Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Кара Пулат" операсы тәкъдим ителде

please wait

No media source currently available

0:00 0:06:29 0:00

Казанда "Кара Пулат" операсы тәкъдим ителде

20 гыйнварда Казанның Тинчурин театрында Болгар чорын чагылдырган "Кара Пулат" операсының премьерасы үтте. Операда вакыйгалар Болгар ханы кызы Нәргизә, аның сөйгәне Турыбатыр һәм Аксак Тимернең гаскәр башлыгы Карабатыр тирәсендә бара.

Әсәр шәһри Болгардагы Кара Пулатның төзек хәле белән башланып китә. Опера XIV гасырда Болгарда барган вакыйгаларга нигезләнә.

Сәхнәдә башта Болгардагы тыныч тормыш, аннан Болгар дәүләтенә дошман һөҗүме, дошман хәрбиләренең Болгар ханы кызын кулга алырга теләүләре, хан кызының сөйгәненнән бу кызның кайда һәм кем булуын белү өчен сорау алу һәм ахырда аны асып үтерү, ә иң азактан исә араларында хан кызы да булган унике кызны тереләй Кара Пулатта яндыру тасвирлана.

Операның либретто авторы Ренат Харис әйтүенчә, спектакльнең мәгънәсе зур һәм тирән.

"Бу спектакль-операны тамашачы үзе карарга тиеш һәм бу спектакль белән авторлар халыкка ни әйтергә теләгәнен тамашачылар үзләре эзләп табырга тиеш. Хис белән уй бергә кушылып кешенең күңелендә нәрсә калыр мин ансын әйтә алмыйм. Әмма минем тамашачыга, дөньяда кешене кеше итә торган иң зур көч - ул мәхәббәт, мәхәббәттә тугрылык, туган илгә тугрылык, бер-береңә, дусларыңа тугрылык дигән фикерне җиткерәсем килде. Безгә шушы хисләрне сакларга кирәк. Шул очракта гына туган илгә, туган халкыңа, якыннарыңа игелек китерә ала торган кеше булып була", дип белдерде ул.

Аның сүзләренчә, бу спектакль-операның барлыкка килүендә Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиевнең роле бик зур булган.

"Ул минем идеяны бер тыңлауда хуплады, үзенең йөрәгенә күчерде һәм бу әсәрнең барлыкка килүенә фикерләре белән дә, матди яктан да зур өлеш кертте. Матди як дигәннән бу әсәр, минем белүемчә, тугыз миллион сумнан артыкка төште", дип белдерде Ренат Харис Азатлык сорауларын җаваплап.

Спектакль-операның режиссеры Георгий Ковтун, композиторы Эльмир Низамов.

Әсәр, үзенең эчтәлеге, тарихи вакыйгаларны аңлатырга тырышуы, сәхнәдә яктылыкның төрлечә чагылдырылуы, костюмнарның зәвыклыгы белән тамашачының күңеленә бик хуш килде. Тинчурин тамашачысы 1 сәгать 15 минут тәнәфессез барган спектакль-опера тәмамлангач, артистларга көчле алкышлары белән үз рәхмәтен җиткерде.

Казанда "Кара Пулат" операсы тәкъдим ителде

Болгар ханы кызы Нәргизә һәм аның сөйгәне Турыбатыр
1/17 Болгар ханы кызы Нәргизә һәм аның сөйгәне Турыбатыр
20 гыйнвар Казанның Тинчурин театрында Болгар чорын чагылдырган "Кара Пулат" операсының премьерасы үтте. Операда вакыйгалар Болгар ханы кызы Нәргизә, аның сөйгәне Турыбатыр һәм Аксак Тимернең гаскәр башлыгы Карабатыр тирәсендә бара.
Болгар кызлары
2/17 Болгар кызлары
20 гыйнвар Казанның Тинчурин театрында Болгар чорын чагылдырган "Кара Пулат" операсының премьерасы үтте. Операда вакыйгалар Болгар ханы кызы Нәргизә, аның сөйгәне Турыбатыр һәм Аксак Тимернең гаскәр башлыгы Карабатыр тирәсендә бара.
Болгар ханы кызы һәм аның сөйгәне Кара Пулатта
3/17 Болгар ханы кызы һәм аның сөйгәне Кара Пулатта
20 гыйнвар Казанның Тинчурин театрында Болгар чорын чагылдырган "Кара Пулат" операсының премьерасы үтте. Операда вакыйгалар Болгар ханы кызы Нәргизә, аның сөйгәне Турыбатыр һәм Аксак Тимернең гаскәр башлыгы Карабатыр тирәсендә бара.
Болгарга килгән дошман гаскәрләре хан кызын эзли
4/17 Болгарга килгән дошман гаскәрләре хан кызын эзли
20 гыйнвар Казанның Тинчурин театрында Болгар чорын чагылдырган "Кара Пулат" операсының премьерасы үтте. Операда вакыйгалар Болгар ханы кызы Нәргизә, аның сөйгәне Турыбатыр һәм Аксак Тимернең гаскәр башлыгы Карабатыр тирәсендә бара.
Дошман хәрбиләре Болгардагы 12 кыздан сорау ала
5/17 Дошман хәрбиләре Болгардагы 12 кыздан сорау ала
20 гыйнвар Казанның Тинчурин театрында Болгар чорын чагылдырган "Кара Пулат" операсының премьерасы үтте. Операда вакыйгалар Болгар ханы кызы Нәргизә, аның сөйгәне Турыбатыр һәм Аксак Тимернең гаскәр башлыгы Карабатыр тирәсендә бара.
Дошман гаскәре Болгар кызларына үлем белән яный
6/17 Дошман гаскәре Болгар кызларына үлем белән яный
20 гыйнвар Казанның Тинчурин театрында Болгар чорын чагылдырган "Кара Пулат" операсының премьерасы үтте. Операда вакыйгалар Болгар ханы кызы Нәргизә, аның сөйгәне Турыбатыр һәм Аксак Тимернең гаскәр башлыгы Карабатыр тирәсендә бара.
Болгар кызлары җәзаланыр алдыннан
7/17 Болгар кызлары җәзаланыр алдыннан
20 гыйнвар Казанның Тинчурин театрында Болгар чорын чагылдырган "Кара Пулат" операсының премьерасы үтте. Операда вакыйгалар Болгар ханы кызы Нәргизә, аның сөйгәне Турыбатыр һәм Аксак Тимернең гаскәр башлыгы Карабатыр тирәсендә бара.
Болгар ханы кызы Кара Пулатта
8/17 Болгар ханы кызы Кара Пулатта
20 гыйнвар Казанның Тинчурин театрында Болгар чорын чагылдырган "Кара Пулат" операсының премьерасы үтте. Операда вакыйгалар Болгар ханы кызы Нәргизә, аның сөйгәне Турыбатыр һәм Аксак Тимернең гаскәр башлыгы Карабатыр тирәсендә бара.
Болгар ир-атлары
9/17 Болгар ир-атлары
20 гыйнвар Казанның Тинчурин театрында Болгар чорын чагылдырган "Кара Пулат" операсының премьерасы үтте. Операда вакыйгалар Болгар ханы кызы Нәргизә, аның сөйгәне Турыбатыр һәм Аксак Тимернең гаскәр башлыгы Карабатыр тирәсендә бара.
Дошман хәрбиләре хан кызының богауланган сөйгәненнән сорау ала
10/17 Дошман хәрбиләре хан кызының богауланган сөйгәненнән сорау ала
20 гыйнвар Казанның Тинчурин театрында Болгар чорын чагылдырган "Кара Пулат" операсының премьерасы үтте. Операда вакыйгалар Болгар ханы кызы Нәргизә, аның сөйгәне Турыбатыр һәм Аксак Тимернең гаскәр башлыгы Карабатыр тирәсендә бара.
Болгар кызлары Кара Пулатта яндырылыр алдыннан
11/17 Болгар кызлары Кара Пулатта яндырылыр алдыннан
20 гыйнвар Казанның Тинчурин театрында Болгар чорын чагылдырган "Кара Пулат" операсының премьерасы үтте. Операда вакыйгалар Болгар ханы кызы Нәргизә, аның сөйгәне Турыбатыр һәм Аксак Тимернең гаскәр башлыгы Карабатыр тирәсендә бара.
Турыбатырны җәзалау
12/17 Турыбатырны җәзалау
20 гыйнвар Казанның Тинчурин театрында Болгар чорын чагылдырган "Кара Пулат" операсының премьерасы үтте. Операда вакыйгалар Болгар ханы кызы Нәргизә, аның сөйгәне Турыбатыр һәм Аксак Тимернең гаскәр башлыгы Карабатыр тирәсендә бара.
Турыбатыр, сөйгәне Нәргизәгә тугры калганы өчен дошманнары тарафыннан Кара Пулат алдында асып үтерелә
13/17 Турыбатыр, сөйгәне Нәргизәгә тугры калганы өчен дошманнары тарафыннан Кара Пулат алдында асып үтерелә
20 гыйнвар Казанның Тинчурин театрында Болгар чорын чагылдырган "Кара Пулат" операсының премьерасы үтте. Операда вакыйгалар Болгар ханы кызы Нәргизә, аның сөйгәне Турыбатыр һәм Аксак Тимернең гаскәр башлыгы Карабатыр тирәсендә бара.
Кара Пулатта Болгар кызлары яндырыла
14/17 Кара Пулатта Болгар кызлары яндырыла
20 гыйнвар Казанның Тинчурин театрында Болгар чорын чагылдырган "Кара Пулат" операсының премьерасы үтте. Операда вакыйгалар Болгар ханы кызы Нәргизә, аның сөйгәне Турыбатыр һәм Аксак Тимернең гаскәр башлыгы Карабатыр тирәсендә бара.
Болгар ханы кызы - Нәргизә һәм аның сөйгәне - Турыбатыр
15/17 Болгар ханы кызы - Нәргизә һәм аның сөйгәне - Турыбатыр
20 гыйнвар Казанның Тинчурин театрында Болгар чорын чагылдырган "Кара Пулат" операсының премьерасы үтте. Операда вакыйгалар Болгар ханы кызы Нәргизә, аның сөйгәне Турыбатыр һәм Аксак Тимернең гаскәр башлыгы Карабатыр тирәсендә бара.
Кара Пулатта яндырылган Болгар кызларының рухлары һәм Кара Пулат өстендәге акчарлаклар
16/17 Кара Пулатта яндырылган Болгар кызларының рухлары һәм Кара Пулат өстендәге акчарлаклар
20 гыйнвар Казанның Тинчурин театрында Болгар чорын чагылдырган "Кара Пулат" операсының премьерасы үтте. Операда вакыйгалар Болгар ханы кызы Нәргизә, аның сөйгәне Турыбатыр һәм Аксак Тимернең гаскәр башлыгы Карабатыр тирәсендә бара.
Кара Пулат әсәренең авторлары һәм артистлар
17/17 Кара Пулат әсәренең авторлары һәм артистлар
20 гыйнвар Казанның Тинчурин театрында Болгар чорын чагылдырган "Кара Пулат" операсының премьерасы үтте. Операда вакыйгалар Болгар ханы кызы Нәргизә, аның сөйгәне Турыбатыр һәм Аксак Тимернең гаскәр башлыгы Карабатыр тирәсендә бара.
Previous slide
Next slide

This item is part of
XS
SM
MD
LG