Accessibility links

Кайнар хәбәр

Студентлар “башмак” киде


Халык “Башмагым” әсәре, бәлки, опера-балет театрында да куелыр дип өметләнә. Театр быелның планында әлегә юк дип белдерә.

Сәйдәш исемендәге Дәүләт Зур концертлар залының мөдире Ленар Айкаевның “Башмагым” буласы көннең төшендә тамаша залының тулуына әллә ни зур өмете юк иде. Айкаевның мөдирлек итүендә “Башмагым” сәхнәгә куелган татарча беренче әсәр булды.

“Башмагымны” Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студентлары уйнады. Әлеге музыкаль комедиядә Казан музыка көллиятенең татар хоры, театр училищесы студентлары, “Татарика” оркестры да катнашты. Кыскасы, “Башмагым”ны мәдәният, сәнгать уку йортларында белем алучылар сәхнәгә меңгезде.

Сәрвәр - Айгөл Хәйри, Галимҗан - Филүс Каһиров
Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева тамаша күңелемә хуш килде дип белдерде. “Яшьләрнең безнең классик әсәрләргә яңа дәрт кертүе – ул һичшиксез хуплый торган эш. Алар бит барсы да замана яшьләре. Әмма аларга да бу әсәр бик якын. Үзләренең бик яраткан әсәрләре кебек башкардылар. Ярату шулкадәр сизелә ки, залга да дәрт өсти. Икенчедән, бездә талантлы яшьләр күп”, диде Зилә Вәлиева.

Тамашачыларның да, башкаручыларның да “башмакларга” сусавы күренеп тора иде. Зал да шыгрым тулды, хәтта ки басып торучылар да булды. Әсәр көчле алкышлар белән дә берничә тапкыр бүленде. Мөгаен, таныш җырларны эчтән генә көйләп утыручылар да булгандыр. Карау да, башкару да чын күңелдән иде. Хөрмәт белән һәм үз итеп караганда, бәлки, кайбер җитешсезлекләр дә кичерелә торгандыр.

Кәрим бай - Артур Исламов, Галимҗан - Филүс Каһиров

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш хормейстры Нияз Гәрәевның тамашага үз бәясе. “Җырчы матур итеп көче белән 30 яшьләрендә генә җырлый ала. Күбесенә 20 яшь кенә бит әле, яңа гына училище тәмамлаганнар”, ди Гәрәев.

Дөрес, залдан чыкканда “төп рольләрне башкаручылар үзләренең тавыш мөмкинлекләре белән ачылып бетә алмады”, “үзешчәннәр рухы сизелеп торды”, “кайбер партияләр бик үк аңлашылып та бетмәде” диючеләр дә булды. Музыкаль комедиянең беренче өлеше тәмамлангач 20-ләп кеше кайтып та китте. Бәлки күңелләренә хуш килмәгәндер, бәлки ашыкканнардыр. Ансы һәркемнең үз эше.


“Бу безнең беренче татар проекты. Аның тормышка ашуына бик шат”, ди Айкаев. Ул киләчәктә дә Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында татар чаралары үтеп торыр дип белдерә. Әмма алар һәрберсе дә классик һәм сәнгати яктан бик югары булырга тиеш ди ул.

“Яшьләрнең шулай тотынуы ул бик бай мирасыбызны да барлау булып тора. Минем уйлавымча, мондый эш күбрәк һәм башка уку йортларында да булырга тиеш”, ди Зилә Вәлиева.

Кайбер сәнгать белгечләре, опера җырчылары, халык әсәрләрен башкаручылар бүгенге дөньяны басып алган эстарда сәнгате янында халыкчан әсәрләр дә үз урынын алып торырга тиеш дип белдерә. Әмма абруйлырак урыннарда.

“Соңгы вакытта опера һәм балет театры өчен татар сәнгате һәм татар музыкасы ят нәрсә кебек кабул ителә сыман. Татарстан башкаласында, Казанның Ирек мәйданында мәхәббәт бина утырып тора икән, ул безгә татар әйберләрен дә күрсәтергә тиеш.

Бөек татар дигән сүзне без еш кулланабыз. Аның бөеклеген күрсәтер өчен дөньякүләм әйберләрне дә күтәрү кирәк. Аларны чыгару өчен үзебезнең классикага таянып яшьләрне үстерергә, шушы мохитта аларны яшәтергә кирәктер. Менә бу студентлар шул мохитта яши башлаганнар”, ди Казан театр мәктәбе укытучысы Инсаф Абдулла.

Зур концертлар залында “Башмагым” әсәрен караганнан соң опера һәм балет театрына якын булган берәү җәлилләрнең әлеге әсәрне дә кабат сәхнәгә куярга теләкләре юк түгеллеге турында әйтте. Әмма театрның әдәби сәнгать бүлеге башлыгы Жанна Мельникова “Башмагым”ны кую әлегә бу сезонда каралмаган дип белдерде.

Таҗи Гыйззәт һәм Җәүдәт Фәйзинең уртак иҗат җимеше булган “Башмагым” музыкаль комедиясе 1942 елның февраль аенда сәхнәгә куела. Казакъ, украин, урыс, үзбәк телләренә тәрҗемә ителә. Мәскәү, Уфа, Свердловски, Киев, Ташкент, Сәмәрканд сәхнәләрендә уйнала.

Театр белгече Луара Шакирҗанова “Башмагым” кайсы чорда, кайда гына куелмасын халык иң яраткан тамашаларының берсе булып калуын дәвам итә дип белдерә.
XS
SM
MD
LG