Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәмсетдиновны җәберләгән хәрби шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм ителде


Рамил Шәмсетдинов сигез кешегә атканнан соң
Рамил Шәмсетдинов сигез кешегә атканнан соң

Чита хәрби бүлек мәхкәмәсе Рустан Мухатовны низамнамәгә сыешлы булмаган мөнәсәбәтләрдә гаепле дип тапты.

Чита хәрби бүлек мәхкәмәсе Рамил Шәмсетдиновны җәберләгән Руслан Мухатовка хөкем карары чыгарды. Аңа ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү һәм 30 мең сум штраф җәзасы бирелде.

Узган елның көзендә хәрби бүлектә сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов һәм тагын алты солдат Мухатовның аларны нинди алымнар белән җәберләгәне турында сөйләгән иде. Мухатов гаскәр хезмәтенә үзеннән соңрак килгәннәрне сәгатьләр буе физик күнегүләр ясарга мәҗбүр иткән, боксчы бияләе киеп маңгайларына суккан, Шәмсетдиновның аягына типкән.

Мәхкәмә барышында Мухатов үз гаебен танып, үзеннән җәбер күргән солдатлардан гафу үтенгән.

Рамил Шәмсетдинов Мәскәүдә психиатрия тикшерүе узганнан соң Читага кайтарылды. Медиа язганча, экспертлар аны үз акылында дип тапкан. Рамилнең адвокаты Руслан Нәгыев исә экпертиза нәтиҗәсе әлегә билгеле түгел дип белдерде.

Рядовой Рамил Шәмсетдинов 2019 елның 25 октябрендә каравыл алышынган вакытта сигез хезмәттәшен атып үтерде. Хәзер аңа карата ике яки аннан артык кешене үтерү турында җинаять эше кузгатылган.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG