Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы активисты Алмаз Имамов Сбербанк җитәкчесен телгә бәйле дискриминациядә гаепли


Герман Греф
Герман Греф

Алмаз Имамов татар телендә хезмәт күрсәтүдән баш тартуы өчен Сбербанк җитәкчесенә карата җинаять эше ачуны сорый.

Чаллы активисты Алмаз Имамов Баш прокуратурага Сбербанк президенты һәм идарәсе рәисе Герман Грефка карата җинаять эше ачуны сорап мөрәҗәгать иткән. Ул Греф банкы татар телендә хезмәт күрсәтүдән баш тарта дип белдерә.

Имамов җинаять эшен Җинаять кодексының 136нче маддәсе - кеше һәм ватандашның хокуклар һәм ирекләр тигезлеген бозу нигезендә ачуны сорый. Активист эш Сбербанкның Татарстан бүлекчәләрендә "дискриминация һәм урыс телле халыкны хезмәтләндерүдә өстенлекләр булдыру, татарларга татар телендә хезмәт күрсәтүдә чикләүләр кую" өчен ачылырга тиеш дип саный.

Имамов үз гаризасында октябрь башында Сбербанкның Чаллы бүлекчәсендә аңа татар телендә хезмәт күрсәтүдән баш тартуын искә ала. Имамов Сбербанктан "кануннарга ярашлы, урыс телендә генә хезмәт күрсәтү банк кулланучыларының хокукларын бозмый" дигән җавап алган.

Имамов урыс теленнән тыш, башка телләрне дә куллану хокукы биргән "Русиянең дәүләт теле турында" һәм "Татарстанның дәүләт телләре һәм башка телләре турында" кануннарына сылтана.

Бу елның 22 февралендә Имамов Сбербанк мине татар буларак дискриминацияли дип прокуратурага гариза биргән иде инде.

Ул гаризасында Имамов "Чаллыдагы Сбербанк бүлекләрендә хезмәтләр турында мәгълүмат урыс телендә генә язылган", "талон алу өчен электрон стенд та урыс телендә генә эшли", "татар телендә бер мәгълүмат та юк", "халык белән эшләүче хезмәткәрләрнең татар телен белүен раслаган документлары юк", дип язды.

Прокуратура үз җавабында Татарстанда эшләүче дәүләт оешмалары үз сайтларын татар телендә ясарга мәҗбүр түгел дип белдерде.

Дәүләт оешмаларыннан һәм Сбербанктан татар телендә хезмәт күрсәтүне таләп иткәннән соң, Имамовка тәртип саклау оешмалары игътибар итте, аның Вконтактедагы битендә экстремистик дип танылган берничә язма табылуын белдерде. 18 июльдә Чаллы мәхкәмәсе Имамов эшен карауга кереште.

Имамов гаепләүне кире кага. Аның фикеренчә, гаепләүләр аңа дәүләт оешмаларына һәм банкларга татар телендә хезмәт күрсәтү таләпләре белән язган мөрәҗәгатьләре өчен белдерелгән.

4 ноябрьдә билгеләнүче Бердәмлек көне уңаеннан Сбербанк Русиянең юкка чыгу куркынычы янаган асаба халыклары телләрен ясалма интеллект ярдәмендә саклау проектын башлап җибәрде. Әлегә проектта нганасан, ижор һәм ульч телләре катнаша.

Банк шулай ук Русия көненә илдә яшәүче халыклар телләренә багышланган проект та булдырды.

XS
SM
MD
LG