Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марат Әхмәтов: татар телен санламаган министрлар турында хисап Миңнехановка юлланачак


Марат Әхмәтов
Марат Әхмәтов

Районнарда татар телендә белем, тәрбия бирү мәсьәләсе турындагы сүзләр җисеменә туры килми ди Дәүләт шурасы рәисе урынбасары.

Кайбер министрлыкларның татар теленә дәүләт теле буларак карашы бик салкын. Алар турында Рөстәм Миңнехановка хисап биреләчәк. Бу хакта бүген президент каршындагы татар телен саклау, үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов белдерде. Очрашу Дәүләт шурасының кече залында узды. Утырыш татар телендә барды. Әхмәтов сүзләренчә, министрлыклар биргән мәгълүматлар чынбарлыктан аерыла.

“Татар телендә белем, тәрбия бирү, татарча чараларның исеме җисеменә тәңгәл килмәгән очракла бик күп. Хәтта министрлыклар биргән мәгълүматлар да урыннардагы хәлдән күпкә аерыла”, диде ул.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, комиссия районнарның һәм министрлыкларны эшенә анализ ясаган. Административ ысул файдаланырга туры киләчәк ди ул.

“Министрлыклар һәм районнар сайтларына, социаль челтәрләрдәге аккаунтларына анализ ясадык. Үзебезнең тәкъдимнәрне җиткердек. Кайбер министрлыкларның дәүләт татар теленә карашы бик салкын. Спорт министрлыгы, яшьләр министрлыгы, юл-транспорт министрлыгы, инвестицияләр агентлыгы, сәламәтлек саклау министрлыгы һәм башкаларның телгә мөнәсәбәте бик сүрән. Министрлыкларның бу мәсьәләдә канун үтәлешен тирәнтен ачыклап, президентка аңлаешлы итеп, административ ысулларны файдаланырлык итеп көчле мөрәҗәгать әзерләргә кирәк булачак. Президент белән сөйләшү булуга карамастан, атналык киңәшмәләрдә татар телле министрлар да татар телендә чыгыш ясамыйлар. Аларның телгә мөнәсәбәтен анализлап, ел ахырында ул мәгълүматны президентның өстәленә салырбыз”, диде Марат Әхмәтов.

Әхмәтов татар теле комиссиясе әгъзалары муниципаль районнарга һәм шәһәр бүлгеләренә шәхсән беркетеләчәк диде.

6 июльдә Татарстан президенты татар телен саклау һәм үстерү комиссиясен төзеде. Аны Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкли. Комиссиягә 35 кеше керде. 15 июльдә аның беренче утырышы узды. Анда комиссия әгъзалары дүрт эшче төркемгә бүленеп эшләячәкләрен белдерделәр.

Дөнья татар яшьләре форумы шурасы Татарстан президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенә үз тәкъдимнәре белән чыккан иде. 29 тәкъдимнән торган исемлек дүрт төркемгә бүленә: мәгариф, иҗтимагый киңлек, медиа һәм Татарстаннан читтә яшәүче татарлар.

Азатлык, милли активистлар белән аралашып, татар теле комиссиясе алдында торган беренчел 10 мәсьәләне барлаган иде.

XS
SM
MD
LG