Accessibility links

Рамил Шәмсетдиновтан куркытып акча талау турында эш ачу янә кире кагылды


Рамил Шәмсетдиновның әтисе Сәлимҗан Шәмсетдинов
Рамил Шәмсетдиновның әтисе Сәлимҗан Шәмсетдинов

Тикшерүчеләр Шәмсетдинов акча талаучыларга дәгъва белдерми дигән, Рамилнең әтисе моның ялган булуын әйтә.

Тикшерү комитеты узган елда Байкал артында хәрби бүлектә сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдиновтан куркытып акча талау турында җинаять эше ачудан икенче мәртәбә баш тарткан. Бу турыда РИА Новостига Рамилнең әтисе Сәлимҗан Шәмсетдинов белдергән.

“Алар икенче тапкыр кире какты. Беренче тапкырыннан соң без прокуратурага зарландык. Прокуратура тикшерү комитетыннан җинаять эше ачу өчен өстәмә тикшерү уздыруын таләп итте. Һәм менә кире кагу турында яңа карар” дигән Сәлимҗан Шәмсетдинов. Ул бу карарны кире шикаять итәчәкләрен әйтә.

Рамилнең әтисе сүзләренчә, хезмәттәшләре аның банк картасын тартып алган һәм аннан акчалар чыгарган, һәм ул моны акча куркытып талау дип бәяли.

Көнчыгыш хәрби бүлгесе прокуратурасы карарына ярашлы, Рамил Шәмсетдинов Абдрахманов фамилияле хезмәттәшенә үзенең банк картасын биргән, Абдрахманов картадан 2 мең сум акча алган. Тикшерү Абдрахманов бу акчаны бурычка алып торган, әмма Рамилне кулга алганга күрә, кайтарырга өлгермәгән дигән нәтиҗә чыгарган. Абдрахманов тарафыннан Рамилгә карата янаулар булганын тикшерү исбатлый алмаган.

Тикшерүчеләр Рамилнең картасында акча күчерүләр тарихын карап, әтисенең өстәмә рәвештә тагын акчалар күчерүе турында да дәлилләр тапмавын белдергән. Алай гына да түгел, тикшерүчеләр Рамилнең Абдрахмановка карата дәгъвасы булмавын әйтә.

“Рамил дәгъваларыннан баш тартуы – ялган. Мин бу турыда белер идем, без аның белән язышып торабыз. Яисә адвокатлар әйтер иде. Тикшерү өстән-өстән генә башкарылды, мин үз вакытында Рамилгә акча күчердем, ләкин Сбербанк картасына Николай Тошванов исеменә”, дип сөйләгән Сәлимҗан Шәмсетдинов Ura.ru басмасына.

Ул акча күчергәне турында мәгълүмат банктагы шәхси кабинетында сакланганын әйтә. Шәмсетдиновның адвокатлары тикшерүчеләрнең карарын янәдән шикаять итәчәкләрен белдергән.

Моннан элек Рамил Шәмсетдинов үзе хезмәт иткән хәрби бүлектә бабайлык турында җинаять эшендә зыян күрүче дип табылган иде. 3 мартта Читадагы гарнизон хәрби мәхкәмәсе Рамилне һәм башка солдатларны җәберләгән Руслан Мухатовны низамнамәгә сыешлы булмаган мөнәсәбәтләрдә гаепле дип тапты. Аны шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм итү һәм 30 мең сумлык штраф җәзасына хөкем иттеләр. Рамилнең адвокатлары бу карарны шикаять итсә дә, мәхкәмә аны канәгатьләндермәде.

Рамил Шәмсетдинов 2019 елның 25 октябрендә каравыл алышынган вакытта сигез хезмәттәшен атып үтерде. Хәзер аңа карата ике яки аннан артык кешене үтерү турында җинаять эше кузгатылган.

XS
SM
MD
LG