Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа табибы Римма Камалова эшеннән алынды. "Бу – аннан үч алу"


Римма Камалова
Римма Камалова

Уфадагы РКБ җитәкчелеген коронавируска каршы көрәштә булдыксызлыкта гаепләгән табиб, РКБның ревматология бүлеге мөдире Римма Камалова эшеннән алынган. Бу аның активлыгы өчен үч алу дигән фикер бар. Аның улы, юрист Тимур Уразмәтов Башкортстандагы хәлләрне коточкыч дип сурәтли.

Узган атна азагында Уфаның Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсенең (РКБ) ревматология бүлеге мөдире Римма Камалова эшеннән киткән. Рәсми чыганаклар аны үз теләге белән киткән дип игълан итте. Азатлык аның улы, юрист Тимур Уразмәтов белән сөйләште. Юрист фикеренчә, аның әнисен китәргә мәҗбүр иткәннәр һәм моны башкарыр өчен махсус схема төзелгән. Уразмәтов сөйләвенчә, бу – Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгының әнисеннән үч алуы.

Исегезгә төшерәбез, Римма Камалова коронавирус таралу өчен Уфаның РКБ җитәкчелеген гаепләде, ачыктан-ачык клиник хастаханәдәге хәлләрне башта Азатлык радиосына, аннары башка матбугатка сөйләде. Соңыннан РКБ башлыгы Эльза Сыртланова эшеннән алынды. Азатлык юрист Тимур Уразмәтов белән әңгәмә тәкъдим итә.

Тимур Уразмәтов
Тимур Уразмәтов

— Тимур әфәнде, әниегез, табибә Римма Камалова РКБдан үз теләге белән китте дигән сүз дөресме? Сәбәбе нидә?

— Узган җомга әнине РКБ җитәкчелеге чакырып алган һәм ревматология бүлеге эшләмәячәк, аның урынына үзәк оештырыла, аның җитәкчесе итеп әнинең укучысы, аның кулы астында эшләүче Гөлшат Фәтхуллина булачак дип әйткән. Гөлшат ханым җитәкчелек янында күптән бөтерелеп йөрде, үзен лояль кеше дип күрсәтергә тырышты. Әнигә исә җитәкчелекнең түгел, ә пациентларның мөнәсәбәте беренче урында торды. Фәтхуллинаны шулай ук терапевтлар хезмәте башлыгы итеп билгеләгәннәр иде, ул баш табибка ярдәм итә дип аңлатылды. Аннары аны РКБ каршындагы COVID һоспиталь җитәкчесе итеп билгеләделәр. Хәзер менә бу РКБ каршындагы ревмоталогия үзәге мөдире булачак. Әни моны мәкерлек дип кабул итте. Формаль рәвештә аннан шушы рәвешле арынуларына үртәлде. Мин аңа бу карарны шикаять итеп була дип әйттем. Ул минем ярдәмнән баш тартты. Әни бу бүлекне барлыкка китергән кешеләрнең берсе, 41 ел хезмәт итте РКБда. Ул сүзен әйткән, сәламәтлек саклау системы җимерелә дигән фикерне җиткергән. Ул системны минем бабай министр буларак барлыкка китергән, ә кемдер берничә айда аны юкка чыгара. Әни дә яшь кеше түгел,аңа 64 яшь .

— Җитәкчелектән алуны игълан иткәч, ниндидер башка вазифа тәкъдим ителгәнме?

— Әнигә гап-гади табиб штатын тәкъдим иттеләр. Әмма ул моннан баш тарткан.

— Ничек уйлыйсыз, бу Римма Камалованың ачык итеп фикерләрен әйтүе өчен үч алумы? Һәм кем тарафыннан?

Әни аларның акча эшләү максатында гына эш итүләренә түзә алмады һәм үз фикерен әйтте

— Нәкъ шулай, үч алу. Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы үзләренә комачаулаган, аларның булдыксызлыгын фаш иткән һәм шул ук вакытта чирлеләр, коллективтагы медицина хезмәткәрләре мәнфәгатьләрен яклап эш иткән кешедән РКБ башлыгы Шамил Булатов кулы белән котылды. Түрәләрне медицина ярдәменең сыйфаты кызыксындырмый, аларга тендер, сатып алулар уңышлы баруы мөһим һәм аларның хуҗалык эшләренә берсе дә тыкшынмавын тели. Әни аларның акча эшләү максатында гына эш итүләренә түзә алмады һәм үз фикерен әйтте. Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин күптән теш кайрый иде, ул әнине эшеннән алып ташлады.

Апрель аенда коронавирус кинәт барлыкка килде, күбесе берни белми иде, тиз-тиз эш итәргә кирәк иде. Билгесезлек вакытында эш итүне аклап була, мондый хәл белән беренче очрашуыбыз. Тәртипсезлек иде, кем нишли – аңлашылмый. Әмма хәзер нәрсә? Берничә ай узды, эшне тәртипкә салырга мөмкин иде, әмма һаман да шул ук "бардак". Тагын да начаррак түгелме икән әле гомумән вазгыять?

РКБның COVID һоспитале барлыкка килде. Табиблар махсус киемнәрдән йөри. Аларга “кызыл зонада” гына йөрергә рөхсәт ителә. Әмма медицина хезмәткәрләре бөтен бина буйлап йөри. Белмим, бәлки, дезинфекция узалардыр, әмма барыбер ул киемнән бөтен хастаханә буйлап йөрү тыела. Бу – мөһим таләп. Һоспитальгә кешеләр килә, шунда ук эшкә урнашырга дип килгән 20-30 студент өелеп тора, диагностика бүлегенә кешеләр чиратка тезелгән. Һәм алар “кызыл зонадан” чыккан медицина хезмәткәрләре белән очраша. Кем чирне эләктермим дип өздереп әйтә ала мондый шартларда? Ничек чир таралмасын? Нәрсә турында сөйли бу? Димәк, COVID һоспиталь җитәкчеләре тиешле шартлар тудырмаган, логистиканы дөрес итеп оештырмаган.

— Ә бу мәгълүмат кайдан?

— Әни моны күргән, видеога төшергән. Моны белеп алган Гөлшат Фәтхуллина җитәкчелеккә әләкләгән, матбугатка тагын таралачак дип курыккандыр. Хөрмәтле ханым, әфәнделәр, эшне тиешле дәрәҗәдә оештырыгыз инде! Барысы да төгәл башкарылса, берсе дә тел-теш тидермәячәк. Әнидән матбугат белән элемтәгә керергә, бу хакта сөйләргә рөхсәт сорадым, ник авыз йомып утырабыз дигәч, теләмим, диде. Менә дәшми дә калды, куып та чыгардылар. Бу бер атна-ун көн элек кенә булган хәлләр. Аның бүлегендә тагын коронавирус белән чирләүчеләр барлыкка килгән. Ул җыелышта әйткән, ни өчен “маршрутлау” дөрес түгел дип чыгыш ясаган. Бу ялкынга тагын да дөрләп янарга сәбәп булган. Шуннан шушы ревматология үзәген булдыру схемасын уйлап тапканнар да.

— Аңлавымча, үзәк аерым бинада түгел, шушы РКБда кала, ягъни исеме, юридик статусы гына үзгәрә?

— Әйе, бары тик исеме генә үзгәрә. Штат шул ук, чирлеләр өчен ятаклар саны да шул ук. Бернинди үзгәреш юк.

— Коллектив ни дип әйтте? Яклап сүз әйтүчеләр булдымы?

Авырулар гына авырлык кичерәчәк, алар беренче чиратта зыян күрә

— Барысы да күз йомганчы тиз, бер көн эчендә хәл ителде. Борчылып шалтыратучылар булды, әмма кем моның өчен баррикадалар төзесен? Аннары Римма Камалованың үзенең ул бинада, ул коллективта каласы да, хокуклары өчен көрәшәсе дә килмәде. Юридик хезмәт тә оештырылыр иде, матбугаттан да теләктәшлек булыр иде, әмма ул өлкән кеше, аның йөрәк чире бар, һәркөнне ул чирләп китәр дип үзебез дә куркабыз. Арыды ул, безгә сәламәт, исән әни кирәк. Ул эшсез калмаячак. Киресенчә, стрессыз, яхшы шартларда эш урынын табып була. Бу проблем түгел. Әмма авырулар гына авырлык кичерәчәк, алар беренче чиратта зыян күрә. Сыйфатлы түләүсез медицина хезмәте бетерелә.

— Җитәкчелек тарафыннан Римма Камалова белән артыгын сөйләмәскә дигән сөйләшү булдымы?

— Тырышып карау булган. Турыдан-туры әйтә алмаганнар, кызык сүзгә әйләндерергә тырышканнар. Чынында сөйләшү килеп чыкмаган, әни бу хакта сөйләшәсем килми дип чыгып киткән.

— Башкортстандагы коронавирус белән бәйле вазгыятьне ничек бәялисез? Табиб, шәфкать туташларының, кешеләрнең мөрәҗәгать итүе ешайдымы?

— Хәлләр куанырлык түгел. Начар, чынында. Саннар бер, алар чынбарлыкка туры килми. Көненә +90 кеше коронавируслы кеше дип бирелә, +200 кешегә пневмония куела, бу – якынча 350-400 кеше. Рәсми статистика саннарын 5-6га тапкырласаң, якынча дөрес саннар килеп чыгарга мөмкин. Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның телдән әйтелгән күрсәтмәсе белән кешеләр дәваланып бетмәгән килеш тә хастаханәләрдән чыгарыла башлады. Шушы көннәрдә генә әтине Зубово бистәсендәге COVID хастаханәсеннән чыгардылар, хәле бик начар дип шалтыраттылар. Өстәвенә аның тәнендә гематомалар күп дип әйттеләр. Кире яткырганнар аны шулай да хастаханәгә. Һоспитальдә ниләр булгандыр, белмим, аңсыз килеш ятканда идәнгә төшергәннәрме, кыйнаганнармы – әйтеп булмый. Әгәр чыгарган вакытта травмпунтка барып, бу фактлар теркәлсә, тикшерү оештырып булыр иде. Хәзер, дәваланып исән-сау чыксын инде дип теләргә генә кала.

Нинди хәлдә ята алар, дарулар җитәме, нинди ярдәм кирәк – кешеләр бихабәр

Кешеләр чирле туганнары турында мәгълүмат ала алмый. Нинди хәлдә ята алар, дарулар җитәме, нинди ярдәм кирәк – кешеләр бихәбәр. Шалтыратабыз хастаханәгә, алмыйлар, диләр. Бернинди дә мәгълүмат бирелми. Даруханәләрдә дә дарулар кытлыгы бар. Башка шәһәрләрдән эзлиләр, кешеләр бер-берсе белән бүлешә. Хастаханәгә туганнарына тапшырырга телиләр, әмма элемтә юк. Медицина оешмаларының рәсми җавабы: бездә барысы да бар, кытлык юк, берни кирәкми. Аннары теге җитмәгән, моны бирергә кирәк булган икән дигән нәтиҗә ясала. Кемдер танышлыгы аша теге яки бу табибка чыга ала, алардан вируска каршы препаратлар да китерүне сорыйлар, антибиотиклар исемлеген дә әйтәләр. Минемчә, хастаханәләрдә препаратларга кытлык бар.

Персонал да җитми. Алар да арыды, алар арасында да авыручылар бар. Шәфкать туташалары бер сменада 16 сәгать эшли. Алар көн саен үлем белән очраша, алар да стресс кичерә. Физик һәм рухи ару бу.

Уфадагы республика психик диспансерында да хәлләр авыр. Андагы медицина хезмәткәрләре үзләре стресс кичерә. Аларның кулларында коронавирустан яки пневмониядән дистәләгән кеше үлгән. Моны миңа шунда эшләүчеләр шалтыратып сөйләде.

— Хакимият бу очракта нишләргә тиеш? Нинди чаралар күрелергә тиеш, сезнеңчә?

— Иң кирәклесе һәм дөресе – ачык эш итү, сөйләшү сәясәте. Әмма, иманым камил, хакимият моңа әзер түгел. Кеше күп булган урыннар бар икән, битлек кию режимын кырыслату кирәк. Әлегәчә бит кибеткә битлексез, бармакчасыз керүче кешеләр бар. Аларга хезмәт күрсәтүдән баш тартучылар да күп түгел. Кешеләрдә дисциплина аксый. 65 яшьлекләргә өйдән чыкмаска кушылды. Әйе, бер яктан алар тәртипне бозалар. Паркта йөрергә рөхсәт ителсә, алар һава сулау урынына почта, банк, даруханәгә бара. Әмма өйдә утыртып кына тоту да дөрес түгел, җылыту сезоны башланды, җылы фатирда бикләнеп утыру да стресс. Хакимият тарафыннан нидер эшләнә ул, әмма күз буяу өчен генә бит. Ышандырмый.

Медицина хезмәткәрләренә ярдәм мәсьәләсе дә тиешенчә хәл ителмәде

Медицина хезмәткәрләренә ярдәм мәсьәләсе дә тиешенчә хәл ителмәде. Кемгәдер түләнде өстәмә акча, кемгәдер юк. COVID һоспитальләрдә эшләүчеләргә түләделәр, әмма чир эләктерү куркынычы белән 16 сәгать буена эшләүчеләр дә бар бит, алар тиенгә эшлиләр. Студентларны җәлеп иттеләр. Фронтка җибәреләләр чынында, әмма шул ук вакытта түләп укучыларга белем алу бәясен төшерделәрме? Студентлар эшләргә дә тиеш, шул ук вакытта укырга да өлгер, имтиханны да тапшыр. Аннары чир эләктереп үзләре дә чирли ала, якыннарына да йоктыра.

Кешеләр бит күпләп үлә. Facebook битемә Уфа моргы янында тезелеп торган машиналар турында видео куйган идем. Хакимият моны аңлату урынына беләсезме нишләде? Машина кую рөхсәт ителми дигән билге куйдылар, чит машиналар керә алмый. Кемгә кирәк бу күз буяу?

Табиблар сөйләргә ничек курыккан булса, шулай дәвам итәләр дә. Дәшмиләр. Оешып эш итү, бер-берсен яклау көче юк.

— Үзегез чирне эләктермәдегезме?

— Юк, Аллага шөкер, сакланам. Битлек кенә түгел, респиратор киеп йөрим. Кулда һәрвакыт бармакча. Бик кирәккәндә генә кибетләргә чыгам, массакүләм чараларны әйтәсе дә юк, бармыйм анда. Ресторанга бардык, туган көн уздырдык яки концертта булдык, аннары авырдык, диләр. Иптәшләр, нинди концерт инде?! Вазгыять анык булса, бер хәл булыр иде, әмма белмибез бит. Бу грипп та, ОРВИ да түгел бит, коронавирус мәкерле чир. Бала-чага кебек фикерләмик, җаваплы булыйк.

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG