Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамил Шәмсетдиновны милләте аркасында эзәрлекләгән булырга мөмкиннәр


Рамил Шәмсетдинов

Узган җомгада сигез кешене атып үтергән Рамил Шәмсетдиновны аклауны таләп итеп, челтәрдә петиция чыкты.

Рамил Шәмсетдиновка – ирек” дип аталган петиция Русия эчке эшләр министры Владимир Колокольцевка юлланган. Мөрәҗәгать авторлары армиядә “бабайлыкны” (дедовщина) туктатуны, Рамилне тернәкләндерү үзәгенә җибәрүне, аңа аклау хөкем карары чыгаруны таләп итәләр.

Бүгенге көнгә петицияне ике меңнән артык кеше имзалаган.

Русия саклану министрлыгы Шәмсетдинов кылган җинаятьнең аның хезмәт итүе белән бәйле булмаган шәхси хәлләр аркасында нерв киеренкелеге сәбәпле килеп чыккан булырга мөмкин, дигән иде. Ә югары торучы җитәкчелеккә хәрби бүлекнең үзеннән җибәрелгән хәбәрләргә караганда, бу хәл гаскәр кагыйдәләренә каршы мөнәсәбәтләр аркасында килеп чыккан. "Коммерсантъ" язганча, Русия тикшерү комитетының хәрби тикшерү идарәсе бу вакыйганың берничә версиясен карый. Шуларның берсе – Шәмсетдиновны хәрби хезмәте вакытында аның милләте аркасында эзәрлекләгән булырга мөмкинннәр.

Рамил Шәмсетдинов 1990 елда Төмән өлкәсенең татар авылы Вагайда туган. Әтисе Сәлим Шәмсетдинов Эчке эшләр министрлыгы системында эшләгән. “Рамил яхшы гаиләдән, аны атасы тәрбияләде, тыныч, җаваплы” дип сөйләгән Рамилнең сыйныфташы.

9 сыйныфтан соң Рамил Тубылда балыкчылык сәнәгате техникумына укырга керә. Аннан “кораб йөртү” белгечлеге алып чыга. Техникумда укулар тәмамлангач, 2 июльдә гаскәргә китә.

Байкал артында урнашкан Горный шәһәрендәге хәрби бүлектә сигез кешенең үтерелү сәбәбе "низамнамә кысаларыннан чыккан мөнәсәбәтләр" ("бабайлык" – "дедовщина") булырга мөмкин дип хәбәр ителгән иде. Бу хакта 72.ru порталы берничә ел элек 54160 санлы хәрби бүлектә хезмәт иткән бер хәрбигә сылтанып язды. Исеме әйтелмәгән хәрби сүзләренчә, үтерелгәннәр арасында булган лейтенант хәрбиләрне даими кимсеткән – низамнамәне ятларга мәҗбүр итеп йокларга бирмәгән, үзенең гамәлләре өчен үч алган.

Журналистлар белән сөйләшкән хәрби сүзләренчә, ул атышны оештырган Рамил Шәмсетдиновны шәхсән белмәгән. 72.ru порталы чыганаклары белдерүенчә, бу үтерүдән соң хәрби бүлектә вакытлыча ялга җибәрүләр бетерелгән, атышны оештыручының телефонын эзлиләр.

Mash телеграм-каналы язуынча, беренчел тикшерүләр нәтиҗәсендә бу хәрби бүлектә низамнамә кысаларыннан чыккан тискәре мөнәсәбәтләр булуы расланган. Басма мәгълүматынча, Шәмсетдинов җитез гаскәр төркеме хәрбиләренә ут ачкан. Төркемнән өч кеше исән калган, дип хәбәр итә Mash.

Үтерү 25 октябрь кичендә каравыл алышынганда булган. Сигез кеше үлгән, икесе җәрәхәтләр алган. Һөҗүмче – Чита районындагы ремонт-техник базаның хәрби хезмәткәре Рамил Шәмсетдинов – тоткарланган, аның белән тикшерүчеләр эшли.

фикерләр (5)

XS
SM
MD
LG