосы

Татарстанда татар классик музыкасын үстерү, халыкка ишеттерү юллары билгеләнгәнме? Кыюрак белгечләр, классик музыка шул өлкәдәге ваграк җитәкчеләргә, музыка өлкәсендәге бизнесменнарга дәүләттән акча каеру өчен генә кирәк дип белдерә.

Татарстанда мәдәният өлкәсендә барсы да ал да гөл кебек. Саный китсәң, халыкара чаралар да, республиканың үзенеке дә әледән-әле үтеп тора: Шаляпин, Нуриев, Рахманинов фестивальләре, мөселман киносы фестивале, "Созвездие"/"Йолдызлык" бәйгеләре һәм башкалар. Төрле сәхнәләрдә эстрада җырчыларының көненә әллә ничәшәр концерты була. Театрлар да халыкны премьераларга сусатмый.

2016 елның язында Айрат Сибагатулинның министр булып килүенә биш ел тула. Быел сентябрь ахырында, хөкүмәтне яңадан раслаганда, ул үз урынында калды. Әлегә кадәр республика җитәкчелеге мәдәният өлкәсенә тел-теш тидермәде.

Әгәр республикада үтә торган чараларга, мәдәни тормышка күз салсаң, министр үзенә кадәр шыплап төяп куелган арбада барган кебек. Татарстанның икътисади яктан да, спорт ягыннан да яңалыкларга омтылуы, инновацияләр, IT парклар дип мәш бетүе, төрле халыкара спорт чараларын үзендә үткәрергә тырышуы яктыcында караганда, мәдәни-сәнгати тормыш биеклекләре күптән инде яуланган кебек тоела.

Алай да, яңалыкларга омтылу юк түгел, бар анысы. Әнә Александр Сладковский республиканың симфоник оркестры җитәкчесе булып килгәч классик музыка дөньясына зур үзгәрешләр кертте. Русиянең башка төбәкләре көнләшерлек уен кораллары да кайтарылды, оркестрны таныту өчен кунакханә түбәсенә дә менеп уйнадылар, Татарстан композиторларының музыка антологиясен дә яздырып тараттылар. Бу җыентык Тукай бүләгенә дә тәкъдим ителгән иде, әмма әлегә аны ала алмады.

Симфоник оркестр "дәүләт" исемен йөртә, кайда гына чыгыш ясамасын, үзен Татарстанның дәүләт симфоник оркестры дип таныта. Классик сәнгать өлкәсендә ул Татарстанның йөзе дә булып тора. Аны эшләтү өчен республикада яшәүче татарлар, урыслар һәм башкаларның дәүләт казнасына кергән салым акчалары да тотыла.

Симфоник оркестр концертларында татарлык ни дәрәҗәдә?

2015 елның сентябреннән 2016 елның июненә кадәр симфоник оркестр катнашачак чараларны барласак, алар оркестрның сайтына куелган, 80 дип күрсәтелгән.

Сладковскийның 50 яшьлегенә концерт белдерүе
Сладковскийның 50 яшьлегенә концерт белдерүе

Оркестр Пермь филармониясенең концерт сезонын да барып ача, Мәскәү консерваториясенә, Петербурның Мариин театры залына да барып уйный, Юрий Башметны чакырып аның белән бергә дә концерт та куя, Денис Мацуев белән бергә Казанда Сладковскийның 50 яшьлегенә багышланган концерт-кичә дә үткәрә һәм башкалар.

Шулай да, бу сезонда Казанда чыгыш ясаучылар арасында Мариин театрыннан Илдар Абдразаков һәм Зур театрдан Венера Гыймадиева да бар. Әмма алар татар классикларының әсәрләрен дә башкарырмы? Оркестр репертуарында татар классик композиторлары әсәрләренә багышланган бер генә чара да, бер генә музыкаль кичә дә күрсәтелмәгән.

Опера театрында ике татар әсәре һәм вәссәлам

Инде Татарстан классик сәнгатенең тагын бер йөзе – Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының сайтын ачыйк. Сезон башланганнан алып, 10 октябрьдән ел беткәнче бер тапкыр "Шүрәле" балеты, ике тапкыр "Җәлил" опера-поэмасы куелачак. Яңа елга кадәр "Шагыйрь мәхәббәте" дә, 2015 елда Тукай бүләге бирелгән "Алтын Урда" да күренми. Соңгы елларда "Йосыф Кыйссасы" балеты да афишалардан төшеп калды.

Аның каравы, шушы вакыт аралыгында театрда планлаштырылган 34 тамашаның өчтән берендә читтән чакырылган коллективлар чыгыш ясый.

Караганда шәһәренең музыкаль театры да, Испаниянең милли балет театры да, Кострома урыс балеты да татарстаннар күңелен күрәчәк. Европа илләрендә гастрольләребез бик яхшы үтте дип һәрвакыт хисап тотып торган театрга татар әсәрләре республика казнасыннан ниндидер грантлар, зур акчалар алыр өчен генә кирәк мөгаен дигән хис тә кала.

Сәйдәш залы да "Шәмнәр янына" гына чакыра

Татар классик музыкасына нигез салучы композитор Салих Сәйдәш исемен йөрткән Зур концертлар залы яңартылды дип хисап тотты бу бинаның җитәкчелеге. Ут, тавыш җиһазлары тулысынча алмаштырылган, кәнәфиләрне дә яңа тукыма белән тышлаганнар, дивардагы һәм баскычлардагы мәрмәрне дә яңадан шомартып чыкканнар. Бу эшләргә Татарстан казнасыннан, ягъни халык түләгән салымнардан күпме акча тотылганлыгы күрсәтелми.

Яңартылу төгәлләнү уңаеннан концертлар залы җитәкчелеге яңа сезонда булачак чаралар исемлеген дә игълан итте. Аны сайтларына да кереп карап була.

Балалар өчен "Органное королевство" дип аталган якшәмбе көннәрендә булачак концертлар "Волшебные пуанты", "Игра в шахматы", "Песочные часы" дигән темаларга багышланачак, ә "Сказки наизнанку" дигән абонемент алганнарга "Золушка", "Буратино", "12 месяцев" дип аталган музыкаль спектакльләр күрсәтеләчәк. Балалар өчен "Споем сказку" дип аталган абонемент та бар. "В гостях у маленького принца", "Волшебные сказки Пушкина" һәм "Сказочный мир Тукая" дигән темаларга концертлар булачагы күрсәтелгән. Игътибар итсәк, дистәгә якын концерт арасыннан бары тик берсе "Тукайның әкияти дөньясы" дип аталган музыкаль-әдәби кичәнең генә татар рухында үтәчәгенә ошап тора.

Татарстан кыллы квартеты да Сәйдәш залында "Музыка при свечах" дип аталган концертларда ел әйләнәсендә Гендель, Моцарт, Вивальди әсәрләрен генә уйнаячак. Алга таба санап торуның мәгънәсе юк, чаралар исемлегендә бер генә татар композиторының да исеме күренми.

Шулай да Сәйдәш залында бер татарча концерт булачак. 30 октябрьдә 1996-2009 елларда бу залның директоры булып эшләгән Мансур Шиһаповка 75 яшь тулу уңаеннан Зөһрә Шәрифуллина, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Римма Ибраһимова һәм башкалар катнашында иҗат кичәсе үтәчәк.

Сәйдәш залы җитәкчелеге тәкъдим иткән концертлар исемлеген карап чыккач, балалар һәм олылар өчен татар классик музыкасына багышланган кичәләр кая соң дигән сорау туа. Гомумән алганда, балаларны кечкенәдән үк татар классик музыкасы рухы белән тәрбияләү, аны сеңдерү Татарстанда юк дияргә була. Башкала Казанда да тукта әле мин бу ял көннәрендә рәхәтләнеп татар музыкасы тыңлап кайтыйм әле диючеләр барыр урын таба алыр иде микән?

Азатлык татар классик музыкасы нигә яңгырамый дигән сорауга җавап эзләп Сәйдәш залы җитәкчелеге белән элемтәгә керергә теләгән иде, әмма директор Инга Новикова да, аның урынбасары Лада Лабзина да сәфәрдә, алар Казанда юк дип әйттеләр.

Татарстан мәдәният министрлыгының һөнәри сәнгать һәм сәнгати белеме бүлеге җитәкчесе Дилия Хәйретдинова (урысча гына сөйләшә) Сәйдәш залында үтә торган абонемент концертларында "татар музыкасы һәрвакыт яңгырый, ул програмга һичшиксез кертелә", дип белдерде. Аның фикеренчә, дәүләт оркестры да, камера хоры да үз концертларында татар әсәрләрен башкарырга тырыша. "Чайковскийга багышланган концертта татар классик әсәрләрен уйнап булмый бит", дип тә акланды ул. Хәйретдинова Сәйдәш залы програмы белән таныш түгел, "бәлки алар сайтларына ай, ай ярымлык програмнарын гына элгәннәрдер", ди.

Сәйдәш исемендәге залда татар рухы дивар эчендәге милли бизәкләрдә генә калган дип тә әйтергә була. Сәхифәләре дә урыс телендә генә. Мәдәният министрлыгы вәкиле Дилия Хәйретдинова, Сәйдәш залының сайты турында сүз күтәрелгәч, "Нишләп татарча булмасын, бар. Менә мин хәзер басам, Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залы" дигән язу чыга бит", ди. Баш исем булгач, шул җиткән күрәсең, ә калган мәгълүматның бары тик урысча гына бирелеүе аны кызыксындырмый.

Музыка өлкәсендә һәркемнең үз мәхәлләсе

Татарстан композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин музыка өлкәсендә һәркемнең үз мәхәлләсе дигән фикердә. "Без үз планыбыз, алар үз планнары белән яши", ди ул.

Рәшит Кәлимуллин
Рәшит Кәлимуллин

Казанда татар классик музыкасы җитәрлек яңгырыймы соң дигән сорауга да "шөшле сораганга балта" тоттырды. Татар классик музыкасының Лондонда, Колумбиядә һәм башка дөнья сәхнәләрендә яңгыравын санап китте.

Берлек рәисе фикеренчә, татар классик музыкасы Татарстан башкаласында бөтенләй үк яңгырамый түгел, яңгырый. Сентябрь ахырында Казанда Сәйдәш залында үткән "Европа-Азия" фестивалендә дә һәм башка чараларда да уйналган.

"Сладковский монда безнең патша хәзер"

Озак еллар татар сәнгатенә зур өлеш керткән, гомерен татар көйләренә багышлаган музыка белгече (исемен күрсәтмәүне үтенде) Татарстанда соңгы елларда татар классик музыкасының икенче сортка әйләнеп калганлыгын әйтә.

"Сәйдәш залында татар классик музыкасына гына багышланган чараларның булмавы бик кызганыч. Минем үзем, "татар композиторларының әсәрләре икенче сортлы гына", дигән сүзләрне бик зур кешедән ишеттем.

Министр икенче планда хәзер

Әгәр зур симфоник оркестрның дирижерлары шундый сүзләр әйтә икән, безнең әсәрләр сәхнәгә менә алмый. Татарстанда эшлиләр, бөтен тормышларын монда алып баралар, аларга меңәрләп грантлар бирәләр һәм аларның безнең татар музыкасына карата карашы бик начар.

Казанга башкаручылар Италия, АКШ һәм башка илләрдән килә, аларның берсе дә Сәйдәшне уйнамый. Татарстанда музыка дөньясы өчен җаваплы түрәләрнең барсына да Бах, Моцарт, Рахманинов кирәк. Казанда тагын яз көне Рахманинов кичәләре башланачак.

2016 елда безнең Александр Ключаревның 110 еллык юбилее булырга тиеш, әмма аның турында уйлаган кеше дә юк. Сәйдәш һәм башкаларның юбилейлары була, алар шушы концерт заллары кырыеннан гына үтеп китә. Ишеткән, белгән кеше дә юк. Әгәр без сәнгать белеме бирә торган югары уку йортларында искә алмасак, бөтенләй үткәрелмәс иде. Бөтен хикмәт тә шунда, Татарстанда татар композиторларына караш начар.

Оркестр җитәкчесенә хәзер зур шау-шу тудыра торган чаралар гына кирәк. Шуның өчен башкаручыларны чит илләрдән чакырып китерәләр. Хәзер опера театрында да шул хәл. Мәдәният министры да бу мәсьәләләрдә үз фикерен өздереп әйтә алмый. Дөресенә килсәк, Сладковский хәзер патша монда безнең. Ни тели, шуны эшли. Хәзер министрлар икенче планда кала", ди әлеге белгеч.

"Татар сәнгате өчен көрәшкән лидерлар юк"

Сәнгать белгече Йолдыз Исәнбәт татар классик музыкасы бүген кайбер шәхесләргә акча эшләү өчен генә кирәк дигән фикердә.

"Татар классик музыкасы күптән үлде инде ул. Монда җитәкчеләр генә гаепле дип тә әйтеп булмый, чөнки заманы шул. Бөтен кеше акча эшли хәзер. Татар сәнгате өчен көрәшкән һәм тырышкан лидерлар юк. Лидерлар булмагач, каян булсын ул сәнгать?!

Татар музыкасын баккан җитәкчелеккә килсәк, бездә ул бөтенләй юк. Хәзер бу өлкә үз агымында. Совет заманында җитәкчелек бар иде. Композиторлар алдында татар музыкасын үстерү юнәлешендә ниндидер максатлар куялар иде. Теге җанрны, моны үстерергә кирәк дип сүз бара иде.

Хәзер бу дөньяда татар музыкасы кемгә кирәк? Татарның үзенә дә кирәкми. Бездә лидерлар юк. Элек лидерлар, авторитетлы язучылар, композиторлар була иде. Алар әйткән сүз халыкка да, җитәкчеләргә дә җитә иде.

Йолдыз Исәнбәт
Йолдыз Исәнбәт

​Ошыймы, ошамыймы, Нәҗип Җиһановның әйткән сүзенең мәгънәсе бар иде, һәм аның сүзенә колак салмый үтеп булмый иде. Ул композиторлар берлегендә үз сүзен үткәрә иде, хәзер андый кешеләр юк. Мәдәният министрлыгы нәрсә эшлидер, әйтә алмыйм. Мин мәдәният министрының чыгышларын ишеткәнем юк. Менә совет заманында мәдәният министрлыгы нык эшләде. Мәдәният министрлыгы өстеннән обком бар иде һәм ул да нидер таләп итә иде. Хисап өчен генә булса да татарның менә шундый-шундый әйберләре барлыгын күрсәтергә кирәк иде ул заманаларда.

Хәзер музыкада иҗади сәләтле кешеләр дә бетте. Акча эшләүчеләр генә калды. Миллионнар алып берәр операны, шоу кебек нәрсәне куялар. Үзләре өчен куялар, күпме акчалар китә, бер тапкыр уйнала һәм бәйрәм ясыйлар да шуның белән вәссәлам. Акча бирмиләр дип тә әйтеп булмый.

Мәдәният, музыка хәзер музыкаль яктан да, сәнгати яктан да таләпләре булмаган кешеләр өчен шоу һәм бәйрәмгә генә әйләнеп калды. Иртәдән кичкә кадәр хәзер без бәйрәм итәбез, татарда бер дә туктамаган Сабантуе хәзер", ди Йолдыз ханым.

Исәнбәт Сладковский татар музыкасы турында бөтенләй уйламый, үз кесәсенә акча китерә торган проектларны гына эшли дип әйтә. "Соңгы елларда татар композиторына багышланган берәр рәтле юбилей үткәргәннәре минем исемдә юк", ди ул.

Йолдыз ханым, Азатлык белән сөйләшкәндә, үз вакытында ярым шаярып, өстәге түрәләргә Рәүфәл Сабировичка (Мөхәммәтҗанов - театр директоры) опера театрын хосусыйлаштырырга рөхсәт итәргә тәкъдим ясавын да искә алды. "Театр хәзер акча эшләү урынына гына әйләнде, аның бернинди дә мәдәни әһәмияте калмады. Рәүфәл акча эшли һәм хөкүмәттән дә бик күп акчалар ала белә. Аның проектларына акча бирәләр", ди Исәнбәт.

Аның фикеренчә, татар классик музыкасын яңадан күтәрерлек кешеләр бу дөньядан киткән инде, яңалары тумаган, әз генә таланты булганнар да әзерләнмәгән һәм татарга хезмәт итәрлек итеп тәрбияләнмәгән. "Татар музыкасын торгызу өчен хәзер нольдән башларга кирәк", ди ул.

"Халыкның югары сәнгати таләбе бөтенләй беткәндер дип әйтә алмыйм. Күңелдә булганны бер якка юнәлтеп нидер эшләргә кирәктер. Әмма берни дә эшләнми", ди Йолдыз ханым.

Шулай да, татар классик музыкасына хөрмәте булган иҗатчылар аны күтәрергә тырыша. Быел 20 гыйнварда Казанның Тинчурин театрында композитор Элмир Низамовның Болгар чорын чагылдырган "Кара Пулат" операсының премьерасы булды. Аңа кадәр яшьләр Низамовның "Алтын Казан" рок-операсын куйган иде. Казан консерваториясе тырышлыгы белән Җәүдәт Фәйзинең "Башмагым" музкаль комедиясе дә халыкка кайтты.

Югары музыкаль белем алган, классик музыканы күтәрү уе белән янган яшь җырчылар Казанда татарның музыкаль театры булуын тели.

Әмма бар бу чаралар да татар музыкасын үстерү стратегиясенә нигезләнмәгән, ул стратегия юк, ә бары тик аерым энтузиастларның мактауга лаек идеяләре һәм башлангычлары гына бар. Түрәләр бу өлкәдәге үз булдыксызлыгын һәм ялкаулыгын, татар классик музыкасы белән кызыксыну юк дип акларга тырыша. Һәм асылда шулай итеп соңгы елларда Русиядә барган урыслаштыру сәясәтенә хезмәт итә булып чыга.

XS
SM
MD
LG