Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшьләр форумы Татар телен саклау комиссиясенә тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итте


Татар теленә өйрәтү китабы
Татар теленә өйрәтү китабы

29 тәкъдимнән торган исемлектә дүрт бүлек бар: мәгариф, иҗтимагый киңлек, медиа һәм Татарстаннан читтә яшәүче татарлар.

Дөнья татар яшьләре форумы шурасы Татарстан президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенә үз тәкъдимнәре белән чыкты. Мөрәҗәгать форум сәхифәсендә китерелә. 29 тәкъдимнән торган исемлек дүрт төркемгә бүленә: мәгариф, иҗтимагый киңлек, медиа һәм Татарстаннан читтә яшәүче татарлар.

Яшьләр мәгариф тармагының һәр баскычына тәкъдимнәрен яңгырата: татар телендә сыйфатлы белем бирә торган балалар бакчалары челтәрен булдыру, булган татар балалар бакчаларын татар телле тәрбиягә кайтару, татар телен дәүләт теле буларак укытуны гамәлгә кертү эшен дәвам итү, аны федераль стандартларга керттерү, татар телендә белем биргән мәктәпләрне ачыклау, укытуга һәм тәрбия чараларына бәйсез мониторинг, анализ ясау һәм башкалар.

Тәкъдимнәр арасында БДИны татарча тапшыру мөмкинлеген таләп итү, федераль оешмалар белән бу мәсьәләдә эш итү, Милли университет концепциясен тормышка ашыру, татар телен үстерү фондын булдыру, аның ярдәмендә грантлар һәм стипендияләрне финанслау, татар телен укыту методикаларын камилләштерү, чит төбәкләрдән һәм илләрдән татар яшьләрен Татарстанга тел практикасы өчен китерү кебек пунктлар да бар.

Иҗтимагый киңлек өлкәсендә яшьләр Татарстанда икетеллелекне даими мониторинг эшен алып бару, хосусый оешмаларны татар телле сервиска өйрәтү системын булдыру​, җәмәгатьчелек белән эш иткән дәүләт хезмәткәрләре өчен татар теленнән имтихан кертү, ​татар теле үзәге булдыру тәкъдимнәрен китерә. 2022 елга кадәр Казанның тарихи үзәгендә барлык элмә такталар татар телендә дә башкарылырга тиеш, рәсми чыгышлар, хисапларның кимендә 20 проценты татарча булырга тиеш, ди форум шурасы.

Моннан тыш яшьләр комиссияне татарча фильмнар һәм мультфильмнар төшерү эшен активлаштырырга, дөньяда популяр булган фильмнар, китаплар, видеоуеннар, компьютер уеннарын татар теленә тәрҗемә итәргә, татарча смартфон кушымталарын булдыру эшен җайга салырга чакыра. Шулай ук татар шәһәр мәдәниятен үстерү эшен дәвам итү кирәк диелә.

Татарстаннан читтә яшәүче татарлар өчен даими тел курсларын оештыру тәкъдим ителә, татарлар күпләп яшәгән шәһәрләрдә (Уфа, Мәскәү, Төмән) татар полилингваль мәктәпләр ачарга кирәк диелә. Каюм Насыйри институтын активрак ачып, аның эшчәнлеген яңарту, заманча, сыйфатлы эшләүгә күчерү кирәк, дип саный Дөнья татар яшьләре форумының шурасы.

6 июльдә Татарстан президенты татар телен саклау һәм үстерү комиссиясен төзеде. Аны Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкли. Комиссиягә 35 кеше керде. 15 июльдә аның беренче утырышы узды. Анда комиссия әгъзалары дүрт эшче төркемгә бүленеп эшләячәкләрен белдерделәр.

6 октябрь көнне узачак комиссия утырышында 15 мәсьәлә каралачак дип көтелә. Аларның күпчелеге теге яки бу өлкәдә бәйгеләр игълан итүдән гыйбарәт.

Азатлык, милли активистлар белән аралашып, татар теле комиссиясе алдында торган беренчел 10 мәсьәләне барлаган иде.

XS
SM
MD
LG