Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марат Әхмәтов татар телле белгечләргә күбрәк түләүне кире кайтарырга тәкъдим итте


Марат Әхмәтов
Марат Әхмәтов

Эшләрендә ике дәүләт телен кулланучы хезмәткәрләргә эш хакына өстәмә түләү кертеп, нәтиҗәсен карарга кирәк дип белдерде Әхмәтов.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары, Татар теле комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов республиканың ике дәүләт телен белүчеләргә хезмәт хакын артыграк түләүне кире кайтарырга кирәк дигән фикер белдерде. Бу турыда Әхмәтов яшь дәүләт хезмәткәрләренең беренче форумы вакытында белдерде.

“Безгә, шиксез, әлеге канунны һәм хөкүмәт карарын үтәүгә кире кайтырга кирәк. Ләкин, мәҗбүр итү урынына, кызыксындырырга кирәк, минемчә, шулай җиңелрәк. Бәлки, башта 15 процент өстәмәне билгеле бер категория хезмәткәрләргә өстәп түли башларгадыр. Аннары, аларның тәҗрибәсенә таянып, нәтиҗә булса, башкаларга да моны кертергә. Шулай әкренләп киңәйтергә. Бюджет мөмкинлекләре кысаларында безгә әлеге проблемга кире кайтырга кирәк. Без шундый исәпләүләрне инде әзерлибез... Пандемия безне таррак кысаларга куйды, ләкин бюджет керемнәре ачыграк күренә башлагач, без, шиксез, президентка әлеге үтенеч белән мөрәҗәгать итәчәкбез” диде Әхмәтов.

Башка милләт вәкилләре моңа каршы чыкмасмы соң дигән сорауга Әхмәтов әлеге ысул әкренләп кертеләчәк, һәм нәтиҗәсе анализланачак дип җавап бирде. “Бүредән курыксаң – урманга бармыйсың. Канун кабул ителгән, хөкүмәтнең бу канунны үтәргә кушкан карары бар” диде ул.

Ике дәүләт телендә эшли алган хезмәткәрләр өчен өстәмә түләүләр “Татарстан Республикасының телләре турында” канунда язылган.

Татарстан Дәүләт шурасының узган чакырылышында әлеге теманы депутат, шагыйрь Разил Вәлиев күтәрә иде. Татарстан Дәүләт шурасының 2017 елда булган утырышларының берседә Разил Вәлиев үз чыгышында: "Президент белгәч, ә ни өчен премьер-ми­нистрга, Дәүләт шурасы рәисенә, депутатларга, министрларга, хакимият башлыкларына, гомумән, дәүләт һәм муниципаль хезмәт­кәрләргә андый та­ләп куелмый?" дигән сорау куйды. Ләкин мәсьәләнең алга китеше булмады, шул ук елны татар теле мәктәпләрдән дә кысрыклап чыгарылды.

XS
SM
MD
LG