Accessibility links

Кайнар хәбәр

2019 ел шәхесе. Татар-башкорт дөньясы


Азатлык 2019 ел йомгакларын барлый башлый. Гадәттәгечә, ел шәхесен сезнең белән бергә сайлыйбыз, хөрмәтле укучыларыбыз. Тавыш бирүдә катнашыгыз, без кертми калган шәхесләрне форумда язып калдырыгыз.

2019 ел ахырына якынлаша. Азатлык та ел йомгакларын барлый башлый. Соңгы елларда кергән гадәткә күрә, нәтиҗә ясауны елның шәхесләрен барлаудан башлыйбыз.

2019 ел шәхесе дип кемне атар идегез? Быел мәгълүмат кырында иң күп яңгыраган яки җәмгыятькә нык тәэсир ясаган кеше – кем ул? Азатлык елның һәр көнен карап чыгып, 9 шәхесне аерып алды. Хәзер сезнең чират, хөрмәтле укучыларыбыз. Ел шәхесенә тавыш бирергә чакырабыз. Сораштыру шулай ук Азатлыкның Вконтакте һәм Telegram сәхифәләрендә бара.

Искәрмә: Татар-башкорт дөньясында ел шәхесе дип атасак та, быел исемлеккә татар-башкорт дөньясына зур йогынты ясаган башка милләт вәкилләре дә керде.

1. Альберт Разин

Альберт Разин
Альберт Разин

10 сентябрь Ижауда галим, удмурт теле өчен көрәшүче активист Альберт Разин үз-үзенә ут төртеп шәһит булды. Шундый фаҗигале юл белән ул удмурт теленең, милли телләрнең аяныч хәленә игътибар җәлеп итәргә тырышты. Әлеге вакыйга күпләрне тетрәндерде, медиа кырында, җәмәгатьчелектә милли телләргә игътибарны арттырды.

2. Павел Шмаков

Павел Шмаков
Павел Шмаков

Татар җәмәгатьчелеге Казандагы "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаковны инде берничә ел игътибар белән күзәтә. 2017 елда мәктәпләрдә татар телен укытуны чикләү башлангач Шмаков татар теле дәресләрен киметмәде һәм мәхкәмә юлына басты. Әлеге мәхкәмәләр 2019 елда да дәвам итте.

Быелның җәендә Шмаков Страсбургтагы Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә дә шикаять җибәрде. Белем бирү оешмасының республиканың дәүләт телен мотлак укыту хокукы бар, дип саный ул.

3. Дамир Йосыпов

Дамир Йосыпов
Дамир Йосыпов

Август аенда Мәскәүдән Кырымга баручы очкычның ике моторына да кошлар эләгә, әлеге авыр хәлдә очучы Дамир Йосыпов очкычны басуга уңышлы төшереп утырта, бер кеше дә һәлак булмый.

Әлеге хәл өчен Русия президенты Дамир Йосыповка (һәм икенче очучы Георгий Мурзинга) Русия каһарманы исемен бирә. Очучының бу батырлыгы социаль челтәрләрдә күпләп телгә алынды, аның татар булуы да әйтелде.

4. Алмаз Имамов

Азатлык укучыларына яхшы таныш булган Алмаз Имамов соңгы арада актив рәвештә татар теле хокуклары өчен көрәшә. Чаллыда яшәүче активист инде икенче ел инде төрле банклар, оешмалар белән мәхкәмәләшеп йөри, ул оешмалардан татар телендә хезмәт күрсәтүне таләп итә.

Моннан тыш Имамов татар милләтен мыскыллау һәм дискриминацияләү өчен төрле танылган шәхесләрне дә (алар арасында Ольга Артеменко, Валерий Тишков, "За единое образовательное пространство в России" төркеме һәм башкалар) җавапка тартырга чакырып, хокук саклау оешмаларына мөрәҗәгатьләр юллый.

5. Азат Мифтахов

Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Мәскәү университеты аспиранты 25 яшьлек Азат Мифтахов 2019 елның февралендә кулга алынды. Ул Мәскәү янында "Бердәм Русия" фиркасе офисына һөҗүм итүдә гаепләнә. Ул кулга алынгач полиция җәзалаулары турында да белдерде.

Фәнзаман Баттал оныгы булган Азат Мифтаховны татар җәмәгатьчелеге, галимнәр, хокук яклаучылар азат итүне ​таләп итте, Русия җитәкчелегенә мөрәҗәгатьләр юллады. Активистлар аңа теләктәшлек чаралары уздыруны дәвам итә.

6. Айдар Гобәйдуллин

Айдар Гобәйдуллин
Айдар Гобәйдуллин

2019 елда Русиядә иң зур тавыш чыккан сәяси эш булып җәй көннәре протестларыннан соң барлыкка килгән "Мәскәү эше" булгандыр. Әлеге эш нигезендә дистәләгән яшь егет кулга алынды, аларның бер өлеше утыртылды яки шартлы җәза бирелде.

Шулар арасында татар егете, 26 яшьлек Айдар Гобәйдуллин да бар. Аны Мәскәү үзәгендә узган протест чарасы вакытында полиция хезмәткәренә сулы шешә ыргыткан дип гаепләделәр. Тикшерү изоляторына утыртканнан соң, аны илдән китмәү шарты белән иреккә җибәрделәр, ләкин җинаять эше ябылмады. Октябрь уртасында Гобәйдуллин Русиядән китте, шуннан соң аны халыкара эзләүгә бирделәр.

7. Миңтимер Шәймиев

Миңтимер Шәймиев
Миңтимер Шәймиев

2017 елда татар теле мәктәпләрдә мәҗбүри укытылу туктаганнан соң, Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев милли мәгарифнең альтернатив юлын тәкъдим итте: Татарстанда өч телле мәктәп (полилингваль) мәктәпләр проекты игълан ителде.

Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга шәһәрләрендә төзеләчәк бу мәктәпләрдә тирәнтен өч тел укытылачак (рус, татар, инглиз), моннан тыш предметлар да өч телдә укытылачак дип көтелә. Татарстан әлегә мәктәпләрне Мәскәүдән шүрләп кенә эшләргә җыена.

8. Радий Хәбиров

Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Әлеге исемлеккә быел Башкортстан башлыгы вазифасына сайланган Радий Хәбировны да кертми булдыра алмадык. Башкортстан медиа кырында аның исеме иң еш яңгырады. Ул шиханнар белән бәйле низагта да, "Башкорт" хәрәкәтен шовинизмны алга сөрүне гаепләүдә дә, Татарстан белән көндәшлектә дә актив булды. Хәбиров моннан тыш Башкортстанда башкорт милләтчелеген көчәйтеп җибәрде дип саный белгечләр.

9. Алимә Сәләхетдинова

Алимә Сәләхетдинова
Алимә Сәләхетдинова

Русиядән читтә яшәүче татар-башкортлар арасында иң актив оешмалардан саналган Монреаль татарлары эшчәнлеге игътибарга лаек. Быел Алимә Сәләхетдинова җитәкчелегендә Монреаль татарлары оешмасы онлайн татар теле дәресләрен оештырды, анда төрле илләрдән дистәләгән бала укый.

Монреаль татарлары җәмгыяте күп кызыклы чаралар да үткәреп килә. Мисал өчен, быел Ниагара шарлавыгы Татарстан суверенитеты көненә багышлап Татарстан байрагы төсләрендә яктыртылды, бу эш Алимә һәм Марат Сәлахетдиновлар тырышлыгы белән башкарылды.

Хөрмәтле укучылар, тавыш бирү 29 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Безнең исемлеккә керми калган башка шәхесләр булса, аларны Азатлык форумында языгыз.

Элекке елларда Азатлыкта "Ел шәхесе" кемнәр булганнар?

  • 2018 ел: "Башкорт" хәрәкәте активисты Фаил Алчынов.

Икенче урынны – җырчы Элвин Грей, өченче урынны фигуралы шуучы Алинә Заһитова алган.

  • 2017 ел: Татарстанның элекке мәгариф министры Энгел Фәттахов.

Икенче урынга – СолНЦе мәктәбе мөдире Павел Шмаков, өченче урынга "Башкорт" оешмасы җитәкчеләре Фаил Алчынов һәм Руслан Габбасов ирешкән.

  • 2016 ел: Азатлык ел шәхесен барламаган, "2016 елның 16 татары" исемлеген әзерләгән. Ул исемлеккә кергәннәрне биредә укып була.

фикерләр (48)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG