Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы активисты татарча хезмәт күрсәтмәгән Сбербанкка чикләү кертүне таләп итә


Архив фотосы
Архив фотосы

Чаллыда яшәүче Алмаз Имамов татарча хезмәт күрсәтмәгән Сбербанкка чикләү кертүне таләп итеп Халыкара валюта фондына мөрәҗәгать юллаган.

Алмаз Имамов урысча гына хезмәт күрсәтеп Сбербанк татар кешесен кимсетә, дискриминацияли дип саный һәм моңа чик кую өчен Татарстанда татарча хезмәт күрсәтмәгән банкка Халыкара валюта фондын чикләүләр кертергә чакыра. Ул бу хакта фондка мөрәҗәгатен җибәргән. Ул анда Сбербанкның дистәләрчә еллар татарча хезмәт күрсәтмәве белән татарны дискриминацияләве, Татарстандагы банкларның урысча гына хезмәт күрсәтеп урыс халкына өстенлек бирүе, моңа каршы көрәшә башлаучыларны куркыту, эзәрлекләү турында яза.

Имамов узган елның февраленнән бирле Русия банкларының Татарстандагы бүлекләрендә татарча хезмәт күрсәтүне булдыру ниятеннән төрле урыннарга мөрәҗәгатьләр юллый, Сбербанк ширкәтен татарча хезмәт күрсәтмәгән өчен мәхкәмәгә бирде.

2018 ел ахырында Татарстандагы Сбербанк бүлекләре электрон чират кәгазе бирә торган хезмәтне бераз татарчалаштырды. Әмма Алмаз Имамов бу гына аз дип саный. "Бу татарча хезмәт күрсәтә башлауда минем мәхкәмәләшеп йөрүләремнең катнашы никадәрдер, әйтә алмыйм. Әмма бу гына аз. Татарстан җирендә булгач, банк башка хезмәтләрне дә урыс теле белән рәттән татарча да күрсәтергә тиеш" ди ул.

XS
SM
MD
LG