Accessibility links

Кайнар хәбәр

2020 ел шәхесе. Татар-башкорт дөньясы


Азатлык 2020 ел йомгакларын барлый башлый. Eл шәхесен гадәттәгечә сезнең белән бергә сайлыйбыз, хөрмәтле укучылар. Тавыш бирүдә катнашыгыз. Безнең исемлеккә керми калган башка тәкъдимнәрегез булса, рәхим итеп форумда языгыз.

2020 ел да ахырына якынлаша. Ел йомгакларын без ел шәхесен сайлаудан башлыйбыз, һәм бу эштә сезне дә катнашырга чакырабыз.

Бу елның татар-башкорт дөньясындагы шәхесе дип кемне атар идегез? 2020дә иң күп яңгыраган яки җәмгыятькә нык тәэсир ясаган кеше — кем ул? Азатлык ел вакыйгаларын күзәтеп, 9 шәхесне атады. Хәзер сезнең чират, хөрмәтле укучылар. Сезне тавыш бирергә чакырабыз. Сораштыру шулай ук Азатлыкның Вконтакте һәм Telegram сәхифәләрендә бара.

1. Римма Камалова
РКБның ревматология бүлегенең элекке мөдире, 40 ел тәҗрибәсе булган табибә

Римма Камалова
Римма Камалова

Уфадагы РКБ хастаханәсендә җитәкчелек ваемсызлыгы аркасында яңа төр вирус таралу турында ачыктан-ачык матбугатка (шул исәптән Азатлыкка) сөйләде, җитәкчелекне курыкмыйча гаепләде. Нәтиҗәдә РКБ башлыгы Эльза Сыртланова эшеннән алынды. Соңрак Камалова үзе дә эшеннән алынды, улы фикеренчә, бу — түрәләрнең әнисеннән үч алуы булды.

2. Фәүзия Бәйрәмова
Язучы, милли хәрәкәт активисты, хокук яклаучы

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

2020 елда үзенең эшчәнлеген актив алып барды, Татарстан һәм Русиядәге сәяси вакыйгаларга мөнәсәбәтен белдереп килде. Эзләрлекләүгә дучар булган мөслимәләрне яклап чыкты, бу турыда Татарстан президенты Миңнехановка һәм Төркия президенты Эрдоганга мөрәҗәгатьләр язды. "Милләт язмышы" дип аталган яңа китабын бастырды.

3. Руслан Габбасов
Иҗтимагый активист, "Башкорт" оешмасы җитәкчеләренең берсе

Руслан Габбасов
Руслан Габбасов

Башкортстанда елның төп вакыйгасы — Куштау шиханын яклауда иң актив иҗтимагый активистларның берсе булды. Экология активистларын куып таратырга килгән битлекле кешеләргә каршы торуны оештырды, алар тарафыннан кыйналды. "Башкорт" хәрәкәтен тыю барышында оешманы актив яклады. Татар-башкорт мөнәсәбәтләрен җайлауда катнашты.

4. Ркаил Зәйдулла
Шагыйрь, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты

Ркаил Зәйдулла
Ркаил Зәйдулла

Татарстан парламентында республика һәм татарны яклаган чыгышлар ясады, татар телен, милләт мәнфәгатьләрен яклаган сирәк сәясәтчеләрнең берсе. Башкалар Русия Конституциясенә үзгәрешләрне хуплаганда, моңа каршы чыгыш ясап, каршы тавыш биргән бердәнбер депутат булды. Татар телен дәүләт коручы халык теле дип игълан итәргә чакырды.

5. Ландыш Нигъмәтҗанова
Эстрада җырчысы, алып баручы

Ландыш Нигъмәтҗанова
Ландыш Нигъмәтҗанова

Ел башында "Барс Медиа" ширкәте тирәсендә җәнҗал чыккач, җырчылардан беренче булып андагы хәлләрне фаш итте, җырчыларга эшли алмаслык шартлар тудырылганы турында ачыкча сөйләде. "Барс Медиа" ширкәтендә 15 ел килешү нигезендә эшләгәннән соң, аннан китүе турында белдерде.

6. Равил Тугушев, Руслан Нәгыев, Марат Ашимов
Адвокатлар, хокук яклаучылар

Cулдан: Марат Ашимов, Равил Тугушев, Руслан Нәгыев
Cулдан: Марат Ашимов, Равил Тугушев, Руслан Нәгыев

Мөселманнарны яклау эшчәнлеге белән танылган адвокатлар, кайбер эшләрне бушлай алып баралар. 2020 елда Тугушев белән Нәгыев хәрби хезмәт вакытында сигез хезмәттәшен атып үтергән гаскәри Рамил Шәмсетдиновны яклау эшен бушлай алып бардылар. Ашимов исә экстремист әдәбият таратуда гаепләнгән Мордовия мөфтиен яклады.

7. Лилиана Сафина
Татар теле укытучысы

Лилиана Сафина
Лилиана Сафина

Мәскәүдә "Умарта" татар телен өйрәнү курсларын оештырып килә, "Эхо Москвы" радиосында татар телен өйрәнү тапшыруын алып бара.

Үзенең тел өйрәтү үзәгендә шулай ук башкорт һәм чуаш теле курсларын да башлап җибәрде.

8. Марат Әхмәтов
Дәүләт шурасы рәисе урынбасары, тел комиссиясе җитәкчесе

Марат Әхмәтов
Марат Әхмәтов

2020 елда Татарстанда президент каршында Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе оешты, аны Марат Әхмәтов җитәкләде.

Моңарчы татар теле темасына якын булмаса да, актив рәвештә телне үстерү мәсьәләләренә кушылды, комиссия эшчәнлеген актив алып бара башлады.

9. Айдар Шәмсетдинов
"Адымнар" мәктәбе мөдире, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты

Айдар Шәмсетдинов
Айдар Шәмсетдинов

Миңтимер Шәймиев тәкъдим иткән полилингваль мәктәпләр челтәренең Казанда ачылган беренче мәктәбен җитәкли. Бу мәктәптә татар мохитен оештыра, татар теле сәгатьләрен саклап килә. Әлеге эшчәнлеккә РОСТ оешмасы канәгатьсезлеген белдерде.

Хөрмәтле укучылар, тавыш бирү 29 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Безнең исемлеккә керми калган башка шәхесләр булса, аларны Азатлык форумында языгыз.

Элекке елларда Азатлыкта "Ел шәхесе" кемнәр булганнар?

  • 2020 ел: Казандагы "Адымнар" мәктәбе мөдире​ Айдар Шәмсетдинов.

Икенче урынны Мәскәүдә "Умарта" татар телен өйрәнү курсларын оештырган Лилиана Сафина, өченче урынны язучы, милли хәрәкәт активисты Фәүзия Бәйрәмова алды.

  • 2019 ел: "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаков.

Икенче урында МДУ аспиранты Азат Мифтахов, өченче урында удмурт галиме, үз-үзенә ут төртеп шәһит булган Альберт Разин.

  • 2018 ел: "Башкорт" хәрәкәте активисты Фаил Алчынов.

Икенче урында – җырчы Элвин Грей, өченче урында фигуралы шуучы Алинә Заһитова.

  • 2017 ел: Татарстанның элекке мәгариф министры Энгел Фәттахов.

Икенче урында – СолНЦе мәктәбе мөдире Павел Шмаков, өченче урында "Башкорт" оешмасы җитәкчеләре Фаил Алчынов һәм Руслан Габбасов.

  • 2016 ел: Азатлык ел шәхесен түгел, ә "2016 елның 16 татары" исемлеген әзерләде. Ул исемлеккә кергәннәрне биредә укып була.

XS
SM
MD
LG