Accessibility links

Һелсинкида фин лингвистлары Урал төбәгенең юкка чыккан телләрен искә алды


Фин лингвистлары Матиас Кастрен һәйкәле янында
Фин лингвистлары Матиас Кастрен һәйкәле янында

Уралның үлгән телләренә багышланган чара камасин телен белгән соңгы кеше – Клавдия Плотникованың вафат булган көненә туры китерелгән.

Финляндиядәге бер төркем тел белгечләре Һельсинкида Урал төбәгенең үлгән телләренә багышланган чара уздырды. 15 галим Һельсинки университетының яңа бинасы янында җыелып, гадәттә финнар зиратларда яндыра торган шәмнәрне яндырып, шәһәрнең үзәк урамы – Маннерһейм проспекты буйлап узды. Аннары алар Урал һәм Алтай халыкларын өйрәнгән галим Матиас Кастренга куелган һәйкәл янына килде. Шәмнәрне һәйкәл янына куйганнан соң, чараны оештыручыларның берсе Нико Партанен камасин телен белгән соңгы кеше – Клавдия Плотникова турында сөйләде. Уралның үлгән телләренә багышланган чара бу ханымның дөньядан киткән көненә туры китерелгән. Нико сүзләренә караганда, соңгы елларда Клавдия Плотниковага камасин телендә аралашыр кеше дә калмаган, туган телендә ул бары сыеры белән генә сөйләшә алган.

Партанен шулай ук Урал телләре арасындагы бүген юкка чыгу алдында торган телләр хакында да әйтеп китте. Аерым алганда, Көнчыгыш манси халкы теле шундыйлардан.

"Мондый чаралар уздыру бер гадәткә әйләнде, без аларны 2011 елдан бирле уздырабыз. Бу чараны без юкка чыгу алдында торган телләргә игътибар җәлеп итәр өчен оештырабыз", дип сөйләде Партанен Азатлыкка.

Элегрәк Русиянең Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко "Дөрес булмаган мәгълүмат таратмагыз. Совет берлеге һәм яңа Русия чорында аз санлы халыкларның берсенең генә дә теле юкка чыкмады! Илнең хакимияте бу телләр саклансын өчен бөтен шартларны тудыра, чөнки, чыннан да, бу безнең байлыгыбыз. Көчләп укытканда аның нәтиҗәсе булмаячак", дигән иде.

Клавдия Плотникова-Анджигатова 1895 елда туа. Ул - дөньяда камасин телендә сөйләшүче соңгы кеше булган. Красноярски краеның Саян районы Абалак авылында яшәгән. 1963 елда, 70 яшендә дә әле сау-сәламәт, үзен-үзе карап яшәгән: печәннәр чабып, 25 чакрым ераклыктагы күрше авылга җәяү йөргән. Тик ул вакытка инде аның туган телендә сөйләшүче кеше калмаган.

XS
SM
MD
LG