Accessibility links

Кайнар хәбәр

Павел Шмаков — Азатлык укучылары сайлаган 2019 ел шәхесе


Павел Шмаков

Азатлык үз укучыларын 2019 елга йомгак ясарга чакырып, ике атна дәвамында тавыш бирү үткәрде. Елның соңгы көннәрендә нәтиҗәләрне барлыйк.

17 декабрь Азатлык 2019 елга йомгак ясау максатыннан ел шәхесен сайлауны башлап җибәргән иде. Тавыш бирү Азатлык сайтында һәм Вконтакте белән Telegram төркемнәрендә барды. Тавыш бирү 29 декабрь тәмамланды.

искәрмә

Әлеге сораштырулар фәнни тикшеренү түгел, алар бары тик Азатлык сайты һәм Вконтакте белән Telegram төркеме укучылары фикерләрен чагылдыра.

Ел шәхесе сораштыруы гадәтә күп игътибар җәлеп итә, әлеге язма да декабрь аеның иң күп укылганнары арасында да булды, укучыларыбыз күпсанлы фикерләрен дә калдырды. Барлык платформаларны да санаганда барлыгы 1 253 укучы тавыш бирде. Гомум нәтиҗә чыгарганда, без өч платформа тавышларын бергә кушып, гомум процентларны санап чыктык.

"Вконтакте" сораштыруы нәтиҗәләре
"Вконтакте" сораштыруы нәтиҗәләре

Азатлык укучылары иң күп тавышны "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаковка биргән булып чыкты. Ул инде берничә ел мәктәптә татар телен урыс теле белән тигез дәрәҗәдә укыту хокукы өчен көрәшә. Павел әфәндегә 294 кеше тавыш биргән, бу 23,46% тәшкил итә. Шунысы кызык, социаль челтәрләрдә Павел әфәндегә тавыш бирүчеләр күпкә күбрәк булды (аеруча Вконтакте социаль челтәрендә).

Тавышлар саны белән бераз гына калышып, икенче урынны аспирант Азат Мифтахов алды. Аңа барлыгы 285 кеше тавыш биргән (22,74%). Сайтта һәм Telegram-да тавыш бирүдә исә Азат җиңү яулады. Бу сак астында утырган татар егетенә теләктәшлекне күрсәтә.

Өченче урында — удмурт галиме, үз-үзенә ут төртеп шәһит булган Альберт Разин. Аның өчен 179 кеше тавыш биргән, бу 14,28% тәшкил итә.

Башка шәхесләргә бирелгән тавышлар саны түбәндәгечә:

  • Дамир Йосыпов – 118 тавыш (9,41%),
  • Алимә Сәләхетдинова – 101 тавыш (8,06%),
  • Миңтимер Шәймиев – 99 тавыш (7,90%),
  • Радий Хәбиров – 70 тавыш (5,58%),
  • Алмаз Имамов – 31 тавыш (2,47%),
  • Айдар Гобәйдуллин – 25 тавыш (1,99%),
  • Башка вариант – 51 тавыш (4,07%).

Моннан тыш Азатлык укучылары үз комментарларында 2019 ел шәхесе буларак түбәндәге шәхесләрне дә атады: Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим, Руслан Габбасов, Илнар Гарифуллин, Марсель Әхмәтҗанов, Рамил Шәмсетдинов, Дамир Исхаков, Руслан Айсин, Наил Нәбиуллин һәм башкалар.

Тавыш бирүнең тулы нәтиҗәләре белән Азатлык сайтында, безнең Вконтакте төркемендә һәм Telegram каналында танышып була.

Элекке елларда Азатлыкта "Ел шәхесе" кемнәр булганнар?

  • 2018 ел: "Башкорт" хәрәкәте активисты Фаил Алчынов.

Икенче урынны – җырчы Элвин Грей, өченче урынны фигуралы шуучы Алинә Заһитова алган.

  • 2017 ел: Татарстанның элекке мәгариф министры Энгел Фәттахов.

Икенче урынга – СолНЦе мәктәбе мөдире Павел Шмаков, өченче урынга "Башкорт" оешмасы җитәкчеләре Фаил Алчынов һәм Руслан Габбасов ирешкән.

  • 2016 ел: Азатлык ел шәхесен барламаган, "2016 елның 16 татары" исемлеген әзерләгән. Ул исемлеккә кергәннәрне биредә укып була.

фикерләр (5)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG