Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы активисты академик Тишковны урыс булмаган халыкларны кимсеткән өчен җаваплылыкка тартырга чакыра


Валерий Тишков
Валерий Тишков

Имамов фикеренчә, Тишков мәкаләсендә урыс булмаган халыкларны дискриминацияләүне аклаучы җөмләләр бар.

Чаллы активисты Алмаз Имамов академик Валерий Тишковны ​"Известия" газетында чыккан язмасы өчен җаваплылыкка тартуны таләп итеп Татарстан прокуратурасына мөрәҗәгать итте.

"Әлеге мәкаләдә Русия халыкларын дискриминацияләүгә котыртучы һәм моны аклаучы җөмләләр бар. Язмада ана телләрен өйрәнүчеләр мыскыллана", диелә мөрәҗәгатьтә.

Шулай ук Имамов фикеренчә, мәкаләдә Русия җирлегендә урыс теленең өстенлеге аклана.

Тишков үз язмасында телләр тигез булырга тиеш, әмма кулланылышта һәм статусында алар тигез була алмый дип яза. Шулай ук "тел бетү әле халык бетү дигәнне аңлатмый", ди.

Имамов сүзләренчә, Татарстан прокуратурасы аның мөрәҗәгатен алган.

Татарстан Конституциясендә татар һәм урыс теле тигез хокуклы дип язылган.

Алмаз Имамов элегрәк Сбербанкны татарча хезмәт күрсәтмәүдә гаепләп мәхкәмәгә биргән иде.

XS
SM
MD
LG