Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәүзия Бәйрәмованың "Милләт язмышы" дип аталган яңа китабы басылып чыкты


Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Бу язучының илленче китабы булып тора.

Казанда язучы, публицист, татар милли хәрәкәте вәкиле Фәүзия Бәйрәмованың "Милләт язмышы" китабы дөнья күрде. Анда танылган татар язучысының иҗтимагый эшчәнлеге белән бәйле язмалары урын алган. Яңа китабы чыгуы хакында Фәүзия Бәйрәмова Facеbook-тагы сәхифәсендә язды. Ул китапның алхәбәрен күчереп бастырган.

"Милләт язмышы" – танылган язучының илленче китабы, 70 еллык гомеренә иҗади хисап булып та тора” диелә хәбәрдә.

"Язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың бу яңа китабына соңгы елларда язылган кайбер сәяси һәм фәнни публицистик мәкаләләре, китап күзәтү-рецензияләр, мөрәҗәгатьләр һәм хатлар, сәяхәтнамәләр һәм милләт эшләре буенча хисаплары, корылтай һәм форумнарда ясаган чыгышлары тупланган. Бу язмаларның географиясе дә бик киң – Идел-Уралда һәм Себердә яшәүче татарларның бүгенге тормышы һәм үткән тарихы да, гомуммилләт проблемалары да анда чагылыш тапкан" дип мәгълүмат бирә нәширләр.

Китап "Аяз" нәшриятында басылып чыккан.

Фәүзия Бәйрамова – танылган язучы, җәмәгать эшлеклесе, хокук яклаучы, татар милли хәрәкәте активисты. 1989 елда Татарстанда беренче коммунистик булмаган фирка "Иттифак"ка нигез салучыларның берсе һәм аның җитәкчесе. 1986 елдан Язучылар берлеге әгъзасы. "Болын" (1986), "Моң" (1991), "Мəйдан татарларны көтə" (1992), "Кара урман" (1997), "Безне онытмагыз" (1998), "Дəверлəр күчешендə" (1998), "Күчүм хан" (2007) һәм башка әсәрләр авторы. Себер татарлары тарихын өйрәнүче. Чиләбе өлкәсендә Маяк ширкәтендәге казадан соң дәүләт алып барган татарларны юкка чыгару сәясәтен фаш итеп, "Ядерный архипелаг или атомный геноцид против татар" исемле әсәрен язды.

2010 елда милләтара ызгыш чыгаруда гаепләнеп 1 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде. 2014 елда Русиянең Кырымны аннексияләвенә каршы язмалары өчен шул ук маддә нигезендә тагын 1 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде.

XS
SM
MD
LG