Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамил Шәмсетдинов ачык хат язган: "Мыскыллауларга бүтән түзә алмадым"


Рамил Шәмсетдинов
Рамил Шәмсетдинов

Шәмсетдинов мыскыллауларга түзә алмавын, беркемгә дә зарланып булмавын әйтә. Ул шулай ук һәлак булган солдатлар гаиләләренә мөрәҗәгать итеп, гафу үтенгән.

Гаскәрдә сигез кешене атып үтерүдә гаепләнгән Рамил Шәмсетдинов тикшерү изоляторыннан ачык хат язган. Хатның чынлыгын Азатлыкка Шәмсетдиновның адвокаты Руслан Нәгыев раслады. Хатның күчермәсе Азатлык редакциясендә бар.

"Мин хезмәт итәргә, Ватанымны сакларга теләдем, хезмәтемнән соң тормышымны армия белән бәйләргә дә теләгән идем. Ләкин үземнең шундый җәһәннәмгә эләгүемне көтмәгән идем. Беркая да качып та, зарланып та булмый иде", ди ул.

Шәмсетдинов үзен кулда тота алмавы һәм мондый "кискен гамәлгә" баруына үкенүен белдергән. "Башка юл юк иде, мин мыскыллауларга бүтән түзә алмадым", ди ул. Ул шулай ук аның кулыннан һәлак булган солдатлар гаиләләренә мөрәҗәгать иткән, "булдыра алсагыз, мине гафу итүегезне сорыйм", дип язган.

Солдат үзенең андый адымга ничек бара алуын үзе аңламавын әйтә. Аның фикеренчә, бер мизгелдә аның үз-үзен саклау инстинкты уянган. "Мин хәзер генә кешеләргә нинди кайгы килүен һәм үз тормышымны сындыруымны аңлый башлыйм", дип язган ул.

25 октябрь Рамил Шәмсетдинов сак алышынган вакытта хезмәттәшләренә төбәп ут ачты, нәтиҗәдә барлыгы сигез кеше үлде. Рамилнең әтисе улының бу адымына бары аны мыскыл итүләр һәм җәберләүләр генә сәбәп була алганын сөйләде.

Рамил Шәмсетдинов

2019 елның 25 октябрендә Байкал артында урнашкан Горный шәһәрендәге хәрби бүлектә каравыл алышынганда хәрби хезмәттәге Рамил Шәмсетдиновның сигез кешене атып үтерүе хәбәр ителде. Ике кеше яраланган диелде. Рамил сак астына алынды. Рамилнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов Азатлыкка әңгәмәдә, бердәнбер сәбәп бабайлык кына була ала дип әйтте.

Baza басмасы Шәмсетдинов сорау алганда хезмәттәшләренең аны көчләргә җыенуы турында сөйләгән дип язды. Саклану министрлыгында әлеге сүзләрне кире кактылар.

Интернетта Рамил Шәмсетдиновны яклап петиция барлыкка килде. Моннан тыш Русиянең солдат аналары иҗтимагый оешмасы да Русия президенты Владимир Путинга Байкал арты хәрби бүлегендә булган фаҗига офицерлар, генераллар намусында дип армияне тулысынча реформалауны таләп итүче ачык хат язды, интернетта петиция ​урнаштырды.

Рамил Шәмсетдиновны якаларга адвокатлар Равил Тугушев һәм Руслан Нәгыев алынды. Мөселманнарны яклау белән шөгыльләнгән башка адвокатлар да ярдәм итә.

Адвокат Равил Тугушев сүзләренчә, Рамил Шәмсетдиновка Русия Җинаять кодексының "Үтерү" маддәсе нигезендә гаепләү белдерелгән. Соңрак "Үтерү нияте" маддәсе нигезендә тагын бер гаепләү өстәлгән. Бу маддәләрдә алты елдан алып гомерлеккә кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

XS
SM
MD
LG