Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамил Шәмсетдинов мәхкәмәсе. "Бабайлыкка каршы көрәш"


Рамил Шәмсетдинов
Рамил Шәмсетдинов

2019 елның октябрендә Байкал артында хәрби хәзмәттә сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов эшендә мәхкәмә утырышлары башлана. Тикшерү эшләре бер ел барды, Рамилгә гаепләү белдерелде, аңа гомерлек төрмә яный. Мәхкәмә башланыр алдыннан аның адвокаты белән сөйләштек.

19 ноябрь Рамил Шәмсетдиновның мәхкәмә утырышы билегеләнгән. Бүген аны якларга дип аның адвокаты Руслан Нәгыев Казаннан Читага юлга чыга. Нәгыев Азатлыкка әйтүенчә, мәхкәмә кичектерелергә дә мөмкин. "Иртәгә иң мөһиме –"присяжный"ларны тиешле санга җиткерү. Алар 12 кеше булырга тиеш. Ул сан җыелмаса, мәхкәмә утырышы тагын өч атнага кичектереләчәк. Безне дә, тикшерү органнары, прокуратураны да мәхкәмәдә катнашучылар канәгатьләндерсә, иртәгә үк эшне карау башлана", дип аңлатты Нәгыев.

Рамил Шәмсетдиновның Байкал артындагы хәрби бүлектә сигез кешене атып үтерү фаҗигасенә елдан артык вакыт узды. Бу – соңгы елларда Русия армиясендә булган коточкыч җинаятьләренең иң зурысы. Төмән өлкәсенең татар авылында туып-үскән Рамил Шәмсетдинов узган елның октябрендә кулга алынды һәм Читаның тикшерү изоляторында озатылды. Әлегәчә ул мәхкәмә көтә. Бер елга якын тикшерү эшләре барды. Адвокатлар мәхкәмәнең "присяжный"лар белән узуына басым ясады, шуны таләп итте. Мәхкәмә ризалашты. Әмма исемлектәге кешеләрне тикшерә торгач, берәүләре прокуратурага ошамады, адвокатлар да берничә кешедән баш тартты. Алар аңлатуынча, кемнеңдер туганы йә полициядә эшләгәне, йә хөкемдар булып хезмәт иткәне дип ачыкланган.

"Алар бәйсез фикер йөртә алмый, полиция, прокуратурада туганнары эшләсә, гадәттә, кеше телиме-теләмиме, алар ягына авыша башлый. Ә безгә бәйсез кешеләр кирәк. Прокуратура да үзләренә ошамаган кешеләрне сызып ташлады", ди Руслан Нәгыев.

Адвокатлар, ә алар өчәү - Руслан Нәгыев, Равил Тугушев, Сәед-Мөхәммәд Чапанов солдат Рамил Шәмсетдинов аффект, шок хәлендә җинаять кылды дигәнгә басым ясарга тырыша. Гаепләү ягы моны кире кага һәм үзенең дәлилләрен китерә. Тикшерүчеләрнең психология-психиатрия мәхкәмә экспертизасы солдат Шәмсетдиновның аффект хәлен кире кага. Адвокатлар исә бу документны шикләнеп кабул итте һәм аны янә тикшерүгә тапшырган иде. Атнакич мәхкәмәнең беренче утырышы, адвокатларның дәгъваларын кабул итәрме, юкмы – әлегә әйтү авыр.

Азатлык Руслан Нәгыев белән мәхкәмә алдыннан бу ысул белән армиядә 8 хезмәттәшен атып үтергән кешене никадәр яклап була дип кызыксынды.

— Руслан әфәнде, "присяжный"лар белән уздырылган мәхкәмәнең уңай һәм тискәре яклары нинди?

Руслан Нәгыев
Руслан Нәгыев

— Без үзебез аңа басым ясап таләп иттек, чөнки алар бәйсез кешеләр, аларга хәрбиләр дә, полиция хезмәткәрләре дә басым ясый алмаячак. Тикшерү барган вакытта безнең шикаятьләр, мөрәҗәгатьләр һәрвакыт кире кагылды. Мәсәлән, Рамилдән акча таләп итү, аның телефонын урлау очраклары ачыкланды, шулар нигезендә җинаять эшен ачуны сорадык, кире кактылар. Шуңа да бәйсез кешеләргә ышаныч күбрәк. Без аларны җентекләп тикшердек. Иртәгәсе көнне ничек булыр - әйтү иртәрәк. Бу фаҗига турында белмәгән, аның турында ишетмәгән кеше калмады бугай. Ул игътибар үзәгендә. Һәр кеше бу хәл, Шәмсетдинов турында фикер туплаган дип уйлыйм. Гаеплеме ул, юкмы, аны гафу итеп, хөкем карарын йомшартырга кирәкме, юкмы – һәр кешенең үз карары. Әгәр "присяжный" Рамил гаепле, хөкем карары, җәза каты булырга тиеш дип саный икән, безгә аны киресенә инандыру авыр булачак.

— Сез, адвокатлар, Рамилнең җинаять кылуын аффект хәлендә башкарган дигәнгә басым ясыйсыз. Бу позиция никадәр уңышлы?

— Бу расланмый әле, кызганычка. Әмма Рамил коточкыч җинаять кылуын таный, баш тартмый, ул тәүбә итә. Бу турыда хат язды, һәлак булучыларның туганнарыннан ихластан гафу үтенде. Шуңа да без Рамилгә карата җәза кырыс булмаска тиеш дип саныйбыз.

Шәмсетдинов аффект хәлендә булуын исәпкә алуга тикшерү органнары да, прокуратура да, һәлак булучыларның туганнары, аларның адвокатлары да каршы. Алар психология-психиатрия медэкспертиза карарына таяна. Әмма без аңа рецензия ясаттык, аны Сарытау юридик академиясе ясады. Моңа кадәр ясалган медэкспертиза документында хилафлыклар, хаталар бар дигән нәтиҗә ясалды. Әмма мин бу хакта алдан сөйлисем килми, ул хакта сөйләшү мәхкәмә вакытында булачак.

— Иртәгәге мәхкәмә ничек узар дип уйлыйсыз?

Рамил Шәмсетдиновка карата җәза кырыс булмаска тиеш дип саныйбыз

— Алдан кычкырган күкенең башы авырта диләр, ничек буласын алдан белеп булмый. Безнең эшне ничек алып баруның планы бар. Әмма процесс башланмады. Рамилне якларга бөтен көчебезне куячакбыз. Бу бер көн эчендә тәмамланмаячак. Мәхкәмә 10 утырышта бу эшкә нокта куярга тели дигән сүзләр ишетелде. Әмма бөтен нәрсә үзгәрергә мөмкин.

— Рамил Шәмсетдинов кулыннан һәлак булучыларның туганнары, адвокатлары сезгә мөрәҗәгать итеп карадымы?

— Юк, булмады андый хәл. Без аралашмыйбыз. Ә нигә алар безнең белән аралашсын? Алар Рамил Шәмсетдиновны гаепкә тарттырыр өчен шикаять язды, якынча 30 млн сум акча таләп итәләр. Рамилдә, аның әтисендә каян булсын андый зур акча? Әтисе очны-очка бәйләп яши, кешеләр аңа ярдәм итә. Мин ул каза күрүчеләрнең адвокаты булсам, андый шикаять кәгазен Русиянең саклану министрлыгына язар идем. Алардан акча таләп итәр идем. Башка адвокатларның эшен бәялисем килми, әмма ул акчаны министрлыктан алып була иде.

Прокуратура гомерлеккә төрмәгә ябып куюны таләп итәр дип уйлыйм, ләкин бу минем фараз гына. Максималь хөкем – үлем җәзасы. Әмма Русиядә аңа мараторий салынган. Аны гомерлеккә төрмә җәзасы белән алмаштыралар.

— Руслан әфәнде, сезнең күңел халәтен беләсе килә иде. Рамил 8 кешене атып үтерде. Кеше үтерүчене яклаганда нинди хисләр туа?

— Никадәр пафослы яңгырамасын, адвокат һәр эшне үз йөрәге аша уздыра. Без дә ул фаҗиганең катнашучысына әвереләбез. Без дә борчылабыз, безнең дә йөрәк яна. Адвокатларга да авыр, өстебезгә коточкыч йөк алабыз. Якыннарын югалтучыларның да күңелен аңлыйбыз. Әйткәнемчә, Рамил дә алардан гафу сорады. Тәүбә итүенә без дә теләктәшлек белдерәбез. Әмма шул ук вакытта ул минем башка сайлау мөмкинлегем юк иде дип аңлата. Адвокат буларак, бу позицияне якларга, кешеләргә җиткерергә, аңлатырга тиешмен. Минем ике улым бар: берсенә – 20, икенчесенә – 18 яшь. Алар Рамил Шәмсетдинов, һәлак булучы егетләрнең яшьтәшләре. Рамилгә бу ялгыш адымын ясаганда 19 гына яшь иде. Ул да, башкалар да минем улларым кебек. Авыр кабул ителсә дә, мин җинаятьнең сәбәпләрен, хакыйкатьне ачыкларга тиеш. Бу фаҗигаләр тукталырга тиеш. Тынычлыкта армиягә таза исән-сау киткән балалар казармаларда һәлак булырга тиеш түгел. "Бабайлык" куркыныч, туйдырды бу күренеш.

— Бу Рамил Шәмсетдинов мәхкәмәсеме, әллә "бабайлык"ка каршы мәхкәмәме?

— Бабайлыкка каршы көрәш бу чынында. Равил Тугушев белән шуңа басым ясыйбыз. Кешене хөкем иткәндә аның адвокаты булырга кирәк, кеше явызлыгын хөкем итәләр икән, ул чакта прокурор күзлегеннән карарга кирәк. Рамилне кеше буларак яклыйм, җинаятен исә гаеплим.

Рамил Шәмсетдинов

2019 елның 25 октябрендә Байкал артының Горный шәһәрендәге хәрби бүлектә Рамил Шәмсетдиновның каравыл алышынган вакытта сигез хезмәттәшен атып үтерүе, тагын икесен яралавы турында хәбәр таралды. Рамил сак астына алынды.

Төмән өлкәсенең Вагай районында туып үскән, 2019 елның 2 июлендә гаскәргә киткән Шәмсетдиновны адвокатлар Равил Тугушев һәм Руслан Нагыев якларга алынды.

Рамилнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов Азатлыкка әңгәмәдә, бердәнбер сәбәп бабайлык кына була ала дип әйтте, соңрак Чита шәһәренең тикшерү изоляторында улы белән очрашканнан соң "Улым гарык булдым дип аңлатты" диде.

2020 ел башында Шәмсетдинов тикшерү изоляторыннан гаскәрдә мыскыллауларга түзә алмавы, беркемгә дә зарлану мөмкинлеге булмавы, аның кулыннан һәлак булган хәрбиләр гаиләләреннән гафу үтенүе турында ачык хат язды.

Чита хәрби бүлеге мәхкәмәсе Рамил Шәмсетдиновны җәберләгән Руслан Мухатовны 2020 елның мартында ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү һәм 30 мең сум штраф җәзасына хөкем итте.

Сентябрь уртасында Хәрби прокуратура Шәмсетдиновка каршы җинаять эшендә гаепләү карарын раслады.

Тагын бер атнадан Русия тикшерү комитетының баш хәрби тикшерү идарәсе "Гаепләнүче гаебен таныды һәм үзе кылган җинаятьләрнең ничек булганын тәфсилләп сөйләде, атыш булган урында тикшерү барышында да аларны раслады" дип белдерде. Рамилнең мәхкәмә билгеләгән психология-психиатрия тикшерүендә табиблар тарафыннан сәламәт дип табылуы да язылды.

2020 елның сентябрендә Рамил Шәмсетдиновтан мораль зыянны каплату турында шикаять бирелде. Атышта үлгән һәм яраланган хәрбиләрнең туганнары Рамилдән барлыгы 26,7 миллион сум түләтергә тели.

1 октябрьдә Икенче Көнчыгыш бүлге хәрби мәхкәмәсе Шәмсетдиновның эшен "присяжныйлар" катнашында карарга ризалык бирде һәм ай ахырында "присяжныйлар коллегиясен" туплау башланды.

Шәмсетдиновның адвокаты Равил Тугушев Азатлыкка "Рамилнең бар бәласе — аның начар хәрби бүлеккә эләгүе” диде.

Русия саклану министрлыгының баш хәрби-сәяси идарәсе референты Рөстәм Клупов "Шәмсетдинов вакыйгасы гаскәрдә бабайлык булуын күрсәтте" дип белдерде.

XS
SM
MD
LG