Accessibility links

Кайнар хәбәр

Очкычны басуга утырткан пилотларга Русия каһарманы исеме бирелде


Дамир Йосыпов
Дамир Йосыпов

Русия президенты Владимир Путин "Урал һава юллары" очкычын басуга утырткан очкыч пилотлары Дамир Йосыпов һәм Георгий Мурзинга Русия каһарманнары исеме биргән.

Экипажның башка әгъзаларына Батырлык ордены биреләчәк. Бу хакта Интерфакс хәбәр итә.

Дамир Йосыпов Русия телевидениесенә үзен каһарман санамавын белдерде. "Күпләр миңа каһарман, ләкин мин үземне каһарман итеп тоймыйм. Мин башкарырга тиешлесен башкардым, очкычны, юлчыларны, экипажны коткардым. Минемчә, бу бердәнбер карар иде. Мин үземне каһарман санамыйм" диде ул.

15 августта Мәсәкүдән Кырымга баручы очкычның ике моторына да кошлар эләгә һәм Дамир Йосыпов җитәкчелегендәге экипаж аны басуга төшереп утырта. Очкычта, экипажны исәпләп, барылгы 233 кеше була, алар исән кала.

  • Экипаж командиры Дамир Йосыповка 41 яшь. Ул 2013 елда Петербур дәүләт сивил авиация университетын тәмамлаган һәм "Урал һава юллары"на эшкә алынган. 2018 елда Ульян сивил авиация институтында "аэронавигация" белгечлеге алган. Дамир Йосыповның очыш вакыты 3000 сәгатьтән артып китә.
  • Икенче пилот Георгий Мурзинга 23 яшь. Петербур авиация университетын 2017 елда гына тәмамлаган, 2018 елдан бирле эшли. Барлыгы 600 сәгатьтән артык очышы бар.
  • Очкыч экипажы әгъзалары һәм шәхесләре билгеле булган юлчылар Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырымга барырга җыенулары өчен Украинаның "Миротворец" исемлегенә кертелгән.
XS
SM
MD
LG