Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров эше Страсбургта каралачак


Радик Хәбиров хәрби хезмәттә 50 килограммга ябыга
Радик Хәбиров хәрби хезмәттә 50 килограммга ябыга

Таза-сау килеш хәрби хезмәткә китеп, аннан 28 кг авырлыкка калып, кома хәлендә кайткан һәм 14 айдан соң үлгән Радик Хәбировның әтисе Сәетгәрәй Хәбиров Европа мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте.

54 яшендәге Сәетгәрәй Хәбиров бу мөрәҗәгатендә Русияне, улының исәнлеген кайгырту өстендә тиешле җаваплылыкны башкармауда гаепли. Ул хәрбиләрнең үз вакытында Радик Хәбировның авыруын белә алмауларын һәм аның сәламәтлеген саклап калу өчен тиешле чараларны күрмәүләрен белдерә.

Страсбург мәхкәмәсендә Сәетгәрәй Хәбировның хокукларын “АГОРА” Регионара хокук саклау ассоциациясе яклый.

Хәбировны Европа мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итүгә этәргән вакыйга ничек була соң?

2005 елның ноябрь ае ахырында 19 яшьлек Татарстан егете Радик Хәбиров Сарытау хәрби өйрәнү бүлегеннән Оренбур өлкәсе Тоцкий гарнизонына күчерелә. Монда ул, ниндидер сәбәпләр аркасында ике тапкыр хәрби бүлектән качарга тели. Ә егерменче декабрьдә Тоцк хәрби госпиталенең психиатрия бүлегенә салына. Анда бер ай яткач Радик үз-үзенә кул салырга тели. Нәкъ менә шушы хастаханәдә ул 50 килограммга ябыга да инде.

Хәрби хезмәткә 78 кг авырлыкта, сау-сәламәт килеш озаткан Радикның әтисе Сәетгәрәй Хәбиров 5 яшьлек бала авырлыгындагы улын Казанга бары тик кома хәлендә генә алып кайта. 14 ай комада үлем белән көрәшкән кече сержант Радик Хәбиров 2007 елның 1 апрелендә вафат була.

Моннан ярты ел узгач, Русиядә бу эшкә “Үз-үзеңә кул салуга китереп җиткерү” маддәсе белән дәгъва ачылуга карамастан, тикшерү эше җинаять вакыйгасы булмау сәбәбе белән туктатыла.

Сәетгәрәй Хәбиров Русиядә башка хокукый юлларга мөрәҗәгать итеп караса да, нәтиҗәгә ирешә алмый һәм соңгы хокукый юл итеп, агымдагы елның 29 ноябрендә кеше хокукларын яклаган Страсбург мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итә.

“АГОРА” Регионара хокук саклау ассоциациясе вәкиле, адвокат Рамил Әхмәтгалиев Сәетгәрәй Хәбировның мәхкәмә гаризасы һәм бу гаризада белгертелгән таләпләр белән якыннанрак таныштырды.

“Без гаризаны Европа мәхкәмәсенә кичә кичен җибәрдек. Кайчан кабул итәрләр анысын белмибез. 6 ай – 1 ел эчендә кабул ителер дип уйлыйбыз”.

Сәетгәрәй Хәбиров гаризаны үз исеменнән бирдеме? Мөрәҗәгать нинди рәвештә булды?

Хәбиров мәхкәмәгә мөрәҗәгатьне үз исеменнән һәм улы исеменнән ясады.

Мәхкәмә гаризасында нинди таләпләр белгертелде?

Ул Европа конвенциясенең 2 һәм 13 маддәләрендә белгертелгән яшәү хокукы һәм гадел хөкем ителү хокукын таләп итте. Чөнки безнең элек биргән гаризаларны Русия тикшерүчеләре карамаган. Аннан соң хәрби психологлар Радик Хәбировның хәрби хезмәттә барлыкка килгән проблемнары белән кызыксынмаган, аңа булышмаган. Без иң элек Русия прокуратураларына мөрәҗәгать итеп карадык. Алар безнең гаризаны тикшермәде, кирәкле экспертизаларны уздырмады, хәрби психологлардан сорау алмады.

Сез Радикның үлемендә кемнәрне гаепле дип саныйсыз?


Без, аның үлемендә хәрби психологлар гаепле, дип уйлыйбыз. Чөнки алар Радикны карарга тиешләр иде. Русия кануннары таләп иткәнчә кеше хәрби хезмәткә алынганда, аны хәрби психологлар тикшерергә тиеш. Кешенең проблемнары булса, вакытында булышырга тиешләр. Радикның армиядә проблемнары булган, әмма хәрби психологлар аңа вакытында булышмаган.

Рамил әфәнде, “АГОРА” хокук яклау оешмасы вәкиле буларак, сез Страсбург мәхкәмәсеннән нинди нәтиҗәләр көтәсез?

Без Европа мәхкәмәсенең Русия прокуратураларын гадел тикшерү уздырырга мәҗбүр итүен көтәбез

Сезнең таләпкә охшаш мәхкәмә эшенең моңа кадәр булганы, Русияне моңа кадәр бу өлкәдә җавапка тартканнары бар идеме?

Юк. Русияне җавапка тартканнары юк иде әле бу темада. Бу мәхкәмәдә безнекенә охшаш бер эш бар барын. Әмма ул әле каралмаган. Ул гариза ялгышмасам Трифонов исеменнән бирелгән.

Бүгенгә кадәр Сәетгәрәй Хәбировтан Русиянең тиешле органнары гафу үтенгәнме?

Юк. Гафу үтенү булмаган. Без моны гаризада да таләп иттек. Бүгенгә кадәр Европа мәхкәмәсенә без куйган таләпләргә охшаш мәсьәлә кертелмәгән иде әле.

Без шуңа игътибарны җәлеп итәргә тырыштык: безнең егетләр, татар булсынмы ул, русмы, кем дә булса этәргәнгә күрә генә, әлбәттә этәрүчеләр дә бардыр, элмәккә үрелмидер.

Хәрби хезмәттә мондый егетләр белән эшләүче хәрби психологлар, махсус офицерлар бар. Алар, мондый вакыйгалар булмасын өчен, алдан чаралар күрергә тиешләр. Әгәр мондый кешеләр үз эшләрен тиешенчә башкармый икән, дәүләт бу хәлләргә җаваплы булырга тиеш.
XS
SM
MD
LG