Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чита хәрби мәхкәмәсе 8 солдатны үтерүдә гаепләнгән Шәмсетдиновны кулга алды


Читаның хәрби мәхкәмәсе 20 яшьлек солдат Рамил Шәмсетдиновны кулга алды. Бу хакта ТАСС мәгълүмат агентлыгы мәхкәмә матбугат үзәгенә сылтанып хәбәр итә.

Рамил Шәмсетдиновка "Ике яки күбрәк кешене үтерү" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. ТАСС хәбәр итүенчә, солдат сак астында, әмма кайчанга кадәр – билгесез.

Үтерү 25 октябрь кичендә каравыл алышынганда булган. Сигез кеше үлгән, икесе җәрәхәтләр алган. Һөҗүмче – Чита районындагы ремонт-техник базаның хәрби хезмәткәре Рамил Шәмсетдинов. Русиянең Саклану министрлыгында бу вакыйганың сәбәпләре дип хәрбинең шәхси проблемнары аркасында "нерв ычкынуы" булырга мөмкин дип әйтелде.

Әмма Горный шәһәрендәге хәрби бүлектә сигез кешенең үтерелү сәбәбе "устав кысаларыннан чыккан мөнәсәбәтләр" ("бабайлык" – "дедовщина") булырга мөмкин дигән хәбәрләр дә булды. Бу хакта 72.ru порталы берничә ел элек 54160 санлы хәрби бүлектә хезмәт иткән бер хәрбигә сылтанып язды.

Mash телеграм-каналы язуынча, беренчел тикшерүләр нәтиҗәсендә бу хәрби бүлектә устав кысаларыннан чыккан тискәре мөнәсәбәтләр булуы расланган.

Baza басмасы язуынча, устав кысаларыннан чыккан мөнәсәбәтләр әлегә тикшерүнең төп версиясе булып тора.

Тикшерү комитеты да уставтан тыш мөнәсәбәтләр аркасында чыккан җинаять булырга мөмкин дип белдерде. Шәмсетдиновны милләте аркасында кимсетергә мөмкиннәр дигән фаразлар әйтелде.

XS
SM
MD
LG