Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сбербанк Русия асаба халыклары телләрен саклау проектын башлап җибәрә


4 ноябрьдә билгеләнүче Бердәмлек көне уңаеннан Сбербанк Русиянең юкка чыгу куркынычы янаган асаба халыклары телләрен ясалма интеллект ярдәмендә саклау проектын башлап җибәрә. Әлегә проектта нганасан, ижор һәм ульч телләре катнаша.

"Русиянең 98 асаба халкы теленә юкка чыгу куркынычы яный. Бу телләр үлә, бу телләрдә сөйләшүчеләр, әкиятләр һәм риваятьләр хәтерләүчеләр китә. Өлкән буын телне балаларга тапшырмый", диелә Сбербанк белдерүендә.

Әлеге вазгыятьтә киләчәк буыннар өчен телне ясалма интеллект саклый ала, шул рәвешле телне табигый буыннан буынга тапшыру процессын торгызып була дип саный Сбербанк. Проект кысаларында алар өйрәнә торган компьютер алгоритмнары нигезендә интерактив база булдыра башладылар.

Проект сайтына керүгә әлегә 3 телне сайлап була: нганасан, ижор һәм ульч телләре. Әлеге телләр турында гомуми мәгълүмат бирүдән соң сайт "ясалма интеллект" белән шул телдә чат рәвешендә аралашырга тәкъдим итә. Програм шул телдә кызыклы сүз-гыйбарәләргә өйрәтә, тел турында гомуми кызыклы мәгълүмат китерә. Әлегә "аралашу" мөмкинлеге зур түгел, програм аерым фразалар кысаларында гына "сөйләшә" ала.

Чаллыда яшәүче Алмаз Имамов 2018 елның башында Сбербанк мине татар буларак дискриминацияли дип прокуратурага гариза биргән иде. Банкта бөтен мәгълүмат урыс телендә генә диде ул.

ЮНЕСКОның "Юкка чыгу куркынычы янаган телләр атласы"ның соңгы вариантында (2009 ел) Русиянең 131 теленә юкка чыгу куркынычы яный дип язылган.

XS
SM
MD
LG