Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адвокат: "Рамил мәхкәмәдән курыкмый, хөкемгә әзер"


Рамил Шәмсетдинов
Рамил Шәмсетдинов

Адвокат Равил Тугушев бүген Читаның тикшерү изоляторында Рамил Шәмсетдинов белән очрашты. Җинаять эше белән танышу тулысынча тәмамланган, мәхкәмә утырышлары сентябрьдә башланырга мөмкин.

2019 елда сигез хезмәттәшен атып үтергән хәрби Рамил Шәмсетдинов бүгенге көндә Чита шәһәрендәге тикшерү изоляторында утыра, мәхкәмә көтә. Бүген ул үзенең адвокаты Равил Тугушев белән очрашты. Азатлык адвокат белән сөйләште.

— Равил әфәнде, сез әле Читада Руслан Шәмсетдинов белән очраштыгыз. Коронавирус вакытында анда бару авыр булдымы? Җинаять эше тикшерелеп беттеме?

— Без мөмкин булганча килергә тырыша идек, бу беренче күрешү түгел. Хәлләренә килгәндә, ярыйсы, кәефе әйбәт аның. Без бүген аның янына бу эшне алып барган тикшерүче белән бардык. Адвокатлар тарафыннан җинаять эше белән танышу тәмамлану турында беркетмәне имзаладык. Полиция гаепләү кәгазен әзерләп, Чита прокуратурасына тапшырырга тиеш булачак.

Равил Тугушев
Равил Тугушев

Безнең тарафтан гаризалар да язылды. Без беренче чиратта эшне башлангыч чорга кайтарып, өстәмә медицина экспертизасы ясатуны сорыйбыз. Психологик-психиатрия экспертизага карата безнең сораулар туды. Ул вакытта бөтен фактлар исәпкә алынмаган булган. Белмим, моңа уңай җавап булырмы, юкмы – әйтүе иртәрәк. Икенче шикаятебездә мәхкәмәнең присяжныйлар катнашында узуын сорадык. Өчечедән, без мәхкәмәгә берничә шаһитны чакыртуга рөхсәт итүләре турында мөрәҗәгать иттек. Әлегә аларның исем-фамилияләрен әйтмим, бу мәхкәмә вакытында яңгыраячак. Бу гаризалар барысы да тапшырылды.

— Тулысынча эш белән танышып чыкканнан соң, ниндидер яңа фактлар ачыкландымы?

— Бездә тулы картина юк иде. Моңа кадәр без Рамилгә кагылышлы өлешне генә белә идек. Шаһитларның аңлатуларын тулысынча укыдык, сораулар күп туды. Шуңа да без мәхкәмәгә шаһитларны чакырырга телибез. Сүз уңаеннан, Шәмсетдинов хезмәт иткән, аның белән аралашкан һәм бу фаҗигадә атып үтерелгән лейтентант Янковка кагылышлы җинаять эше тукталды. Дөресрәге, аңа карата җинаять эше гомумән ачылмады, кире кагылды. Гәрчә аның ягыннан вазифаны арттыру да булган, солдатларга карата уставтан тыш мөнәсәбәтләр дә булганы расланды. Башта Мухатовның шундый гамәлләре ачыкланды (Руслан Мухатов - Рамил Шәмсетдиновның хезмәттәше - ред.), аннары менә Янковныкы. Башка фактлар да бар, әмма мин күп нәрсәне сөйли алмыйм, чөнки мин махсус кәгазьгә кул куйдым.

— Эшне башкару никадәр авыр булды, каршылык тудымы? Армия бик ябык урын бит.

— Әллә нинди зур каршылыклар булды димәс идем. Берничә гаризаны кире кактылар, менә шул мәгълүматны җиткермәү турында килешүне имзалаттылар, без күпне әйтә алмыйбыз. Моны мин һәм адвокат Руслан Нәгыев кына имзалады, калганнарга бу кагылмады. Тикшерү эше барганда тикшерүчеләр тарафыннан кайбер фактларны ачып салган очраклар да булды. Без әлегә кадәр күп әйберне әйтә алмыйбыз. Әйтергә кирәк, тикшерү объектив уздырылган, теге яки бу якка авышу юк. Уставтан тыш мөнәсәбәтләр турында Руслан Нәгыев әйткән дә, без җиткергән фактла да тикшерелгән, алар барысы да исәпкә алынган, аерым папкаларга кертелгән. Рамилне яклаганда бу фактлар барысы да ярдәм итәр дип уйлыйм.

— Мәхкәмә кайчанрак булачак?

— Ул Читада узачак. Бу хәрби мәхкәмә булачак. Прокуратура җинаять эшен мәхкәмәгә тапшырырга тиеш, һәм ул 14 көн эчендә утырыш вакытын әйтәчәк. Ул сентябрь урталары булырга мөмкин. Рамилнең тикшерү изоляторында утыруның да чиге бар — 26 сентябрь. Бу көнгә кадәр тикшерү изоляторында сак астында калуы турында булса да мәхкәмә утырышы булыр дип уйлыйм. Безнең гариза да канәгатьләндерелер, бәлки. Медицина экспертизасы уздырылса, бу процесс сузылачак.

— Рамилнең хәле ничек? Анда коронавирус белән хәлләр ничегрәк? Ниләр турында сөйләштегез? Мәхәкәмәдән куркамы?​

— Алар дүрт кеше утыра. Төс-кыяфәтенә караганда, барысы да яхшы, мине кимсетмиләр диде. Аның белән утыручылар да авыр җинаять кылуда гаепләнүче кешеләр. Авырмый, сәламәтлеге яхшы.

Анда бик каты тикшерү узарга кирәк. Башта табибка күренергә кирәк, ул температураны карый, сораша, барысы да нормаль булса, узарга рөхсәт бирә. Битлек, бармакча, бахиллар булырга тиеш, кулларны антисептик белән эшкәртергә кирәк. Руслан белән сөйләшкәндә безнең арада пыяла бар иде. УФСИН корановирус үтеп кермәсен өчен бөтен шартларны үти.

Рамил әтисе Сәлимҗан белән
Рамил әтисе Сәлимҗан белән

Таныш булмаган бик күп кешеләр хат яза, бу аңа рухи яктан бик булыша. Бу хакта үзе әйтте. Китаплар җибәрәләр. Күп укыйм диде. Жюль Вернны, Ден Браунны укыдым ди. Яшь бит, маҗаралар, фантастика ярата торган чагы. Ризык белән посылка салучылар бар диде. Ашау ягыннан барысы да әйбәт, бернигә дә мохтаҗлык юк диде. Әтисе дә җибәрә. Акча салу мөмкинлеге бар, шул акчага тикшерү изоляторында урнашкан кибеттән тәм-томнар ала. Имам белән очрашасы килә аның. Мондагы мөфти Алмаз Сәләхов тә аның белән очрашырга әзер, әмма пандемия аркасында бөтен әйбер ябылды, рөхсәт алу авырлашты. Рамил үзе дә тели. Дин турында күп сораша. Мәхкәмәдән курыкмый, ул бит ни эшләгәнен белә, бөтен фаҗига масштабын аңлый. Нинди хөкем булыр – белмим, әмма аңа әзермен диде.

— Бу фаҗигадә һәлак булучыларның туганнары аңа язганы бармы? Никтер алар турында берни ишетелми. Аннары ул хезмәт иткән хәрби бүлектән командирлар аның белән элемтәгә кергәнме?

— Ул хезмәт иткән хәрби бүлек юк, хәлен белешәләрдер, бәлки, белмим. Турыдан-туры сораганнары юк. Һәлак булучыларга, аларның туганнарына теләктәшлек белдергән төркем ВКонтактеда бар. Анда бик күп авыр сүзләр языла. Туганнары түгел, башка чит кешеләр яза. Рамил ачык хат язды бит, гафу үтенеп, тәүбә итәм дип әйтте. Әмма җавап булмады. Әмма Рамил дә, без дә моның никадәр зур фаҗига булганын аңлыйбыз. Кемдер әтисен, кемдер улын, кемдер ирен югалтты бу хәлдән соң.

— Казан-Мәскәү-Чита арасы ерак, акча таләп итә, ә Рамилнең туганнары да авыр яши дип беләбез. Сез, адвокатлар, бу мәсьәләне ничек хәл итәсез?

— Рамилнең әтисе Сәлимҗанга берничә кеше ярдәм итеп тора. Җыелган акчага ул безгә юл, яшәү чыгымнарының бер өлешен каплый. Калган чыгымнар – безнең кесәдән. Без бушлай яклыйбыз дип алдан ук әйттек. Мин үзем армиядә хезмәт иттем, андагы хәлләрне беләм, бу башбаштаклык туктатылырга тиеш. Бабайчылык кебек хурлыклы вакыйгалар барлыгын фаш итеп, моны юк итсеннәр дигән максатым бар.

Мәхкәмәләр ничек узар, нинди карар булыр – белмим, фаразларга яратмыйм. Кулдан килгәнне эшләрбез. Аллаһы Тәгалә кулында барысы да.

Рамил Шәмсетдинов

2019 елның 25 октябрендә Байкал артында урнашкан Горный шәһәрендәге хәрби бүлектә каравыл алышынганда хәрби хезмәттәге Рамил Шәмсетдиновның сигез кешене атып үтерүе хәбәр ителде. Ике кеше яраланган диелде. Рамил сак астына алынды. Рамилнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов Азатлыкка әңгәмәдә, бердәнбер сәбәп бабайлык кына була ала дип әйтте.

Baza басмасы Шәмсетдинов сорау алганда хезмәттәшләренең аны көчләргә җыенуы турында сөйләгән дип язды. Саклану министрлыгында әлеге сүзләрне кире кактылар.

Интернетта Рамил Шәмсетдиновны яклап петиция барлыкка килде. Моннан тыш Русиянең солдат аналары иҗтимагый оешмасы да Русия президенты Владимир Путинга Байкал арты хәрби бүлегендә булган фаҗига офицерлар, генераллар намусында дип армияне тулысынча реформалауны таләп итүче ачык хат язды, интернетта петиция ​урнаштырды.

Рамил Шәмсетдиновны якаларга адвокатлар Равил Тугушев һәм Руслан Нәгыев алынды. Мөселманнарны яклау белән шөгыльләнгән башка адвокатлар да ярдәм итә.

Адвокат Равил Тугушев сүзләренчә, Рамил Шәмсетдиновка Русия Җинаять кодексының "Үтерү" маддәсе нигезендә гаепләү белдерелгән. Соңрак "Үтерү нияте" маддәсе нигезендә тагын бер гаепләү өстәлгән. Бу маддәләрдә алты елдан алып гомерлеккә кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

XS
SM
MD
LG