Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамил Шәмсетдинов хезмәттәшләрен атып үтерү гаебен таныган


Рамил Шәмсетдинов
Рамил Шәмсетдинов

Байкал артындагы хәрби бүлектә сигез хезмәттәшен атып үтерүдә гаепләнүче Рамил Шәмсетдиновның эше 29 сентябрьдә мәхкәмәдә карала башлый.

Узган елның көзендә хәрби бүлектә хезмәттәшләрен атып үтергән хәрби Рамил Шәмсетдинов үз гаебен таныган дип хәбәр ителә Русия тикшерү комитетының Баш хәрби тикшерү идарәсе сайтында. "Гаепләнүче гаебен таныды һәм үзе кылган җинаятьләрнең ничек булганын тәфсилләп сөйләде, атыш булган урында тикшерү барышында да аларны раслады" диелә хәбәрдә.

Рамилнең мәхкәмә билгеләгән психология-психиатрия тикшерүе узуы, табиблар тарафыннан сәламәт дип табылуы да әйтелә.

Экспертлар комиссиясе бәяләмәсенә ярашлы, ул үз гамәлләрен аңлавына комачауларлык нинди дә булса психик авыру, акыл зәгыйфьлеге, психиканың башка авыру халәте белән интекмәгән диелә тикшерү комитеты чыгарган аңлатмада.

Рамилнең мәхкәмәсе кысаларында беренчел тыңлаулар Читада Икенче көнчыгыш бүлге хәрби мәхкәмәсендә 29 сентябрьдә булачак.

Рамилнең әтисе Сәлимҗан Шәмсетдинов улының мәхкәмәсенә килә алмавы ихтималын әйткән. Ул Читага Төмән өлкәсеннән килергә акчасы булмавын Ura.ru басмасына сөйләгән. "Рамил адвокатлары белән мәхкәмәгә әзерләнә, кәефе яхшы. Мин аңа аталарча рухын сындырмаска киңәш бирәм, ул мине тыңлый", дигән Сәлимҗан Шәмсетдинов.

2019 елның 25 октябрендә Рамил Шәмсетдинов каравылчылар алышынган вакытта хезмәттәшләренә ут ачуда гаепләнә. Атыш нәтиҗәсендә сигез кеше үлде, ике кеше яраланды.

Шәмсетдиновка "Ике һәм аннан артык кешене үтерү" һәм "Ике кешене үтерүгә омтылу" маддәләре нигезендә гаепләү белдерелде. Җинаятькә бару сәбәбен Шәмсетдинов олырак хезмәттәшләренең аны җәберләве белән аңлатты.

Шәмсетдиновның әтисе Сәлимҗан Шәмсетдинов Азатлыкка улының мондый адымга баруына бабайлык кына сәбәп була ала дип сөйләде.

Август башында адвокат Равил Тугушев Читаның тикшерү изоляторында Рамил Шәмсетдинов белән очрашканнан соң Азатлыкка "Рамил мәхкәмәдән курыкмый, хөкемгә әзер" дип сөйләгән иде.

XS
SM
MD
LG