Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия саклану министрлыгы вәкиле: "Рамил Шәмсетдинов вакыйгасы армиядә бабайлык булуын күрсәтте"


Рамил Шәмсетдинов

Русия салану министрлыгының баш хәрби-сәяси идарәсе референты Рөстәм Клупов Казанда ТИҮ вәкилләре белән очрашып Русия гаскәрендәге бабайлык проблемы һәм 8 хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов мәсьәләсен тикшерде.

Русия салану министрлыгының баш хәрби-сәяси идарәсе референты Рөстәм Клупов белән 22 ноябрь Казанда эчке эшләр бүлеге бинасында үткән очрашуда ТИҮ вәкилләре Фәрит Зәкиев, Галишан Нуриәхмәт, Равил Мөхәммәтҗанов һәм Кәшиф Гатин катнашты.

Фәрит Зәкиев очрашудан соң Азатлык хәбәрчесенә әйтүенчә, Казанга килгән Рөстәм Клупов Русия гаскәрендә 8 кешене атып үтергән Рамил Шәмсетдиновны яклап пикет узачагын ишеткәннән соң ТИҮ вәкилләре белән очрашырга теләк белдергән.

Русия саклану министрлыгы вәкиле белән очрашуда катнашкан Фәрит Зәкиев һәм Кәшиф Гатин
Русия саклану министрлыгы вәкиле белән очрашуда катнашкан Фәрит Зәкиев һәм Кәшиф Гатин

"Бүген Казан эчке эшләр бүлегеннән шалтыраттылар да Клуповның безнең белән очрашырга теләвен җиткерделәр. Очрашуга килгәч Клупов бездән Русиядәге бабайлыкка каршы көрәшү өчен, Рамил Шәмсетдинов белән булган хәлне бүтән булдырмас өчен сезнең нинди тәкъдимнәрегез бар дип сорады. Без аңа өч төп тәкъдим-таләпне җиткердек:

  1. Русия гаскәрендәге бар хәрбиләргә дә кесә телефоннары бирү,
  2. һәр республика һәм төбәкләрнең хәрби комитетлары каршында гаскәрдәге хәлләрне күзәтү өчен иҗтимагый контроль комитетлары оештыру, анда гаскәр аналары комитеты һәм хокук саклау оешмалары вәкилләрен кертү,
  3. Саклану министрлыгы хәрбиләрнең ирекләрен тәэмин итә алмый икән, гаскәрдә хезмәт итүне тулысынча контракт системына күчерү.

Зәкиев сүзләренчә, очрашуда Клуповның төп фикере гаскәрдәге бабайлыкны бетерү булган.

"Клупов Рамил Шәмсетдинов вакыйгасы безнең өчен бик зур шок булды дип әйтте. Без һәрвакыт Русиядә бабайлык бетерелде дип әйтеп килдек, ә Шәмсетдинов вакыйгасы бу бабайлыкның булуын күрсәтте, диде.

Ул үзе гаскәрдә бабайлык булуын тануын да җиткерде, әмма Шәмсетдинов вакыйгасында әле төгәл генә берни дә әйтеп булмый, тикшерү эше бара", диде.

Очрашуда катнашкан Кәшиф Гатин министр урынбасарына бабайлык гаскәрдә генә түгел, илдә дә бара дип әйтүен белдерде.

"Мин аңа урыс милләте "өлкән туган", ә калган милләтләр түбәнсетелгән дидем. Моның нигезендә сәяси әһлак булмау ята. Элекке саклану министры Сердюковның коррупционер булуы да илдәге сәяси әһлакның булмавын күрсәтеп тора, дидем. Шулай дигәч, дәшмәде", диде Гатин.

Галишан Нуриәхмәт бу очрашуда Клуповтан Рамил Шәмсетдинов эшен тикшерүдә кемгә ышанулары турында соравын җиткерде.

"Без Рамил Шәмсетдинов эшен тикшерүдә бәйсез адвокатлар, гаскәр аналары комитеты вәкилләре катнашсын дидек. Бәйсез адвокатлар хәл ителде, Равил Тугушев һәм Руслан Нәгыев тикшерү эшендә катнашачак, диде. Мин сез җиткергән барлык фикерләрне, таләп тәкъдимнәрне саклану министры Шойгуның беренче урынбасарына җиткерәчәкмен", диде.

Нуриәхмәт сүзләренчә, Клупов иртәгә Казанда Рамил Шәмсетдиновны яклап узачак пикет резолюциясен аңа да җибәрүләрен сораган.

Галишан Нуриәхмәт Рөстәм Клупов белән очрашуны Казан эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Сергей Чанкин тарафыннан оештырылуын җиткерде.

Саклану министрлыгы вәкиле белән ТИҮ активистларының ике сәгатьләп барган очрашуына журналистлар кертелмәде.

Рамил Шәмсетдинов

2019 елның 25 октябрендә Байкал артында урнашкан Горный шәһәрендәге хәрби бүлектә каравыл алышынганда хәрби хезмәттәге Рамил Шәмсетдиновның сигез кешене атып үтерүе хәбәр ителде. Ике кеше яраланган диелде. Рамил сак астына алынды. Рамилнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов Азатлыкка әңгәмәдә, бердәнбер сәбәп бабайлык кына була ала дип әйтте.

Baza басмасы Шәмсетдинов сорау алганда хезмәттәшләренең аны көчләргә җыенуы турында сөйләгән дип язды. Саклану министрлыгында әлеге сүзләрне кире кактылар.

Интернетта Рамил Шәмсетдиновны яклап петиция барлыкка килде. Моннан тыш Русиянең солдат аналары иҗтимагый оешмасы да Русия президенты Владимир Путинга Байкал арты хәрби бүлегендә булган фаҗига офицерлар, генераллар намусында дип армияне тулысынча реформалауны таләп итүче ачык хат язды, интернетта петиция ​урнаштырды.

Рамил Шәмсетдиновны якаларга адвокатлар Равил Тугушев һәм Руслан Нәгыев алынды. Мөселманнарны яклау белән шөгыльләнгән башка адвокатлар да ярдәм итә.

Адвокат Равил Тугушев сүзләренчә, Рамил Шәмсетдиновка Русия Җинаять кодексының "Үтерү" маддәсе нигезендә гаепләү белдерелгән. Соңрак "Үтерү нияте" маддәсе нигезендә тагын бер гаепләү өстәлгән. Бу маддәләрдә алты елдан алып гомерлеккә кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG