Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тоцк госпиталендә җинаятчел гамәлләр


Тоцк -- Сарытау өлкәсенең Тоцк хәрби госпиталендә - хәзер үлем хәлендә ятучы татарстанлы Радик Хәбиров дәваланган урында - табибларның күпсанлы җинаятчел гамәлләре ачыкланган. Тоцк хәрби прокуроры Айвар Нургалиев, табибларның 40-тан артык имгәнү һәм авыру очракларын яшергәнлеге ачыкланды, дип белдерде. Прокурор әйтүенчә, бу госпитальдә белемсез табиблар эшләгән, булмаган дәвалаулар өчен дарулар алынган, солдатларны кыйнау очраклары яшерелгән.
XS
SM
MD
LG