Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Башкортстан республика клиник хастаханәсе баш табибы эшеннән алына


Уфадагы Республика клиник хастаханәсе
Уфадагы Республика клиник хастаханәсе

Сыртланова башка сырхауханәгә баш табибә булып күчерелә. Хастаханә табиблары исә җитәкчелеккә карата җинаять эше ачуны таләп итә. 

Башкортстанның Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсенең баш табибәсе Эльза Сыртланова вазифасыннан алына. Моның хакта үз чыганакларына сылтанып ProUfu басмасы хәбәр итә. Мәгълүматны "Коммерсант" сораштырган табиблар да раслый. Сыртланова вазифасыннан 19 майдан китә.

Сыртлановага башка вазифа тәкъдим ителгән, ул 38нче сырхауханә баш табибы булып эшләячәк. Әлеге сырхауханә җитәкчесен Республика наркология диспансерына җитәкче урынбасары итеп күчерәләр, дип яза ProUfu.

Республика клиник хастаханәсенең баш табибы булып Башкорт дәүләт медицина университеты клиникасы баш табибы Шамил Булатов билгеләнергә мөмкин. Ул 1970 елгы, 1995тә Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлаган. БДМУ клиникасын 2017 елдан җитәкли.

Апрель башында Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсендә коронавирус киң таралуы билгеле булды. 6 апрельдән хастаханә карантинга ябылды. Табиблар һәм дистәләрчә авыру вирусны йоктырган.

Табиблар сүзләренчә, алар гадәттән тыш пневмония булуын баш табибка хәбәр иткән, ләкин мәгълүматка игътибар бирелмәгән, табибларга "яхшырак эшләргә" киңәш ителгән. Табибларга шәхси саклану чаралары (битлекләр, саклану киемнәре) бирелмәгән. Хастаханәләр коронавирус таралуына әзерләнгән вакытта Сыртланова чит илләрдә булганы да хәбәр ителә.

Республика клиник хастаханәсе табиблары хастаханә җитәкчелегенә карата җинаять эше ачуны таләп итә. Коронавирус таралуын Русия баш прокуратурасы тикшерәчәк.

XS
SM
MD
LG