Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алмаз Имамов Татарстан прокуратурасыннан Ольга Артеменконы җинаять җаваплылыгына тартуны сорый


Ольга Артеменко Казанда (9 ноябрь, 2019 ел)
Ольга Артеменко Казанда (9 ноябрь, 2019 ел)

Активист Мәскәү эксперты Артеменко урыс теленең өстенлекле булуын пропагандалады дип саный.

Чаллы активисты Алмаз Имамов Татарстан прокуратурасыннан Русия мәгариф министрлыгының этномәдәни стратегия үзәге җитәкчесе Ольга Артеменконы җинаять җаваплылыгына тартуны сорый. Мөрәҗәгатьнең күчермәсе Азатлыкта бар.

"Артеменко урыс теленең Татарстанда өстенлекле булуын пропагандалау уе белән, татарларны дискриминацияләүгә котырту, урыс халкының хокуклары бозыла дип, аларда татарларга карата нәфрәт уятмакчы булып Русия һәм Татарстан Конституцияләре маддәләрен канунга каршы килүче сүзләр белән аңлатты", ди Имамов.

9 ноябрьдә Казанда "Русия мәгариф системы шартларында туган һәм дәүләт телләрендә белем алу һәм үзаңны формалаштыру" дип аталган сөйләшү узды. Артеменко анда Конституциядә дәүләт телләренә кагылышлы "беррәттән" ("наряду") дип язылган сүз "бертигез" ("наравне") дигәнне аңлатмый диде. "Менә без беррәттән торабыз, мин таза, ә сез кечкенә", дип чагыштырды Артеменко.

Моңа кадәр Алмаз Имамов прокуратурага академик Валерий Тишковның "Известия" газетында чыккан мәкаләсе өчен җавапка тартуны таләп иткән иде. Хәзер активистның мөрәҗәгате Чаллы шәһәре Тикшерү комитетына җибәрелгән.

Татарстан Конституциясе нигезендә республикада ике дәүләт теле дә тигез хокуклы.

XS
SM
MD
LG