Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Барс Медиа" ширкәте татар эстрадасын икегә бүлде


Камил һәм Марат Гәрәевлар
Камил һәм Марат Гәрәевлар

Соңгы көннәрдә социаль челтәрләрдә "Барс Медиа" ширкәте белән бәйле имеш-мимешләр таралды. Татар эстрадасы өлкәсендә профессиональ дәрәҗәдә продюсерлык белән шөгыльләнүче ширкәт җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре арасында аңлашылмаучанлык иң югары ноктасына барып җитәргә охшаган.

29 гыйнвар җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова 15 ел килешү белән эшләгәннән соң "Барс Медиа"дан китүен белдерде. Бу хакта ул видео яздырып Instagram-га элде. Видеоның сыйфаты яхшы, ул студиядә төшерелгән һәм профессиональ дәрәҗәдә монтажланган, тексты алдан әзерләнгәне күренеп тора. Ул ширкәттән китүенең сәбәбе дип "компаниядәге бертуган абыйлар арасындагы низаг"ны атый, ләкин нечкәлекләрен аңлатып тормый.

Ландыш үзе Азатлыкка "әлегә берни әйтә алмыйм, ләкин моны кемдер әйтергә тиеш иде, бу болай дәвам итә алмый" дип кенә чикләнде.

31 гыйнвар Ландыш Нигъмәтҗанова һәм продюсер Фәрит Таишев журналистлар белән очрашып, "Барс Медиа" тирәсендәге җәнҗалга аңлатма бирделәр.

"Барс Медиа" безне күткә тибеп чыгарды"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:09:12 0:00

Шушы хәлгә аңлатма сорап, Азатлык "Барс Медиа"ның баш продюсеры Гөлнара Абаевага шалтыратты. Ул "бу сорауга җавап бирмим, үзем дә ике көннән китәм дип белдерде. Абаева продюсерлык үзәгендә 15 ел эшләде. Әлегә кая китәсемне белмим, берни эзләмәдем диде. Шул ук вакытта вазифасыннан үз теләге белән китүен дә әйтте.

Гөлнара Абаева сүзләренчә, продюсерлык үзәге башка форматта эшли башларга мөмкин. Киләчәктә артистлар белән "генераль килешү" төзелмәячәк. Ягъни бушлай кемне дә булса сәхнәгә чыгару туктатылачак. Җырчылар белән түләүле нигездә генә эшләячәкләр.

"Барс Медиа"да озак еллар эшләгән, концертлар оештыруда, җырчыларны популярлаштыруда ширкәт җитәкчесе Марат Гәрәевның уң кулы булган, ширкәтнең "төп баганасы" булган Радик Артемьевның да былтыр җәй үк киткәне билгеле булды. Ул "Барс Медиа" продюсерлык үзәген җитәкли иде.

Радик Артемьев Азатлыкка сөйләвенчә, Ландыш Нигъмәтҗанова "Барс Медиа"дан килешүдә каралган таләпләрнең үтәлмәве сәбәпле киткән. "Аның проекты белән эшләмәделәр. "Татар җыры" фестиваленнән дә алып ташладылар. Җитәкчелекнең аңа карата начар мөнәсәбәте турында да әйтеп торды", дип сөйләде Радик Артемьев. Ул да ширкәт продюсерлык үзәген ябарга җыенуын, күп хезмәткәрләрнең, артистларның китүен хәбәр итте.

Радик Артемьев
Радик Артемьев

"Мин ширкәткә яңа хуҗалар килгәч, аларның сәясәте белән килешмәдем. Минем җитәкче Марат Гәрәевка китәргә туры килде. Миңа да эштән китү турында гариза язарга куштылар. "Барс Медиа"ның күп хезмәткәрләре китте, яки аларны җибәрделәр. Кемдер китәргә җыена. Кемгәдер китәргә туры киләчәк", диде Артемьев.

"Барс Медиа" белән хезмәттәшлек иткән, ләкин ахыр чиктә ширкәтнең "кара исемлегенә" эләккән популяр җырчы Фирдүс Тямаев әлеге шау-шудан соң 30 гыйнварда "Барс Медиа"ның Голбуятников урамында урнашкан бинасында журналистлар белән очрашты. Әлеге бинаның күп өлеше төрле оешмаларга арендага бирелеп беткән. "Барс"ның тавыш яздыру студиясе генә калган. Аның да җитәкчесе, ширкәттә җитештерелгән җырларның 80 процентына аранжировкалар ясаучы Адель Хәмзин эшеннән киткән.

Фирдүс Тямаев очрашу алдыннан Азатлыкка сөйләвенчә, "Барс Медиа"ның хәле ширкәт хуҗалары бертуган Марат һәм Камил Гәрәевлар арасында килеп туган аңлашылмаучанлык нәтиҗәсендә мөшкелләнгән.

"Барс медиа"ның соңгы бер елда рейтингы төште. "Балалы солянка"да да зал җыя алмадылар. Безнең белән эшләгәндә, Марат Гәрәев, Радик Артемьев чорында Мәскәүдә хәтта Кремль заллары да тула иде. Проектлары күп иде. Ә соңгы бер ике елда бик мондагы белгечләрне эштән җибәрделәр. Көчле белгечләр иде. "Барс Медиа" бердәнбер зур продюсер үзәге иде. Һәрбер җырчыга исем ясый иде, күтәрә иде. Студентлар 7 ел эчендә тәҗрибә ала, аларның исеме, юлы бар иде. Гаиләсен ашатырлык эше була торган иде.

Бертуган Гәрәевләрне Марат Гәрәевның кызы Динә генә дуслаштыра ала дип фаразлый Тямаев. "Монда Динә Гәрәева килгәч системны тарткатты. Марат Гәрәев яңадан үз кулына ала алса, "Барс" яңадан кайнаячак, әгәр мондый систем белән барса, бу компания үләчәк. Китмәскә иде аңа, соңгы сулышына кадәр тотып торырга иде. Яки Радик Артемьевка бирергә иде. Динә бүгенге көндә әтисенә каршы. Нәрсә өчен икәнен белә алмыйм. Динә үзе шундый яхшы, дипломатик кыз. Бездә бит әле әти-әнине тыңлау дигән нәрсә бар. Алар дөрес фикер йөртмәгән очракта да, син әти-әни яклы булып калырга тиеш. Күңелендә иманы бар кеше шулай булырга тиеш.

Аларның дуслашуын телибез. Без җырчылар бу бинага кайтып, яңа сулыш кертергә әзер. Бу ширкәт бетсә, монда башкалар яңа проектлар уйлап чыгарачаклар, ләкин бу мондый күләмдә, дәрәҗәдә була алмый", дип сөйләде Фирдүс Тямаев.

Динә Гәрәева
Динә Гәрәева

Ул шулай ук Павел Волонихинны мөдир итеп кую да дөрес булмады дип саный. "Моңа кадәр булган эшне дәвам итү өчен администратор булу гына җитми, 20 ел шушында эшләргә кирәк. "Татар җыры"на Мәскәүдән Лина Арифуллинаны чакырдылар. Нәрсә үзгәрде соң? Адәм көлкесе булды бит. "Татар җыры"ның дәрәҗәсе төште. Моны мин катнашмаганнан гына димим. Үзебезнең Татарстан режиссерлары әйбәт эшләде. Татарның бизәге бар иде", диде ул.

Фирдүс үзе "Барс Медиа" белән биш ел эшләгән, ләкин килешү сүздә генә булган. Ширкәт җырчыга җырлар яздырган, клиплар төшергән һәм телевидение белән радиода яңгыраткан, ә Тямаев аның концертларында, проектларында катнашкан. Ләкин җырчының 35 яшьлек юбилеен әзерләгәндә "Барс Медиа" ярдәм итүдән баш тарткан, "ни өчен икәнен аңламый калдым", дип Фирдүс.

Ул елны "Татар җыры"да катнашмаган. 2019 елда да фестивальдә катнашудан баш тарткан. Шуннан бирле ике арада "кара мәче" узган дияргә мөмкин. Тямаев җырларын ТМТВда да, Татар радиосында да әйләндермиләр. Акча түләп тә, бушка да.

Фирдүс "Барс Медиа" кебек ширкәт таралса, алар урынына барыбер кемдер киләчәк, ләкин ул коры бизнеска гына корылачак дип саный.

Адель Хәмзин "Барс Медиа" ширкәтендә 15 ел дәвамында эшләп, 2019 елның декабрендә киткән. Азатлыкка ул аның китүе "Барс Медиа"ның җитәкчелек сәясәте белән килешмәве белән аңлатты.

Адель Хәмзин
Адель Хәмзин

"Яратып, күңел биреп эшләдем, әмма ширкәттә булган үзгәрешләргә түзеп булмады. Күп кешеләр китте, мин дә шул исәптән. Сәбәбе бер. Динә Гәрәева мөдир вазифасына килгәч, эш ысуллары үзгәрде, ширкәт таркала башлады. Аңа җырчы Иркәнең тәэсире көчле. Аларның мөнәсәбәтләрен сөйләмим, миңа анысы кызык түгел. Әмма шәхсилек эшкә дә тыгыла башлады. Мәсәлән, Иркәгә кемдер ошамый икән яки башка җырчының әйткән сүзе, гамәле күңеленә ярамый икән, ул Динә Гәрәевага моны әйтә һәм фәлән җырчы йә берәр концертта катнашмыйча төшеп кала, йә фестивальдә җырлатмыйлар. Аны шалт итеп кара исемлеккә кертәләр. Объективлык кая? Ничек бу ошый, тегесе ошамый дип эш итәргә мөмкин? Профессиональ караш булырга тиеш.

Күбесе моннан туйды. Ландыш Нигъмәтҗанова бөтенесе дә уйлап йөргән сүзләрне әйтте. Бу кайчан да булса тишелеп чыгарга тиеш иде. "Барс медиа" көчле ширкәт иде, алар кебек башка үзәк юк иде. Күзгә карап таркалды. Марат әфәнде Гәрәев кызын мөдир итеп куйды, аннары аның китүен теләде, Павел Волонихинны китереп куйдылар. Әмма Камил Гәрәев энесе Маратның теләгенә каршы килеп, Динәне кире мөдирлеккә утыртты. Бу каршылык коточкыч зур зыян салды. Камил Гәрәевка әйткән кешеләр дә булгандыр, без җыелып кермәкче идек тә. Әмма ул сукырларча эш итә, берсен дә ишетми. Җырчылар, артистлар контрактларның начар шартлар булуыннан китми, алар Динә Гәрәеваның эш алып бару ысулына түзә алмыйча китте", диде Хәмзин.

Илмира Нәгыева
Илмира Нәгыева

Җырчы Илмира Нәгыева да Динә Гәрәевага җырчы Иркәнең тәэсире көчле булып, кайбер җырчылар "кара" исемлектә булуын раслады.

"Минем килешүем ел ярым элек тәмамланды. Аны мин озайтмадым, чөнки башкалар кебек түзә алмадым. Динә Гәрәева белән мин шәхсән таныш түгел, исәнләшеп кенә йөри идем. Ә Иркә мине дошман итеп күрде. Берничә тапкыр зур низаг чыкты. Мин чыннан да кайбер концертлардан төшеп кала идем, әмма сәбәпләрен аңлатмадылар. Мин "кара"” исемлектә булганын белми дә идем. Ышанасы да килмәде, әмма дөрес булып чыкты. "Барс медиа" ширкәтенең таркалуы начар", диде ул Азатлыкка.

Җырчы Иркә
Җырчы Иркә

Азатлык җырчы Иркәгә дә шалтыратты, аның да бу хәлләргә аңлатмасын бирүен сорады, әмма ул "Барс Медиа" ширкәте белән бәйле бер генә сорауга да аңлатма бирмим, дип әйтте.

Марат Гәрәев Интертатка сөйләвенчә, "Барс медиа" бетү чигендә. "Бу күптәннән акционерлар белән каршылык башлангач килеп чыкты, 2-3 ел элек. Алар компания үсешен бер төрле, ә мин башкача күрә идем. Шуңа күрә соңгы 2-3 елда мин: "Китәсем килә. Әйдәгез, бер җитәкче кеше табыйк һәм әкренләп-әкренләп эшләрне аңа тапшырам да, китәм" дип әйтә идем. Чөнки акционерлар компаниянең ничек үсәргә тиешлеген күрмиләр, аңламыйлар.

Марат Гәрәев
Марат Гәрәев

Элек "Барс Медиа" үсештә иде. CD, DVD аша табыш алып була иде. Бу чор узды. Барысы да интернетта. Шуңа күрә башка бурычларны хәл итәргә кирәк. Дәүләт белән бергә эшли белергә, проектларны үстерергә кирәк. Уртак тел табып булмады, шуңа мин киттем.

Бүген татар медиа-группасы инде юк. Һәм бу факт. Без — бөтен җитәкчеләр, бөтен кадрлар китте. Компаниянең нигезен тәшкил иткән компания юк. "Барс Медиа" төрле кулларда", дигән Гәрәев. Ул TMTV һәм "Татар радиосы" ябылыр дип тә фаразлый. Радио күп дигәндә ике ел эшләргә мөмкин. "Иң мөһиме, лицензиясе булган татарча радио юкка чыга. Лицензияне болай гына алу мөмкин түгел. Әгәр ул банкротка әйләнә икән, белмим инде…", ди Марат Гәрәев.

Динә Гәрәева һәм Камил Гәрәев ягыннан аңлатма юк. Азатлык Гәрәеваның кабул итү бүлмәсенә шалтыраткач, үзебез шалтыратып, сөйләшербез диделәр, ләкин көн дәвамында хәбәр булмады.

"Барс Медиа" 1998 елда оеша һәм тиз арада татар эстрадасы базарында иң зур ширкәткә әверелә. Хәзер ул продюсерлык үзәген, реклам агентлыгын, TMTV телеканалын, "Татар радиосы"н һәм "Татар җыры" фестивален берләштерә.

XS
SM
MD
LG