Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Президентның Урманче музеен cынлы сәнгать музеена бирергә тәкъдиме бар"


Рөстәм Миңнеханов һәм Розалия Нургалиева Татарстан сынлы сәнгать музееның төзекләндерелүче бүлеге "Милли галерея" янында

Казанда рәссам Бакый Урманче музееның киләчәге ничек булачак? Социаль челтәрләрдә төрле имеш-мимешләр тарала. Азатлык әлеге сорауга җавап эзләп белгечләр белән сөйләште.

Социаль челтәрләрдә Казанда Бакый Урманче музеен ябалар, рәсемнәрен, эшләрен Татарстан сынлы сәнгать музеена бирәләр икән дигән хәбәрләр таралды. Әлеге музей хәзергә "Казан" милли мәдәният үзәгендәге (НКЦ) "Милли мәдәният музее" дип аталган берләшмәнең бер бүлеге санала. Социаль челтәрләрдә НКЦга да "кунаклар" ешайган, Татарстан президенты ярдәмчесе Наталья Фишман килеп, Харис Якупов рәсемнәре эленеп торган күргәзмә бүлмәсенә кереп иңен-буен үлчәп йөргән дигән хәбәрләр дә бар.

Урманче музее мөдире Гөлүсә Әсфәндиярова ​әлеге хәбәрләргә карата Азатлыкка, "мин берни дә әйтә алмыйм, кулымда бер карар да юк" дип белдерде.

"Миңнехановның Урманчега игътибары артты"

Сынлы сәнгать музее мөдире Розалия Нургалиева Азатлыкка Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Бакый Урманче иҗатына игътибары артты, чөнки Казакъстанга сәфәре вакытында президентка рәссам турында бик җылы сүзләр җиткергәннәр дип сөйләде.

Розалия ханым сүзләренчә, Миңнеханов сынлы сәнгать музееның бер бүлеге булган Кирмәндәге "Хәзинә" галереясына Урманченың туган көнендә, 23 февраль киләчәк һәм анда Бакый ага күргәзмәсе белән дә танышачак.

3 декабрь Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда төзекләндерелүче биналарга сәфәрен cынлы сәнгать музеннан башлаган иде.

Розалия Нургалиева
Розалия Нургалиева

Казан үзәгендәге Щапов урамы 20нче йортта, тарихи бинада урнашкан Урманче музееның киләчәк язмышына килгәндә, Розалия ханым аны сынлы сәнгать музееның бер бүлеге итеп күрә.

"Президентның музейны безгә бирергә дигән тәкъдиме булды. Чөнки рәссамның төп тупланмасы бездә, 130дан артык эше бар. Улы Айдар Урманченың бик зур гаилә архивын безгә бирде. Биш ел эчендә нинди дә булса китап чыгару өчен ул архив өстендә эшлибез. Анда Урманченың искиткеч поэзиясе, истәлекләре, көндәлекләре бар. Барсы да гарәп имласында язылган. Хәзер бездә тәрҗемәче эшли, аларны билгеле бер системага сала.

Урманченың улы Айдар да безгә тапшырылуын тели

Тагын шунсын да әйтим, без Урманче иҗатына багышланган күргәзмәләрне даими оештырып торабыз, эшләрен төрле җирдән җыябыз. Быел Казакъстан һәм Үзбәкстанга багышланган эшләрен яктырткан каталог чыгарабыз. Конференция дә үткәрдек. Әнә шулардан чыгып мөгаен, музейны безгә бирергә дигән тәкъдим булгандыр.

Урманченың улы Айдар да безгә тапшырылуын тели. Ул әнисе (Бакый Урманче җәмәгате - Флора Әхмәтова-Урманче) вафатыннан соң, күп еллар дәвамында музейда берни дә эшләнми дип тә белдерә", диде Нургалиева.

Бакый Урманче музее
Бакый Урманче музее

Сынлы сәнгать музее быел да кешеләрдән Урманченың берничә әсәрен сатып ала, Бакый ага тавышы белән язылган халык җырларын дискка туплап чыгара.

"Хәзер НКЦның Урманче әсәрләрен сатып алу мөмкинлеге юк. Без Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать белән чыгабыз һәм безгә акча бүленә. Урманченың иң яхшы тупланмасы бездә", ди Розалия ханым.

Нургалиева Урманче музее бинасы белән бирелер дип өметләнә. Бина шәһәр милке булып исәпләнә. Әгәр Урманче музее Татарстан сынлы сәнгать музеена бирелсә, анда киң эшчәнлек җәелдереп җибәрергә мөмкин булыр иде дип әйтә ул.

Бакый Урманче музее
Бакый Урманче музее

"Ул безнең "Хәзинә", "Милли галерея" кебек бер бүлегебез булыр иде. Анда Урманче иҗатын өйрәнгән фәнни хезмәткәрләр, Урманче архивлары архивисты, тәрҗемәче эшләр, конференцияләр, төрле чаралар үтәр дип уйлыйбыз. Әлбәттә беренче чиратта музейны яңарту кирәк. Мин аны ничек эшләргә мөмкин икәнен күзаллыйм", ди Нургалиева.

"Рәсми бернинди белдерүләр дә булмады"

НКЦ мөдире урынбасары, андагы Милли мәдәният музее җитәкчесе Луиза Космылина Урманче музеен кемгә дә булса бирү турында карар юк, бу сүзләр берничә ел сөйләнә инде ди.

"Татарстан мәдәният министрлыгының киңәйтелгән коллегиясендә министр чыгыш ясады һәм Урманченың 120 еллыгына хәйран күп кенә акчалар бүленде, әмма алар акланмады дип шелтә белдерде. Бу шелтә акча һәм керем мәсьәләсендә мәдәният оешмалары күбрәк уйларга тиеш дип белдерелде. Теге якның (сынлы сәнгать музее) үзләренә алу теләге бар, карар кабул ителгәне булмады", диде Азатлыкка Космылина.

Милли мәдәни үзәкне килеп карап йөрчеләр булуны, шул исәптән президент ярдәмчесе Наталья Фишманның да килүен Космылина раслады.

НКЦга карата бернинди дә ачыклык юк

"Сораулар күп. Җир астында машина кую урыны төзү сәбәпле, вибрация тәэсире бик көчле булды. Түбәгә дә бераз зыян килде, су үтә. Шулар гына. Әмма (НКЦга карата - ред.) бернинди дә ачыклык юк, аның җитәкчелеге алдында бернинди мәсьәлә дә күтәрелмәде", ди Луиза ханым. Ул кая да булса күчүгә карата "рәсми бернинди дә белдерүләр булмады" дип тә өстәде.

Азатлыкка НКЦда эшләүче бер хезмәткәр (ул исемен күрсәтмәүне үтенде): "Безнең бинага мәскәүләрнең дә күзе төшкән дип сөйлиләр, килеп карап йөрүчеләр дә булды. Хәтта Татарстан президентының резиденциясе була икән дип тә әйтәләр. Ринат Закировны (Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе - ред.) НКЦ җитәкчесе вазифасыннан алу әлеге үзгәрешләрнең башы дигән сүзләр тә таралган", дип сөйләде.

Белешмә

Бакый Урманче 1897 елның 23 февралендә Казан губернасының Тәтеш өязе (хәзерге Буа районы) Күл-Черкен авылында туа. 1907-1914 елларда "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә белем ала. Беренче дөнья сугышы вакытында хәрби хезмәткә алына һәм Казакъстанга эләгеп, андагы Австрия әсирләреннән рәсем сәнгате серләренә өйрәнә.

1919-20 елларда Казанда сәнгать училищесында укый. 1920-1926 елларда Мәскәүдә сәнгать мәктәбендә белем ала. 1929 елда репрессияләнә һәм Соловецки утраулары лагеренә сөрелә. 1933 елда азат ителә.

1934-1941 елларда Мәскәүдә яши, 1941-1949 елларда Алматы һәм Семей (Семипалатински) шәһәрләрендә административ сөргендә вакытта казак шагыйрьләре һәм язучылары әсәрләренә иллюстрацияләр, Габдулла Тукайның казакъ теленә тәрҗемә ителгән шигырьләренә, Казакъстанның тарихы, көнкүреше һәм сәнгать әһелләренә багышланган әсәрләре иҗат итә.

1949-1958 елларда Үзбәкстанда яши, Урта Азия табигатенә бәйле нәкыш һәм гарфик портретлар, пейзаж, этюдлар яза. Балхаш бакыр эретү заводы мәдәният йортының архитектурасы проекты һәм декоратив бизәлеше авторы була. Ташкент театр-сәнгать институтында сынлы сәнгать бүлеген оештыручыларның да берсе.

1958 елдан Бакый Урманче Казанда яши. 1990 елда вафат була.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG