Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамил Шәмсетдинов мәхкәмәсенә утырышчылар сайлау башланды


Рамил Шәмсетдинов хезмәттәшләрен атканнан соң

Шәмсетдиновка хөкем карары чыгарырга тиешле утырышчылар сайланганнан соң, беренче мәхкәмә көне билгеләнәчәк.

Икенче Көнчыгыш бүлге хәрби мәхкәмәсе Байкал арты хәрби бүлегендә хезмәттәшләрен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов мәхкәмәсе өчен утырышчылар (присяжный) сайлауга кереште. Утырышчылар сайлау берничә көн барырга мөмкин.

Утырышчылар коллегиясен туплау өлешчә ябык тәртиптә уза, ә мәхкәмә үзе ачык рәвештә узачак диелә.

Адвокатлар Равил Тугушев һәм Руслан Нәгыев “Урал. МБХ медиа”га сөйләгәнчә, бүген мәхкәмә тиешле кадәр утырышчы туплый алмаган, шуңа күрә мәхкәмә утырышы 19 ноябрьгә кадәр кичектерелә.

Кайбер утырышчылар кире кагылган, һәм хәзер мәхкәмәдә катнашырга әзер 11 вәкил бар, бу әле җитәрлек түгел дигән адвокатлар.

“Утырышчы буларак эшләү турында хәбәр 500 кешегә җибәрелде. Шуларның 15е мәхкәмәгә килде, дүртесе төрле сәбәпләр белән кире кагылды. Барлыгы 12 кеше кирәк. Утырыш 19 ноябрьгә кадәр кичектерелде” дип аңлаткан Тугушев Интерфакска.

1 октябрьдә мәхкәмә Шәмсетдиновның эшен утырышчылар катнашында карарга ризалык бирде. Адвокатлар мәхкәмәнең Рамил Шәмсетдиновны гаепле дип тапса да, җәзаны бераз йомшартырга лаек дип тануына ирешергә тели дип фаразлана. Бу Шәмсетдиновка гомерлек төрмә җәзасыннан котылырга булышырга мөмкин диелә.

Узган елның октябрендә рядовой Рамил Шәмсетдинов Байкал арты Горный шәһәрендәге хәрби бүлектә каравыл алышынганда сигез хезмәттәшен атып үтергән иде. Кайберләренә, исән калмасын өчен, берничә тапкыр аткан диелә. Гыйнварда узган психиатрия экпертизасы Шәмсетдиновның акылы сәламәт дигән нәтиҗә чыгарды.

Шәмсетдинов гаебен таныды. Үзенең гамәлен ул “җәберләүләргә артык түзә алмадым” дип аңлатты. Ел башында ул хәрби бүлектә низамнамәгә сыймаган мөнәсәбәтләр турында җинаять эшендә зыян күрүче буларак барды, Шәмсетдиновны һәм тагын берничә хезмәттәшен җәберләгән Руслан Мухатов ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү һәм 30 мең сум штрафка хөкем ителде.

фикерләр

XS
SM
MD
LG