Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар телен саклау комиссиясе дүрт эшче төркемгә бүленеп эшләячәк


Мәгариф, мәдәният, милли кадрлар әзерләү һәм дәүләт органнары белән эш нәтиҗәләре юнәлешләрендә эшче төркемнәр булдырылды.

Бүген Татарстан президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясенең беренче утырышы узды. Утыршыны комиссия рәисе, Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкләде. Азатлыкка билгеле булганча, комиссия әгъзалары дүрт эшче төркемгә бүленгән. Алар мәгариф, мәдәният, милли кадрлар әзерләү һәм дәүләт органнары белән эш нәтиҗәләре юнәлешләрен алып барачак.

  • Беренче эш төркеме республика мәгариф министры Рәфис Борһанов җитәкчелегендә "Мәгариф оешмалары эшчәнлеген, уку-укыту программаларын камилләштерү, дәреслекләрне һәм уку-укыту әсбапларын яңарту, федераль структуралар белән хезмәттәшлек итү" белән шөгыльләнәчәк.
  • Икенчесе "Массакүләм мәгълүмат чаралары, мәдәният оешмалары эшчәнлеген камилләштерү, иҗат берләшмәләре белән хезмәттәшлек итү, социаль челтәрләр буенча эшче төркем" дип атала, һәм аны Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова җитәкли.
  • "Урта һәм югары һөнәри белем бирү өлкәсендә һәм татар телен куллану даирәсен киңәйтү, милли кадрларны эзерләү юнәлешендә фәнни эзләнүләр буенча эшче төркем" дип аталган эш төркемендә Казан федераль университет ректоры Илшат Гафуров җитәкчелек итәчәк.
  • Татарстан президентының территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов "Дәүләт органнары һәм муниципаль берләшмәләр, хакимият структуралары белән хезмәттәшлекне нәтиҗәле итү" эшче төркеме җитәкчесе итеп куелды.

Комиссиянең беренче утырышында татар телен сөйләм, сәнгать, әдәбият дәрәҗәсендә генә түгел, фән теле буларак та сакларга кирәклеге турында сүз күтәрелде. Татарстан мәгариф министрының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова югары уку йортларына кергәндә татар телен белүче балаларга өстәмә баллар бирергә тәкьдим итте. Сүз әлегә Татарстан югары уку йортлары турында гына бара. Шул ук вакытта Лилия Әхмәтҗанова татар теле мәктәпләрдә укытылмауда ата-аналар үзләре гаепле дигән фикер җиткерде. Ул татар сыйныфлары ачар өчен ата-аналардан гаризалар булмавын әйтте. Аның фикеренчә, татар телендә укыта торган вузлар булмавы ата-аналарның балаларын татарча укытырга теләкләрен сүндерә.

Утырышта шулай ук Татарстан китап нәшриятын саклап калу кирәклеге турында да әйтелде.

Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе июльдә булдырылды. Аны Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкләячәк. Урынбасары итеп мәгариф министры Рәфис Борһанов билгеләнгән. Комиссиядә барлыгы 35 кеше.

Азатлык тел активистлары, комиссия әгъзалары белән беренче итеп хәл ителергә тиешле мәсьәләләрне барлады. Татар телен үстерүдә 10 юнәлеш тәкъдим ителде.


XS
SM
MD
LG