Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ниагара Татарстан әләменә әверелде


Татарстан әләме төсләре белән яктыртылучы Ниагара шарлавыгы
Татарстан әләме төсләре белән яктыртылучы Ниагара шарлавыгы

Канада белән АКШ чигендә урнашкан Ниагара шарлавыгы 30 августта Татарстан суверенитеты көненә багышлап Татарстан әләме төсләрендә яктыртылды.

Бу хакта Канаданың Монреаль шәһәре татарлары җәмгыяте рәисе Марат Сәлахетдинов Ниагара шарлавыгы идарәсе белән алдан килешкән иде.

Әлеге вакыйга Татарстанга һәм бар татар халкына Канада татарларының бүләге булды.

Оештыручыларның берсе, Монреальдән килгән Алимә Сәлахетдинова Азатлыкка белдерүенчә, шарлавык янына Оттава, Торонто, Монреаль, Баффоло, Коламбус шәһәрләреннән барлыгы 50ләп татар жыелган, Лондоннан килгән татарлар да булган. Кайбер гаиләләр балалары белән килгән иде дип сөйләде ул.

Ниагара янына җыелган татарлар
Ниагара янына җыелган татарлар

"Бик яхшы яктыртылган иде, төсләре матур булды. Бу табигать могҗизасының Татарстан әләме төсләрендә булуы безнең өчен бик зур вакыйга булды, аңлата алмаслык күтәренке хисләр кичердек. Бер абый республика корылганда нинди хисләр бар иде, бүген дә шул хисләр барлыкка килде дип әйтте. Горур яшә, Татарстан!" дип тә өстәде Алимә.

Марат һәм Алимә Сәлахетдиновалар
Марат һәм Алимә Сәлахетдиновалар

Бу хәлне шарлавыкны карарга килгән күпсанлы туристлар да күргән. "Мин үзем генә дә 30-лап туристка Татарстанның нинди республика булуын, кайда урнашуын сөйләп аңлаттым һәм башкалар да шулай эшләде. Йөзләрчә кешегә бу бәйрәм турында аңлаттык", диде ул.

Ярты сәгать дәвам иткән чара бәйрәм салюты һәм "Туган тел" җыры белән тәмамланган.

Шарлавык янына җыелган татарлар һәр елның 30 августында Татарстан әләмнәре белән биредә җыелырга дип килешеп таралышкан. Алар башка илләрдә яшәүче татарларны да Татарстан суверенитеты көнен искә алу өчен шундый чаралар уйлап табарга чакыра. "Сабантуйлар белән генә чикләнмичә, 30 августны да, шуның аша Татарстанны да дөньяга танытырга кирәк", ди Алимә.

XS
SM
MD
LG