Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия армиясенең үлем машинасын ничек туктатырга?


Русия армиясе хәрбиләре (архив фотосы)

Хокук яклаучы Булат Мөхәммәтҗанов фикеренчә, Татарстан үз хәрбиләрен яклауда файдалы эшләр башкарды. Татарстан тәҗрибәсен башка өлкәләрдә дә кулланып буламы? Русия армиясендә үлем очракларын ничек киметергә? Шул сорауларга җавап эзләдек.

Русиянең армия сафларында ничә солдатның үлүе турында төгәл статистика юк. 2008 елдан бирле Русия саклану министрлыгы бу мәгълүматны яшерә. Хокук яклаучылар фаразлавынча, елына 400ләп егет үлә. Көн саен армиядә бер солдат үлә булып чыга. Бу очракларга уставка сыймаган мөнәсәбәтләр аркасында һәлак булучылар да, үтерелүчеләр дә, кыйнаулар да, бәхетсез очраклар да, җәрәхәтләр алучылар да, үз чирләреннән үлүчеләр дә керә.

Ә бабайчылык аркасында җәберләү, эзерлекләүләр, мыскыл итү очракларын ачыклау тагын да авыррак. Солдат үзе яки туганнары бу хакта адвокат, хокук яклаучыларга әйтмәсә, бу кырын эшләр беленми кала. Русия түрәләре армиядәге реформалар уңышлы узды, бабайчылык юк дип сөйләсә дә, быелның көзендә Байкал артындагы хәрби бүлектә хезмәт итүче Рамил Шәмсетдиновның сигез кешене атып үтерүе түрәләрнең матур сүзләрен юкка чыгарды. Рамилнең әтисе Сәлимҗан Шәмсетдинов улының бу адымга баруы армиядә булган мыскыллауга түзә алмавы аркасында булды дип сөйләде.

Азатлык бүген солдатларны ничек якларга мөмкин, улларын югалткан ата-аналар кайда мөрәҗәгать итә, шул турыда белеште. Быел гына ике улын югалткан ата-ананың төрле оешмаларның бусагаларын таптап, компенсация алуга ирешү-ирешмәүләре турында да сорашты.

Казанның хокук яклау үзәге вәкиле Булат Мөхәммәтҗанов Азатлыкка республикада гаскәргә китүче татарстанлыларны яклау эше ничек башлануы турында сөйләде.

— Армиядәге башбаштаклыклар 2000нче еллар уртасында Русиядә, аерым алганда, Татарстанда да иҗтимагый-сәяси яссылыкта иң күп яктыртылган темаларның берсе булды. 2006 елда Чиләбе танк училищесында җәберләүләр күргән рядовой Андрей Сычов белән булган очрак бөтен Русиягә яңгырады. Ә Татарстанда бу вакытта армиядә 28 килога кимегән, үз-үзенә кул салу дәрәҗәсенә җиткерелгән Радик Хәбиров язмышы өчен борчылдылар. Радик Оренбур өлкәсендәге Тоцки гарнизонында хезмәт итте. Егет 14 ай дәвамында кома хәлендә ятты, аннары үлде.

Радикның әтисе улының хокуклары бозылуга зарланып, Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән иде (Кеше хокуклары һәм төп ирекләр турында Конвенциянең 2нче маддәсе), ләкин бу гариза уңаеннан карар әле дә кабул ителмәгән.

2006 елның гыйнварында Сахалинда хезмәт итүче Татарстан егете Равил Бикмөхәммәтов үзеннән алданрак хезмәткә килгәннәр тарафыннан кыйналып, үз-үзенә кул салды. Егетнең җәсәде салынган табутны озатып кайткан офицерлар аны Казан тимер юл вокзалында ташлап калдырды. Шушы очрактан соң Татарстан президенты гаеплеләрне җавапка тартуны сорап, Русия саклану министры Сергей Ивановка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды. Ә Татарстанның беренче вице-преьмеры – республика чакырылыш комиссиясе рәисе урынбасары Равил Моратов Татарстаннан чакырылган егетләрне бу хәл булган хәрби бүлекләргә җибәрмәячәкбез, дип белдерде. "Без тәртип булмаган җиргә егетләрне җибәрә алмыйбыз", диде ул чакта Моратов.

2007 елның февралендә Казан хокук яклау үзәге хәрби хезмәткә алынган егетләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч булган 9 хәрби бүлекләрнең исемлеген төзеде. Үз чиратында Татарстан җитәкчелеге хәрби комиссариат аша хәрби җитәкчелектән үзләрендә чакырылган егетләрне бу "кара исемлектәге" бүлекләргә җибәрмәүләрен үтенде.

Шул ук елның июлендә тагын бер гадәттән тыш хәл килеп чыкты. Артем Казначеев дигән егетне иртәнге зарядка вакытында сержант каты кыйнап, ул кома хәленә калды һәм талагы өзелеп, аны алдырырга мәҗбүр булды.

Булат Мөхәммәтҗанов
Булат Мөхәммәтҗанов

Минем хокук яклау өлкәсендә беренче эш көнем 2007 елның 23 июленә туры килде. Казан хокук яклау үзәгенә хәрби киемнән рядовой Андрей Калмыков килде, ул Кострома өлкәсендәге хәрби бүлектән “бабайлык” аркасында качып китәргә мәҗбүр булган. Өлкән хезмәттәшләре аннан телефон карточкалары, пилмән һәм майонез таләп иткән. Җәберләүчеләр мәхкәмәгә бирелеп, җавапка тартылган, ә Калмыковны Мәскәү өлкәсендәге башка бүлеккә күчергәннәр. Ләкин егетнең сөйләвенчә, анда да аңа карата физик көч куллану булган.

Шушы 2007-2008 еллар армиядә уставка сыймаган мөнәсәбәтләр иң еш очраган вакыт булгандыр. 2007 елның көзендә армия реформасы башланып, солдат хезмәтенең вакытын башта ел ярымга, аннары бер елга калдырдылар. Шулай итеп, бер үк хәрби бүлектә ике ел хезмәт итүчеләр дә, ел ярым, бер ел солдатта булганнар да булуы мөмкин иде.

2007 елның октябреннән Татарстанда хокук яклаучылар тәкъдиме белән республика җитәкчелеге армиягә алынган һәр егеткә кесә телефоны бирә башлады. Бу эшкә иң эре мобиль операторларының берсе җәлеп ителде. Телефонга акча салуны да республика үз өстенә алды. Солдатларга шалтырату һәм SMS юллау мөмкинлеге бирелде, шулай ук алар телефонда акча булмаса да Татарстан военкоматының “кайнар линия”сенә түләүсез шалтырата ала иде. Ул вакытта халыкта да кесә телефоннары бөтен кешедә дә булмавын исәпкә алганда, Татарстан җитәкчелегенең бу карары бөтен Русия күләмендә бик алдынгы адым иде.

Моннан кала, һәр солдатка шәхси гигиена әйберләре, язу кирәк-яраклары һәм башка көндәлек кирәк-яраклар тутырылган букча да җибәрелә иде.

Булат фикеренчә, Татарстан армиядә тәртип урнаштыру өчен мөмкин кадәр көчен салган. Татарстан җитәкчелеге ярдәме белән бүген солдатлар кимендә кесә телефоннарын куллана ала. Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, 2000нче еллар башында башланган эш нәтиҗәсендә армиядәге җәберләүгә зарланучылар саны кимегән.

— Хәлләр үзгәрде, хәрби бүлекләрдәге җитәкчелек, Русия саклану министрлыгының төгәл боерыгы булмауга сылтанып, хезмәткә яңа килгән Татарстан егетләренең телефоннарын тартып ала башлады. Казан хокук яклау үзәге ике тапкыр “кайнар линия” уздырып, солдатларның туганнарыннан бу турыда мәгълүмәт җыйды. Тупланган мәгълүмәт Татарстанның ул чактагы президенты Миңтимер Шәймиев исеменә юлланды.

Солдатларга кесә телефоныннан шалтыратырга рөхсәт бирә торган боерык башта Идел буе-Урал хәрби бүлгесе штаб башлыгы дәрәҗәсендә чыкты. Аннары инде Русия саклану министрлыгы да хәрби хезмәттәгеләргә телефон кулланырга рөхсәт бирде, боерыкта күрсәтелгәнчә, телефонны "шәхси вакытта, шул исәптән ял һәм бәйрәм көннәрендә, увольнение вакытында" кулланырга рөхсәт ителде.

2008 елның июлендә Татарстанның вице-премьеры Равил Моратов һәм башка түрәләр Омскига барып, һава-десант гаскәрләренең андагы уку үзәгендә хезмәт итү шартларын тикшерде. Андый ашыгыч тикшерүгә Татарстаннан килгән егетләргә карата уставка сыймаган мөнәсәбәтләр турында хәбәрләр сәбәп булды. Моратов проблемны "локаль" дип атады һәм ул урында хәл ителде дип белдерде.

Шул ук елның декабрендә 18 яшьлек хәрби Алексей Гущин Оренбур өлкәсе Тоцки гарнизонында җәберләүләр турында хокук яклаучыларга сөйләде. Бу очракта да республика җитәкчелеге әлеге хәрби бүлеккә кичекмәстән вәкилләр җибәрде. Оренбур өлкәсенә Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин һәм хокук яклау үзәге вәкиле барды. Бу сөйләшүләрдән соң гарнизондагы солдатлар арасында теләүчеләр булса, алар Самар өлкәсе бүлеге роталарының берсенә күчә ала, анда Татарстаннан килгән солдатлар гына хезмәт итәчәк, дигән карар кабул ителде.

Бу очрактан соң федераль матбугат чараларында Татарстан җитәкчелеге һәм саклану министрлыгы "бабайлык"ка каршы якташлыклар оештырып көрәшергә булган, хәрби бүлекләрдә солдатларны милләтенә карап туплаячаклар, дип язып чыкты. Ләкин бу чынлыкта күпертеп бирелгән хәбәр иде.

2009 елда Казанның үзендә дә фаҗигале хәл булды. Килешү нигезендә хезмәт итүче 23 яшьлек Александр Бербин дары заводы территориясендә сакта торган җирендә үз-үзенә кул салды. Без, хокук яклаучылар, бик зур тырышлыклар белән генә бу солдатны прапорщик җәберләгән булуын исбат итә алдык. Егетне противогазын кигән килеш куллары белән җирдән берничә тапкыр этелергә мәҗбүр иткән, аннары кыйнаган.

Гомумән алганда, армиядә хезмәт итү вакыты киметелгәннән соң, Казан хокук яклау үзәгенә җәберләүләргә зарланып мөрәҗәгать итүләр саны бермә-бер кимеде. 2007 елда, мәсәлән, язгы яки көзге чакырылыш вакытында 10-15 мөрәҗәгать булса, 2010 елга аларның саны бары 3-4кә генә калды.

2010 елда Татарстанда Кеше хокуклары вәкиле вазифасын Сәрия Сабурская башкара башлады. Ул баштан ук армиягә алынган егетләрнең хокукларын яклауны иң әһәмиятле юнәлешләрнең бесе дип билгеләде. Русиядә беренче тапкыр яңа алынган егетләрне илнең төрле төбәкләренә илтүче эшелоннарны Кеше хокуклары вәкиле аппараты хезмәткәрләре һәм җәмәгатьчелек вәкилләре, шул исәптән Казан хокук яклау үзәге вәкилләре дә озатып бара башлады. Татарстанның армиягә алынучыларны болай яклавы хәрби бүлекләрдәге офицерларга яхшы кисәтү булды, алар хокук яклаучылар белән шәхси әңгәмәләр вакытында "Без бит күрәбез, сезнең егетләргә берәр әйбер була калса, Татарстан аларны яклаячак!" дип турысын әйтәләр иде.

Республика омбудсмены хәрби комиссар белән берлектә оештырган "рекрут мәктәбен" берничә дистә мең егет узды. Хәрби көчләрдә килеп чыккан теләсә-кайсы гадәттән тыш хәлне Кеше хокуклары вәкиле шунда ук җентекләп тикшерә иде.

Әйтик, 2011 елда Алтайда "бабайлар" Николай Морозовны бик каты кыйнап, ул егет казарманың 4нче катыннан егылып төште. Бәхеткә, ул исән калды, ә гаеплеләр мәхкәмә каршына басты, аларга җәза бирелде.

2012 елда Илназ Галимуллин Татарстанның хәрбиләрне туплау ноктасында 4нче каттан сикереп төшеп, авыр җәрәхәтләр алды, һәм соңыннан хастаханәдә җан бирде. Тикшерү комитеты 20 яшьлек егетнең үлемендә җинаять эзе тапмаса да, егетнең туганнары дәүләттән 200 мең сумга якын акчалата компенсация ала алдылар.

Шул еллардан соң безнең Татарстан егетләре зыян күргән очраклар турында хәбәрләр килүдән туктады. Бары 2014 елда гына бер егет шул ук туплау ноктасында капчык белән бәрәңге ташыган вакытта таеп егылып, аягын сындыру очрагы гына булды. Военкомат бу хәлне җайга салып, зыян күргән егеткә үз ихтыяры белән 100 мең сум түләде.

2017 елның җәендә Татарстаннан армиягә алынган егет Приморски краена баручы поезддан егылып төшеп калды. Бәрелү аркасында ул өлешчә хәтерен югалткан иде, шуңа эшнең ничек килеп чыкканын авырлык белән генә исенә төшерә алды. Үз-үзенә кул салу хәленә җиткерү маддәсе нигезендә ачылган җинаять эше соңыннан туктатылды. Республика хакимияте егетне авыр хәлдә ташлап калдырмады, аны Читадан Мәскәүдәге хәрби госпитальгә күчерүгә иреште.

Шулай итеп, бер-бер артлы чаралар күрелеп, армиядәге башбаштаклык проблемы әкренләп бетерелде. Бу Татарстан җитәкчелеге, Кеше хокуклары вәкиле һәм җәмәгатьчелекнең уртак эше нәтиҗәсе булды. Бу уңышлы үрнәкне, мөгаен, бүген кискен торган бүтән проблемнарны, мәсәлән, өйдә көч куллану, табиб хаталары, һәм башка мәсьәләләрне чишүдә дә кулланырга буладыр.

"Армия этәргән". Рамил Шәмсетдинов гамәле турында казаннар ни уйлый?
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:32 0:00

Быел гына Азатлык ике татар-башкорт егетенең армиядән табутта кайтуы турында язды. Аларның ата-аналарына шалтыраттык һәм улларының һәлак булуы аркасында дәүләт нинди чаралар күргәне турында кызыксындык. Шулай ук Рамил Шәмсетдинов очрагы Русия гаскәрендә тәртип урнаштыруга этәргеч була аламы дип кызыксындык.

13 июльдә Сарытау өлкәсе Вольный районы Сенной бистәсендәге хәрби бүлектә бензин тутырылган цистерна янып китү аркасында дүрт егет һәлак була, шуларның берсе Сарытау өлкәсе Шнәй авылыннан 23 яшьлек Наил Акчурин була.

Наилнең әнисе Фирүзә Акчурина Русия саклану министры Сергей Шойгуга ни өчен тыныч булган вакытта улыбыз гаскәрдә һәлак булды дигән хатына җавап ала алмаган. Мәрхүмнең әнисе Азатлыкка Русиянең үзендә тәртипсезлек бетмичә, кеше кадере артмыйча, гаскәрдә тәртип урнашмаячак, армиядән табутлар кайтуы дәвам итәчәк дип сөйләде.

— Балабыз армиядә һәлак булып, аның өчен пенсия алу өчен җаныбыз чыкты. Әле бер оешмага, әле икенчесенә йөртәләр, бер кочак документ җыярга диелде. Иремә дә, миңа да ай саен 10 мең сум түләү булды. Русия хакимиятенең менә шундый сәламе. Иминият ширкәте улыбыз өчен иремә дә, миңа да аерым 1 млн сум түләде. Мәсхәрә, әмма безгә тиешле шифаханәдә ял итү өчен түләнмәде, имеш, без тиешле категориягә кермибез. Оятсызлык бит бу.

Әлегә Наил һәм тагын өч солдатның армиядә янып үлү очрагы тикшерелә. Әмма ул тикшерү эше ничек бара – без бихәбәр. Бу – дәүләт сере. Улыбыз хезмәт иткән хәрби бүлек җитәкчесе Ковтунны эшеннән алганнарын гына беләбез. Сергей Шойгуга өч хат яздык, җавап юк. Мораль зыян килгән өчен акча ала алмаячаксыз диделәр. Мин гаскәриләрне гаепле калдыруларына ышанмыйм да, систем үзен яклаячак. Безнең кебек хәлдә булганнар адвокатларга да ышанмагыз, аның хезмәтенә киткән зур акчалар да җилгә очты, җинаять эше дә ачыкланмады. Безгә ярдәм итүче, аңлатучы да юк. Берни исбатлый да алмаячаксыз диделәр. Инде җәйдән бирле дарулар эчәбез, шуларның чекларын да сакларга баш җитмәгән...

Рамил Шәмсетдинов очрагын беләм. Авыр хәл. Ничек тә булса балаларны Русия армиясенә җибәрмәскә, шул гына киңәшем. Тәртип урнаштырылмаячак, өметем юк.

2019 елның 29 июлендә Екатеринбурның 28831 санлы хәрби бүлегендә хезмәт иткән Башкортстан егете Илдар Сираҗев "Урал" машинасы базасындагы радиостанциянең электр уты аркасында һәлак була. Әнисе Гөлсимә Сираҗева Азатлыкка әйтүенчә, Екатеринбурның хәрби прокуратурасы әлегәчә тикшерү эшен алып бара.

— Мин аларга шалтыратып торам, әмма алар тикшерү эшләре озак бара дип аңлата. Бер әйберне генә беләм, аның кан анализлары чиста, алкоголь дә, әфьюн дә барлыгы ачыкланмады. Хәрби бүлекләрдә солдат һәлак була икән, гаепне тулысынча аңа аударыр өчен авызына аракы коялар, наркотик салалар дип ишеттем. Тикшерү ни булып бетәр – әйтүе авыр. Әмма алар гаепләрен тануларына шикләнәм. Әлегә баламның гаскәрдә һәлак булуы аркасында мораль яктан зыян күрдем дип компенсация алмадым. Аның өчен мәхкәмә булырга тиеш. Аңа кадәр тикшерү эшләре тәмамланырга, нәтиҗәләр чыгарылырга тиеш.

Әлегә минем дә, иремнең дә хисабына һәркайсыбызга 1 млн 333 сум акча күчерелгән. Бу – солдатларның иминияте өчен түләнгән акча. Әмма аны алмадык, 30 процент салымны түләргә кирәк. Кызым да инвалид минем, шуның сәламәтлеге өчен тотылуын телим.

Шулай ук миңа да, иремә дә карап торучы Илдарны югалту аркасында 12 мең 150 сум 83 тиен пенсия билгеләделәр. Бер тапкыр алдык. Шулай ук электр транспортта йөрер өчен 500 сум бүлеп бирде хакимият.

Шулай да Гөлсимә Сираҗиева Рамил Шәмсетдинов булган хәлләрдән соң Русия гаскәрендә тәртип урнашыр дип өмет итә.

"Үз балам өчен күз яшьләре кипмәде, Рамил өчен дә йөрәктән кан саркып тора. Мин аңа теләктәшлек күрсәтәм. Хат та яздым, улым, барысы да яхшы булсын синең өчен дидем. Бабайлыкка түзә ала диме соң егет кеше? Улым Илдар белән хезмәт иткән егетләргә шалтыратам, җавап бирмиләр, алар куркытылган дип саныйм.

фикерләр (5)

XS
SM
MD
LG