Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамил Шәмсетдинов эшендә зыян күрүчеләр аннан 26,7 млн сум таләп итә


Рамил Шәмсетдинов хезмәттәшләрен аттканнан соң
Рамил Шәмсетдинов хезмәттәшләрен аттканнан соң

Атышта үлгән һәм яраланган хәрбиләрнең туганнары Рамил Шәмсетдинов китергән мораль зыянны шул суммага бәяли

Узган елның октябрендә Байкал артындагы хәрби бүлектә сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдиновка мораль зыянны каплау турында шикаять бирелгән. Атышта үлгән һәм яраланган хәрбиләрнең туганнары Рамилдән барысы 26,7 миллион сум түләтергә тели. Бу турыда “МБХ медиа”га адвокат Равил Тугушев әйткән.

Адвокат шикаятьләр турында күбрәк мәгълүмат бирә алмавын белдергән. “Гаепләү бәяләмәсен игълан итмичә торып, кем һәм күпме акча таләп итүен әйтә алмыйм. Иртәгә прокурор гаепләү бәяләмәсен игълан иткәч мәгълүмат булачак” дигән Тугушев.

2019 елның ноябрендә Русия Саклану министрлыгы Рамил Шәмсетдинов атып үтергән хәрбиләрнең гаиләләренә һәрберсенә 6,7 миллион сум түләнде. Бу турыда министрлыкның баш хәрби-сәяси идарәсе вәкиле Рөстәм Клупов “Новая газета” белән әңгәмәсендә белдерде. Акчалата компенсациядән кала, зыян күргән гаиләләргә ипотека кредиты биргән банк белән сөйләшүләр алып барыла, үтерелгән хәрбиләрнең банкка бурычларын капларга да ниятләнә дигән иде Клупов. Аның сүзләренчә, бу максаттан тагын 4,3 миллион бүлеп бирү мөмкинлеге карала.

Рядовой Рамил Шәмсетдинов 2019 елның 25 октябрендә Байкал арты краеның Горный бистәсендәге хәрби бүлектә хезмәттәшләренә ут ачты. Сигез кеше үлде, икесе яраланды. Шәмсетдиновка каршы ике яки аннан күбрәк кешене үтерү маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды.

Рамил бу җинаятькә бару сәбәбен хәрби бүлектәге бабайлык дип белдерде. Ул хәрби кизүдә торган вакытта офицерлар аңа өч тәүлек рәттән йокларга бирмәвен, башы белән унитазга чумдыру белән янаганнарын сөйләде. Адвокаты Руслан Нәгыевка бу вакыйга турында сөйләгәндә үзенең ни эшләгәнен аңлап бетермәвен, качкан вакытта чәнечкеле тимерчыбык аша ничек сикергәнен дә хәтерләмәвен әйтте.

Рамил хезмәт иткән хәрби бүлектә тикшерү анда низамнамәгә сыймаган мөнәсәбәтләр булганын ачыклады. Рамилне һәм башка хәрбиләрне җәберләүдә гаепле дип табылган Руслан Мухатовка ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү җәзасы бирелде.

23 сентябрьдә Рамил Шәмсетдиновның хезмәттәшләрен атып үтерү гаебен тануы билгеле булды. 29 сентябрьдә аның эше мәхкәмәдә карала башлый.

XS
SM
MD
LG